|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2020 Мәдәният
"Микрофонсыз концерт" кастинг үткәрде (ФОТОрепортаж)“Микрофонсыз концерт» проектының кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткән кастингы күңелдә зур өметләр уятты. Кастингта катнашырга 35 башкаручы теләк белдерде", - дип хәбәр итте оештыручылар. "Бернинди техник ярдәмсез, бернинди микрофонсыз җырларга әзер булучыларыбыз һәм сәләтлеләребез бар икән безнең. Димәк, татар җыры бар, исән, Аллага шөкер!" , - дип Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сөенечен җиткерде.
Проектның музыкаль-сәнгать җитәкчелеге кастингта катнашкан җырчылар арасыннан иң көчлеләрен 11 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, татарның иң көчле тавышлары белән бер сәхнәдә “Микрофонсыз концерт”та катнашырга тәкъдим итте. Араларында киң җәмәгатьчелеккә бөтенләй таныш булмаганнары да бар. Димәк, 11 апрельдә узачак “Микрофонсыз концерт» безне ачышлар да көтә.
--- |
Иң күп укылган
|