|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2020 Шоу-бизнес
Ришат Фазлыйәхмәтов күңелсез хәлгә тарыган. ВИДЕОсы белән бүлешәКазанга килгән Ришат Фазлыйәхмәтовның машина пыялаларын кырып төшергәннәр. Көнләшүчеләрме, дошманнармы, машина эченнән ни дә булса урлап китәргә теләүче очраклы кешеләрме - билгесез. Бу хәлгә аптыраган җырчы видеомөрәҗәгать белән чыкты. "Машинамда костюмнарымнан башка бер ни дә юк. Документ-акчаларымны һәрвакыт үзем белән йөртәм, калдырмыйм. ДАИ хезмәткәрләрен дә, полиция дә чакырытып тормадык. Дусларым, сак булыгыз, Казанда мондый хәл еш күзәтелә. Борчылып, бик күп комментарийлар язучы тамашачыларым һәм дусларыма битараф булмаганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм", - ди артист. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да узган елның ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр иткән идек. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылыннан булган Ришат Казанны ташлап, туган авылына яшәргә кайтып киткән дип тә язган идек. Эстрада сәхнәсеннән китү ниятен җырчы: "Концертларыма йөрмиләр икән, димәк, минем халыкка да кирәгем шуның кадәрле генә", - дип аңлатты. Алай да 9 февраль көнне УНИКС концертлар залында “30 яшь” дип аталган өр-яңа тамашасын тәкъдим итте ул. "Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән - тулысынча эстрададан китәм", - дигән иде яшь артист.
--- |
Иң күп укылган
|