|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда хатын-кызга югалган баласын табарга ярдәм иткәннәрКазан үзәгендә бер хатын-кыз урамда баласын югалткан. Елаган малайны Росгвардия хезмәткәрләре бер бина янында таба. Бу хәл узган ял көннәрендә булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хатын-кыз ярдәм сорап Вахитов районында җәмәгать тәртибен саклаган росгвардиячеләргә мөрәҗәгать иткән. Патруль хезмәткәрләре югалган малайны күпмедер вакыттан соң күрше урамнан табып ала.
"Бала бер бина каршында елап тора иде. Росгвардиячеләр малайдан исемен сорап, бу хакта кизү торучыга хәбәр иткәннәр. Тиздән килеп җиткән патруль төркеме башлыгы малайны аны көтеп торган әнисенә тапшырган", - дип хәбәр иттеләр Росгвардиянең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: Росгвардиянең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте
--- |
Иң күп укылган
|