|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2020 Медицина
Биология фәннәре докторы: коронавирус җиләк-җимешләр аша йокмыйХәзерге вакытта 2019-nCoV вирусы кешеләр арасында, авыру кеше белән контакт булган очракта һава аша йога. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр аркылы авыру йогу куркынычы юк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә вирусолог, биология фәннәре докторы Альберт Ризванов сөйләгән.
«Вирус авыру кеше белән контакт булганда, һава аша, төкерек тамчылары аша тарала. Чит илдән килгән банан өстенә авыру кеше төчкергән булса, бары тик шул очракта гына әлеге җиләк-җимештән авыру йогарга мөмкин”, - дигән биолог.
Бүгенге көндә зур куркыныч белән янаган вирусның яшәү тирәлеге хайваннар һәм кеше организмы, яшелчә, җиләк-җимешләрдә вирус яши алмый.
Марат Ишкильдин «Татар-информ»
--- |
Иң күп укылган
|