|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2020 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләндеМузыка сәнгатенә керткән мөһим өлеше һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәтхерахман улы Фәйзрахманов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Дәрәҗәле бүләкне Айдар Фәйзрахмановның 65 яшьлек юбилеена багышланган концертта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов тапшырды.
“Матбугат.ру”да алдан хәбәр ителгәнчә, 30нчы гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахмановның «Тәгәри тормыш арбасы» дип аталган юбилей концерты узды.
31нче гыйварда Татар филармониясендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оешуга – 20 ел, ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка 65 яшь тулу уңаеннан, «Бер концертта – ике юбилей» концерты булачак. Башлану вакыты 18:30 сәгатьтә.
--- |
Иң күп укылган
|