|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2020 Фаҗига
Сәер үлем: 19 яшьлек егет белән 14 яшьлек кызның җансыз гәүдәләре табылган1 февральдә тикшерү комитеты бүлегенә Бөре шәһәрендә бер фатирда 19 яшьлек егет белән 14 яшьлек кызның җансыз гәүдәсе табылу турында хәбәр килә. Табиблар аларның гомерен коткарып кала алмаган: кыз хастаханәдә якты дөнья белән хушлашкан, егет табиблар килгәнче үлгән. Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта күп төрле экспертиза билгеләнгән, аларның нилектән якты дөнья белән хушлашу сәбәбен эзләячәкләр. Бәхетсез очракка җилләтү җиһазларының төзек булмавы сәбәпче дигән фараз бар.
Үсмерләрне фатирның хуҗасы тапкан. Әлеге вакытта “ике һәм күбрәк шәхесне ялгышлык белән үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Бер ай элек Уфада талантлы пианистка Элина Вәлиеваны җир куенына тапшырдылар. Ул Будапешт шәһәрендә арендага алган фатирында мәрхүм булган иде. Аның сөремле газ белән агуланып үлүе билгеле.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Фото: Башинформ.
--- |
Иң күп укылган
|