поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.06.2008 Җәмгыять

ФАХИШӘ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Фахишәлек... Бүгенге көннең чәчәк аткан бер галәмәте. Ай калкып, йолдызлар күренүгә, акча өчен тәнен сатарга чыккан сылуларны Казан урамнарында еш очратырга мөмкин. Берәүләр моннан табыш ала, икенчеләр ялгызлыктан туеп, кызык таба, ә өченчеләр исә бу юлга керергә мәҗбүр була.

Көз. Табигатьнең ямьле җәй белән хушлашкан көннәре. Алтыннан киенгән зифа буйлы каеннар, бурлаттай янып, кызарып утыручы миләш агачларының яфраклары әкрен генә җиргә сибелә. Зәңгәрсу күктән саран гына елмайган кояш та үз җылысын әле жәлләми. Шундый матурлыкка ничек сокланмыйсың да, аның гүзәллеге белән ничек хозурланмыйсың?!

 

...Чү, кем елый? Кырый эскәмиядә утырган бер кыз битен каплап, ачына-ачына елый иде. Нигә елый ул? Нәрсә булган? Ни өчен шулхәтле үкси? Юк, калдырып китә алмадым мин ул кызны. Киресенчә, аңа ярдәм итәсем, сөйләшәсем килде:

 

– Девушка, Вам плохо, да? Что-то случилось? Как Вас зовут? – дип сүз каттым мин аңа.

 

Ә ул исә, үз чиратында, яшьле күзләрен миңа тутырып карады һәм:

 

– Все в порядке. Меня зовут Ленара, – дип җавап кайтарды да йөгереп өйгә кереп китте.

 

Ике көннән мин аны урамда кабат очраттым. Сөйләшеп-танышып киттек, берничә көн саф һавада гәп куерттык. Танышуыбызга бер атна була дигәндә, ул: “Эх, син бәхетле, ичмасам. Ә мин? Мин син түгел шул”, – диде. Мин моннан берни аңламасам да, ул соңыннан ачыласы итте. Ленара фахишә икән. Моны ишеткәч, өстемә кайнар су койдылармыни, эсселе-суыклы булып киттем.

 

КЕШЕ БАШЫНА АКЧА ҖИТӘ

 

Ленара үзе Татарстан районының бер авылыннан. Хәзерге көндә Казанның югары уку йортында укытучы һөнәрен үзләштерә. 2 яшьтән әтисез калган кызның иң якын, бердәнбер кешесе – әнисе. Ана кызы өчен кулыннан килгәннең барын да эшләгән: җил-буран тидерми үстергән, ит, бәрәңге, сөт-маен сатып, укырга керткән. Әмма меңәрләгән акча сораган түләүле бүлектә укыган кызны авыл “байлыкларын” сатып кына укытып буламы соң?! Көндәлек ашау-эчү, кием-салым өстенә атна саен авылга кайтулар, дусларыңның туган көннәре дә килеп өстәлсә, акча мәсьәләсе иң беренче булып баш төртә. Менә шул акча проблемасы фахишәлек юлына этәрә дә...

 

ТӘҮГЕ ТАПКЫР ИР КОЧАГЫНДА...

 

Ленараны беркөнне төркемдәш кызы үзенең туган көненә чакыра. Акча юклыгын белеп, бәйрәмгә бармаска уйласа да, дусты үгетләгәч, риза була ул. Кабат акча мәсьәләсе: каян алырга? Әнкәсе биргән акча кысып тотарлык, әҗәткә сорамый, чөнки түли алмаячагын ул яхшы белә. Башында кайнаган бетмәс-төкәнмәс сорауларга җавап таба алмыйча, Ленара чатка тән сатарга чыгып баса. Озак та үтми, зур корсаклы, текә генә киенгән ир-ат, чит ил машинасыннан төшеп, аны кунакханәгә чакыра. Шулчак Ленара куркып кала, йөгереп качарга да тели, тик... “Артка юл юк, акча кирәк!” – дип машинага утыра. Ул кичне Ленара 40 яшьлек ир-ат белән төн уздыра, сафлыгын югалта. Берничә көннән мондый күренеш Ленараның көндәлек яшәү рәвешенә әйләнә: кич җитүгә, ул урамга акча эшләргә чыгып китә...

 

МИН ҮЗЕМНӘН-ҮЗЕМ ҖИРӘНӘМ...

 

Ленара инде өченче елын фахишәлек юлында таптана. Әмма күңеле аның һич кенә дә тыныч түгел. Газиз әнкәсен эшкә урнаштым, дип алдап, тән саткан акчасын укуына түли.

 

“Фахишә булудан да начар нәрсә юктыр. Мин иң бәхетсез кеше. Миңа яңа гына өйләнешкән ирләр кочагында булырга да, 50 яшьтән узган бабайлар күңелен күрергә дә туры килде. Мыскыллап көлгән ир-ат йөзләрен ничек күралмавымны бер үзем генә беләм. Ничек алар безнең ишеләрдән җирәнми икән? Мин бит үземнән-үзем җирәнәм. Ни өчен гаиләле әтиләр “бөтен дөнья” ирләре күргән фахишәгә килә икән? Яратып өйләнгән тормыш иптәшен фахишәгә алмаштыра? Шуңа гаҗәпләнәм”, – ди ул.

 

ГАЗАПЛЫ КӨННӘР, ТӨННӘР...

 

Ленара укуын тәмамлагач, бүтән шәһәргә эшкә китәргә җыена. Һәм иң зур хыялын чынга ашырырга – фахишәлек “һөнәреннән” азат булырга тели. Акча өчен тәнен сатып йөргән кызга бу дөньяда бернинди кызык та юк: аның тормышы бары ялганнан, кылган гөнаһлары өчен иза чигүче вөҗдан газапларыннан тора. Күңеле аның рухи яктан сынып, анда бары бушлык һәм сагыш ята...

 

Янымнан киткәндә, ул миңа болай диде:

 

– Кызлар минем язмышны кабатламасын иде. Тән сатып, акча җайлы гына килә дип уйламасыннар. Кичергән-күргәннәремнең барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Ә менә үкенү хисе миндә мәңгелек. Терсәк якын, ләкин тешләп кенә булмый...

 

...Көн әкренләп кичкә авышты. Мин тәрәзәдән шәһәр урамнарын күзәтәм. Ленара кабат тән сатарга чыгып китте.

 

Шулчак шагыйрә Нәҗибә Сафинаның “Шәһәр тәрәзәсеннән карап” дигән шигыреннән өзек исемә килеп төште:

 

Шәһәр, шәһәр–

Фәхеш иле...

Гаеп итмәсеннәр мине...

Бардыр анда төрле кеше,

Сызланучы минем ише.

Адашканны шәһәр йота,

Белмим, шулай нәрсә ота?


Илүзә ШӘРИПОВА, КДУ студенты
Безнең гәҗит
№ 22 | 04.06.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»