поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.02.2020 Җәмгыять

«Юк! Мөмкинлекләрем чик­ләнмәгән, барысын да булдырам. Менә күрерсез!..»

Аны беренче тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән туташ-ханымнар өчен инде алтынчы ел рәттән уздырыла торган «Татарстан энҗесе» конкурсы сәхнәсендә күрдем. Катнашучылар арасында иң яше иде ул. 18е җәй көне генә тулган. Үзенең дә чәчәк кебек матур чагы. Җитмәсә, милли киемнән: калфагы да, сәйләнле камзулы да, чигешле күлмәге дә бик килешеп тора үзенә.

«Бер ел буе көттем»
 
Спас районы Абдулла Алишның туган авылы Көектән ул. Кечкенәдән батыр якташлары хакында ишетеп үскән болгар кызы. Шуңа да аның башкаруында «Туган як» җырын тыңлаганда, Болгар җилләренең гасырлар аша исүен тойгандай булды тамашачы. Жюри кызның талантын-тырышлыгын «Иң романтик энҗе» дип бәяләде, башына таҗ кигезде. Шул чакта ук инде Гөлгенә белән якыннан аралашасым килеп калган иде. Инде мин менә Садретдиновлар өендә.
 
– Әлеге конкурс турында ишеткәч тә, бик катнаштырасым килде кызымны. Бер ел буе көттем. «Белмичә калмыйк тагын!» – дип, әлеге конкурсның социаль челтәрдәге төркеменә язылдым. Ә инде була дигән хәбәрне ишеткән көнне үк гариза язып җибәрдек. Төнге сәгать унбердә. Бишенче кеше булганбыз. Анда бит санап кына алалар. Бик катнаштырасым килде шул, дусларын арттырасым, офыгын киңәйтәсем килде. Башта үзе бик риза булмады, ә хәзер шатланып туя алмый, – ди Розалия ханым, шатлыгын яшерми. Кызының бу уңышының төбендә ни ятканын әни кешедән дә яхшырак кем белсен.

Сабырлыкка сабый чактан
 
Розалияне Тәтеш педагогия техникумын тәмамлагач та әлеге авылга башлангыч сыйныфларны укытыр­га җибәрәләр. Районның Чәчәкле авылы кызы ул.
 
Шунда Рашат исемле үзе тәртипле, үзе тырыш, үзе тыйнак егет белән таныша. Ике ел дигәндә, дуслыклары мәхәббәткә әйләнгән яшьләр тормышларын бергә бәйлиләр. Киләсе елның чәчәкле-гөлле июнь уртасында дөньяга килгән беренче кызчыкларына Гөлгенә дип бик матур исем кушалар. Тик бик елак була кызчык. Әтисе белән әнисен тәмам төн йокыларсыз гына түгел, коры сөякка калдыра. Нишләргә дә белми яшь әти-әни, нарасыйларын кочып, табибларга йөгерә. Ә аларның диагнозлары катгый була – Балалар церебраль параличы. Дүрт яшьләрендә аяклары тәмам кәкрәеп, кызчык йөри алмый башлый. Кичекмәстән операция ясатырга туры килә. Аннары җәй буе гипста тоталар. Гөлгенәгә сабырлыкка, түзәргә шулай кечкенәдән өйрәнергә туры килә.
 
«Менә күрерсез әле!»
 
Тән ярасы төзәлә ул, менә җан яраларын гына ничек җөйләндерер­гә? Баштарак үзен Гөлгенә гап-гади бер кыз дип уйлый. Ләкин тирә-юньдәгеләр бармак төртеп күрсәтә, хәтта көлергә дә тайчанмый башлагач, үзенең мөмкинлекләре чикләнгән булуын аңлый. Бәлки, нәкъ менә шундый күңеленә бик тә авыр вакытларда, нәни йодрыгын йомарлап: «Юк! Мөмкинлекләрем чикләнмәгән, барысын да булдырам. Менә күрерсез!» – дип, ул тирә-юньдәгеләргә һәм иң беренче чиратта үз-­үзенә сүз биргәндер. Әти-әнисе дә, гел янәшәсендә булып, ярдәм кулы сузган. Дәү әнисе Җария ханым да, оныгының күңелен яраламый гына, андый гайбәтчеләргә, әдәпсезләргә игътибар итмәскә, башны югары тотып, горур калырга өйрәткән. Ә инде апа булгач, энесе Рияз тугач (ул хәзер 5нче сыйныфта укый), борынны салындырып утырыр­га вакыт та, мөмкинлек тә, теләк тә булмый Гөлгенәдә.
 
Кыенлыклар аша – йолдызларга
 
Әйе, язмыш кызны күпмедер кыер­сыткан. Ләкин Аллага шөкер бит әле, аксап булса да, үз аякларында йөри, күзләре күрә. Иң мөһиме – хәтере әйбәт, зиһенле кыз. Менә шушы сыйфаты Гөлгенәгә мәктәпне «5ле»гә генә тәмамларга ярдәм иткән дә инде. Тугызынчы һәм унберенчедә барлык сыйныфташлары белән бергә Төп дәүләт имтиханарын һәм БДИлар биргән ул. Бөтен районны шаккатырып – иң югары баллга.
 
Баштарак укытучылар кайбер фәннәрдән «4ле» генә куйса да, аттестатка «5ле» куярга мәҗбүр булалар. Аннары берьюлы ике югары уку йортына документларын тапшыра кыз. Медицина буенча бик китәсе килгән була аның. Лабораториядә эшләргә хыяллана. Ләкин ул югары уку йортында читтән торып белем алып булмый. Көн саен укырга йөрүе авыр булыр, сәламәтлеген какшатыр дип, әти-­әниләре рөхсәт итми. Ә бит баллары буенча Гөлгенә уку йортына узган була. Тырыш кыз бүген барыбер студент – ТИСБИның психология факультетында I курс­та дистанцион белем ала. Беренче сессиясен тәмамлап килә.
 
Имтиханнарының барысын да «5ле»гә генә тапшырган.
«Аякларым авырта», – дип, өйдә генә укымаган Гөлгенә, башта үз­ләренең авыл мәктәбендә белем алган, аннары әтисе күрше Бураково мәктәбенә илтә торган булган. Ә дәресләрдән соң Гөлгенә, барлык балалар белән бергә, мәктәп автобусына утырып кайткан. Шулай итеп, кызга үзенең башкалардан ким түгеллеген көн саен исбатларга туры килгән.
 
Гөлгенәнең күңел гөлләре
 
Гөлгенәне күбрәк белгән саен, аңа соклануымны яшерә алмый башладым. Ә инде кызның бүлмәсенә кергәч, бөтенләй телсез калдым. Тәрәзә төбендә дә, өстәл өстендә дә, шкаф башында да – чәчәкләр. Барысы да кызның күз нурын, күңел җылысын җыйгангамы, шундый матурлар – ниндидер бер нур сирпеп торалардыр төсле. Сәйләннәрдән берәмтекләп җыеп тудырган Гөлгенә бу матурлыкны. Бер чүлмәк мәк тә, кып-кызыл розалар, кояш төсле ромашкалар да бар алар арасында. Җәен бакчаларында үстерәләр, ә кышкы озын кичләрдә Гөлгенә аларны сәйләннәргә күчерә. Бу һөнәргә аны «Тылсымлы куллар» журналы өйрәткән булган. Анда күрсәткәнчә, башта кечкенә генә агач ясап караган. Аннары бераз остаргач, әнисен 8 Март бәйрәме белән котлап, чәчәк үргән. Розалия ханым өчен иң кадерле бүләк шулдыр. Ул аны, тузанланмасын дип, пакетка тыгып саклый. Кызының җан җылысы салынган бу беренче бүләк ана кешегә йокысыз төннәре, өзелмәгән өмете өчен рәхмәт тә. Кызның бүген матурлык тудырганда ярдәмчесе дә бар. Махсус орчык. Сәйләннәрне үзе тезә, миңа да ясап күрсәтте кыз.
 
2019 ел Гөлгенә Садретдинова өчен бик уңышлы узган. Кыз мәктәпне «5ле»гә генә тәмамлап, студент булган, «Татарстан энҗесе»ндә катнашып, җиңү яулаган. Ләкин Гөлгенә ирешелгәннәр белән генә ризалашып кала торган кыз түгел, хыяллары белән дә яши. Сурәткә төшерү, мизгелләрне мәңгеләштерү белән шөгыльләнәсе килә аның. Тик моның өчен әйбәт һөнәри фотоаппарат кирәк. «Татарстан энҗе»сендә бу хакта әйтергә оныткандырмы, әллә оялдымы икән? Әгәр дә белсәләр, мәрхәмәтле иганәчеләр кыз­ның бу теләген дә тормышка ашыр­ган булыр­лар иде. Бүләкләр күп булды бит. Ә иң зур бүләк – үз-үзенә ышанычы һәм дусларының саны арту.

Йолдыз ШӘРӘПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.02.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»