|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2010 Җәмгыять
НӘРСӘ КУРКЫТА?АКШ халкыннан киләсе 40 елдан нәрсә көтүләрен сораганнар. Җавап бирүчеләрнең 89 проценты ил башлыгы кәнәфиенә хатын-кыз утырасын фаразлаган. Халык энергия кризисыннан (72), сугыш чыгудан (58 процент), атом-төш коралы ярдәмендә АКШка һөҗүм ясалудан (53), Җиргә астероид төшүдән (31) дә курка икән. Ә сезне нәрсә борчый? Римзил Вәлиев, җәмәгать эшлеклесе:
– Экология генә түгел, кешенең рухи дөньясындагы җимерелү дә борчый. Бүгенге шартларда кеше булып калу проблемасы бар. Техника алга китә, адәм баласының эчке дөньясы исә артта кала. Менә шул каршылык аркасында куркыныч вакыйгалар килеп чыгарга мөмкин. Аннары шул ук замана техникасының сәламәтлеккә нинди йогынты ясавын дә әйтеп булмый. Еллар буе алар тәэсире астында яшәү нәрсә китереп чыгарыр? Глобальләшү аркасында кеше гасырлар буе тупланган кыйммәтләрдән чигенергә мөмкин. Чигенүчеләр бар да инде һәм алар тормышның бары тик матди ягын гына өстен күрә. Яшь буынның өлкәннәргә мөнәсәбәте куркыта. Гел көч куллану, агрессия карап үскән һәм моны табигый дип кабул иткән балалар үсеп җитте. Киләсе дистә еллар милләтләр өчен дә зур сынау булачак. Зур һәм әрсез милләтләр, төбәкләр кечерәкләрен йотарга тырышачак. Кеше саны, аның ихтыяҗлары арта. Бу да милләтләр һәм илләр арасындагы киеренкелеккә сәбәп булачак.
Евгений Ефимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Пенсия яшен арттыру турындагы сүзләр борчый. Ә бит яшьләр арасында авыручылар бик күп. Шуңа күрә күпләр пенсия яшенә дә җитә алмас дигән курку бар. Дөресен генә әйткәндә, мин оптимист. Шуңа күрә барысы да үзебездән тора дип уйлыйм. Тормышны яхшы якка да үзгәртергә була бит.
Илнур Фәйзрахманов, “Яңа гасыр” радиосы баш редакторы:
– Кешелеклелек сыйфатларын югалту куркынычы бар. Андый нәрсә сизелә дә инде. Идеология булмау аркасындадыр инде, дингә дә, хакимияткә дә ышаныч юк. Һәркем үз агымы буенча бара. Диндә төрле тармаклар барлыкка килде. Дәүләтнең дә “безне якты коммунизмга алып бару”га охшаш идеологиясе юк.
Фәргат Сатдаров, укытучы:
– Җир шарында төче, эчә торган суның бетүе куркыта. Бүген Чистай районы өчен бик актуаль проблема, яңгыр яумый, елгалар, күлләр кипте, су юк. Тарих кире әйләнеп кайтып, яки 1921 елгы кебек корылык, ачлык башланыр дип куркам. Шуның аркасында сугышлар, төрле бәла-казалар килеп чыкмасын. Киләчәк буын, балаларның тормышын исән-имин күрәсе килә.
Айгөл Садриева, студент:
– Кешеләр бер-берсен күралмый башлар дип куркам. Үзебез дә, мәсәлән, баштарак иптәшләребез белән очраша идек. Аннары кесә телефонына күчтек. Соңрак “смс” белән генә аралаша башладык. Хәзер исә Интернеттагы элемтә чараларына тотындык. Дусларыбыз белән аралашу өчен әнә шул дә җитәдер дип уйлыйбыз. Бу – соңгы 5-10 елда булган үзгәрешләр генә. Тагын 10 елдан нәрсә булыр? Уйлавы да куркыныч.
|
Иң күп укылган
|