|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2020 Криминал
41 яшьлек хатын гаиләсен саклап калу нияте белән бала тудыру йортыннан сабый урлаганКемеров өлкәсендә бала урлаган хатынга карата суд башланган. Судның беренче утырышында ук хатын шул рәвешле ирен үзе янында тотарга теләвен әйткән. Хатын ирен үзенең йөкле булуы турында әйтеп алдый. Ә берничә айдан перинаталь үзәккә килә һәм бер баланы урлый. Бу вакытта баланың әнисе йоклап киткән була. Урамда ерак та китә алмый, хатынны баланың әтисе туктата. Бу вакытта ул сабыйның югалганын белгән була инде. Хатын үзен бик сәер тота, баланың киеме дә бик зур күренә. Хатынны шунда ук кулга алалар. Тиздән хатынның ничек җиңел генә бала тудыру йортына кереп, сабыйны урлап алып чыгып китә алуы да тикшереләчәк, дип яза Кызыл таң. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|