Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2020 Шоу-бизнес
Башкорт телевидениесендә үзен башкорт дип атаган Гүзәл Уразова мәсьәләгә ачыклык кертеп ВИДЕО яздырдыБашкорт телеканалларының берсендә интервью вакытында Гүзәл Уразовага сорау бирәләр: "Гүзәл Уразованы Пермь башкорты дип әйтәләр. Бу ысынмы (чынмы)?" Гүзәл шундук җавап бирә: "Ысын". Һәм елмаеп куя. "Матбугат.ру" әлеге видеоны җентекләп карап чыкты һәм, чыннан да, 04:05 минутта мондый эпизод бар. Гүзәлнең әлеге сүзләре яшен утыдан төрле социаль челтәрләргә, форумнарга, матбугат чараларына таралды. Гомумроссия җан исәбен алу алдыннан мондый хәбәрләр күп кенә татарлар тарафыннан бик авыр кабул ителә. Күптән түгел, хәтерләсәгез, җырчы Альберь Исмаил да үзен башкорт дип игълан иткән иде.
Гүзәл үзе бу хәлләрне матбугат чараларының җырчының популярлыгын файдаланып рейтинг эшләргә тырышу дип аңлатты. Үзен татар дип атады.
Имеш, Гүзәл чыннан да документта башкорт дип язылган. Нич өчен шулай дип язганнар, Гүзәл белми. Үзен татар дип саный. Ә тапшыруда моны аңлатып торырга вакыт булмаган.
Боларның барысын да ул үзенең инстаграмында аңлатты:
--- |
Иң күп укылган
|