|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2020 Җәмгыять
Георгий Ибушев Милли музейда яшүсмерләргә паспорт тапшырачакМилли музейда 4 февральдә 14.00 сәгатьтә «Я – гражданин России! Мин – Татарстан баласы!» дип исемләнгән тантаналы акция узачак. Биредә 14 яшен тутырган Казан яшүсмерләренә паспорт тапшырылачак. Бу көнне яшь гражданнар паспортларын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Георгий Ибушев кулыннан кабул итәчәк. Әлеге акция үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, туган як тарихы белән таныштыру, үз халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен күңелләренә сеңдерү һәм Ватан мирасына хөрмәт, ихтирамлы караш тәрбияләү максатларын күзаллый. Россия һәм Татарстан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән артист белән очрашу, әңгәмәдә катнашу мөмкинлеге балалар өчен үзе бер тарихи вакыйга булып күңелләрендә калыр, дип өметләнә оештыручылар.
--- |
Иң күп укылган
|