|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2020 Мәдәният
Кариев театрында "Хикмәт әкиятләре" премьерасы узды (ФОТОрепортаж)Кариев театрында 1нче февральдә «Хикмәт әкиятләре» премьерасы булды. Премьерадан фоторепортажны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Спектакль – Намсараев исемендәге Бурят академия драма театры режиссеры Сойжин Жамбалованың Кариев театры артистлары белән беренче уртак эше. Сойжин Жамбалова Бурят халкына күп спектакльләр авторы, спектакльләргә көй язучы композитор буларак яхшы таныш. “Хикмәт әкиятләре” аша Казан тамашачысы да режиссер Сойжин Жамбалова белән танышу мөмкинлегенә ия булды. Спектакльнең композиторы – Дахалэ Жамбалов, рәссамнар – Геннадий һәм Надежда Скомороховлар, хореограф – Мария Сиукаева. “Матбугат.ру”да алдан хәбәр ителгәнчә, «Хикмәт әкиятләре» спектакле нигезендә XX гасырның күренекле төрек язучысы Назыйм Хикмәт әсәрләре – «Сукыр падишаһ» һәм «Гашыйк болыт». Театр режиссерлары бу әсәрләргә еш мөрәҗәгать итми, соңгы тапкыр “Сукыр падишаһ” 1970 елларда гына сәхнәләштерелә.
Режиссер Сойжин Жамбаловага материал сайларга танылган театр тәнкыйтьчесе Анна Степанова ярдәм иткән. Аның әнисе, Вера Тулякова, кайчандыр автор Назыйм Хикмәтнең кульязмаларын редакцияләү эшен башкарган. Спектакльнең сәхнәгә куелыш нигезе итеп кульязма версиясе алынган.
--- |
Иң күп укылган
|