• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 10 Июль Назилә Сафиуллина
  • 10 Июль Илгиз Шәйхразиев
  • 10 Июль Светлана Звонарева
  • 10 Июль Зәки Зәйнуллин
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

30.01.2020 Ир белән хатын

«Каенанама рәхмәт инде – мине үзе сайлады»

Яшьлектә – ямь, картлыкта гамь бар, диләр. Кем ничектер, үзем туй көнендә мәхәббәтле күзләре белән бер-берсенә карап торган кияү һәм кәләшкә караганда, яшьлекләре узып барса да, бер-берсенә мәхәббәтләрен югалтмаган, тугры калган, кадерләшеп җитәкләшеп баручы олы яшьтәге парларга күбрәк сок­ланам.

Беренчеләрне озын сикәлтәле, текә борылышлы тормыш юлы көтә. Алар аны ничек узарлар? Авырлыклар алдында калгач, икесе ике юлдан китмәсме? Ә язмышның зур сынауларын уңышлы узып, бергә калган өлкәннәр чынлап та соклану һәм хөрмәт уята. Күптән түгел генә шундый матур пар белән таныштым. Фирадия апа һәм Нәбиулла абзыйның гаилә стажы – 50 ел, алтын туйларын билгеләгәннәр.

«Әйдә очраштырып карыйк!»
 
– Каенанама рәхмәт инде. Мине үзе сайлады. Акыллы, тәртипле, уңган улына әйбәт хатын табасы килгән булган. Малае инде егерме җидесен тутырган. Казан читендә өй дә салган.
Әни кешенең улын бәхетле итәсе килү гаҗәпмени?! Дус хатынның кызы Фирадия төскә-биткә чибәр, сылу булып үсеп килә. Яшьрәк кенә бераз. Шулай дип бераз икеләнсә дә, үзенең изге уен булачак каенана булачак кодагыена җиткерә. «Әйдә очраштырып карыйк!» – ди ике әни, уртак карарга килеп. Яшьләр, күрү белән, бер-берсен ошата.
 
– Матур иде ул, кулы да алтын иде. Өй кадәр өй салгач, төшеп калган егет булмый бит инде ул, дидем дә унсигезем тулу белән тәвәккәлләдем, – ди Фирадия апа. – Язмышымны аның белән бәйләгәнгә бер генә минутка да үкенмим. Балаларга – яхшы әти, миңа әйбәт ир булды. Башым бетәрлек итеп үлеп яратып чыктым дия алмыйм. Еллар узган саен мәхәббәтебез дә, мөнәсәбәтебез дә ныгыды гына. Кешене белер өчен бер пот тоз ашарга кирәк, диләр бит.
 
 Хәзер артка борылып карый да шул кадәр гомернең бергә узуына ышанасы да килми Фирадия апаның. Бигрәк тиз узып бара бу гомер дигәнең.
 
– Бик бәхетле хатын булдым, – ди Фирадия апа, бәхет сүзенә аеруча басым ясап. – Ирем Нәбиуллам шофер булып эшләде. Тәгәрмәч өстендә бөтен илне йөреп чыкты. Минем гомер аны озатып һәм көтеп, каршы алып узды. Тормыш дилбегәсе күп вакыт башлыча минем кулда булды. Мин – президент, ә ирем– финанс министры. Әйбәт министр. Шуңа без акчага да, әйбергә дә аптырамадык. Ә балаларны үстерешергә ике яктан да әти-әни һәм күршеләребез булышты.
 
 
Кавышуларына бер ел дигәндә, гаилә бәхетләрен тагын да түгәрәкләп, тупырдап торган малай туа, Ирек дип исем кушалар аңа. Бер елдан соң тагын бер егетнең әти-әнисе булу насыйп була Хәйруллиннарга. Тик гомере кыска була сабыйның, ике яшендә үлеп тә китә. Тормышларының бу югалтуы хакында күз яшьләрсез генә сөйли алмый алар.
 
Гадәттә, бала авыру туса йә булмаса гомерсез булса, ир-ат халкы хатын-кызны гаепли башлый. «Син карамадың. Тегеләй-болай», – дип, аннан башка да яралы йөрәккә учлап-учлап тоз ташлый. Нәбиулла абзый бу яктан да сабыр була. Хатынына да ничек авыр икәнен аңлаганга, телен тешләп булса да, түзә. Карамады дип әйтә алмый шул. Чөнки Фирадия ханым эшкә чыгарга вакыт җиткәч тә улын балалар шифаханәсенә урнаш­тыра, үзе дә, аңа якын булыр өчен, шунда керә. Ләкин тәкъдир үзеңнән алда язылган була, диләр. Кичтән уйнап-елмаеп кул болгап калган сабыеның иртән үлгән дигән хәбәрен җиткерәләр. Ничек түзде икән ана йөрәге бу мизгелләрдә? Берәүне дә гаепләмиләр, язмышлары белән ризалаша ата белән ана. Тик йөрәк ярасы гына төзәлми, гомер буе кан саркып әрнеп тора.
 
Аннары, сабырлыклары өчендер инде, биш елдан соң кызлары Гүзәл дөньяга килә, бәхетләре тагын бөтәя.
 
«Кеше сүзенә карамадык»
 
Алтын куллы, уңган-булган егетнең бәләкәй генә бер кимчелеге була. Буе кыскарак. Көннән-көн чибәрләнә барган Фирадияне күреп, кайберәүләр: «Шул буй-сының белән, аерыл әйдә, кәтүк белән торма!» – диләр. Андыйларга нык ачуы килә яшь хатынның, кемнең кемдә ни эше бар. Аннары, алтын зур булмый, диләр. Әнисе дә: «Буй белән су үлчәмиләр», – дип гел әйтеп тора. Үзе дә шулай икәненә көннән-көн ныграк инана бара. Әйбәт бит ул. Сүкми-сукмый, өйдә булганда, балаларны да караша. Хатын-кызга бәхетле булыр өчен тагын ни кирәк инде? Балаларына, инде хәзер оныкларына да шул киңәшен бирә Фирадия ханым: «Кеше сүзенә карамагыз, сәбәпсез көнләшмәгез! Гаиләне бәхетсез итә торган нәрсәләр шулар».
 
– Ә бәхетле итә торганнары? – дим, сораулы карашымны аларга төбәп.
– Бәхетле булуның сере – һәркемнең үзенеке. Бер-береңне аңлап, санлап яшәргә кирәк. Ул да бит адәм баласы. Аның да яхшы тормышка хакы бар. Үз мәнфәгатьләреңне генә алга куйсаң, гаилә барып чыкмый. Кайвакытта чук­рак та, сукыр да, еш кына икесе бергә дә булырга туры килә, – ди хуҗабикә.
Фирадия апа балачактан шигырьгә гашыйк кеше. Мәктәп сәхнәсеннән төшмәгән ул, шигырьләр укыган. Башта Тукай, Такташныкын, аннары үзе дә яза башлаган. Безнең танышуга да аның шигырьләр язуы сәбәпче булды. Ул «Шәһри Казан» газетасына үзенең шигырьләрен алып килгән иде. Аларның кайберләре газетабыз битләрендә дөнья да күрде.
 
Бик сабыр, бик тыныч ул Фирадия апа. Аңа карыйсың да, чын татар хатыны шундый булырга тиештер дип уйлап куясың. Ә үзе: «Усал чакларым да булгалый. Ачуым килгәндә, тиз генә җыенам да өйдән чыгып китәм. Аннары уйларымны тәртипкә салып, тынычланып кайтам», – ди.
 
Әйе, монысы да буладыр. Чөнки бүген өч буын бер түбә астында яшәп яталар. Әби-бабай, кыз-кияү, ике онык. Барысы – алты җан. Һәркемнең үз дөньясы, үз холкы. Ләкин бу аларның барысына да бәхетле булырга комачауламый. Җаен тапканнар инде, димәк. Бергә исән-сау булуларына сөенеп, булмаганын булдырырга тырышып, бер авызга карап яшәүгә ни җитә?!
 
Бала хәсрәте дигән күтәрә алмаслык олы кайгы аларны тагын бер тапкыр сагалап торган. Олы уллары Ирек һич көтмәгәндә-уйламаганда, 47 яшендә вафат була. Йөрәк! Уллары бабай булырга да өлгергән иде, Ранил нәсел дәвамы булып үсеп килә. Быел беренчегә барырга җыена. Тормыш шулай дәвам итә.
 
Хезмәт – яхшы тәрбияче
 
Хәйруллиннарның балалары, оныклары хакында беркем дә авыз ачып начар сүз әйтә алмый. Алар әти-әнине генә түгел, гомумән кешеләрне хөрмәтләргә өйрәтелгән.
 
– Без аларны, ишек төбеннән китмәсеннәр өчен, гел эш белән мавыктырдык. Иреккә – бозау, Гүзәлгә чебиләр алып бирдек. Мәш килеп шуларны карап-тәрбияләп узды балачаклары, – дип тагын хатирәләргә чума Фирадия апа. Ә үзләрен күрше әбиләр карады.
– 90нчы еллар яшәр өчен бик авыр булды. Ил белән инде. Хезмәт хакына аракы бирә башладылар. Ашарга ипи юк, ә аракы йөзәрлек. Шул чагында күп ирләр эчеп харап булды. Минекеләр дә бу яман гадәткә өйрәнмәсәләр ярар иде дип, ирем өчен дә, улым өчен дә борчылып тордым. Шөкер, Ходай саклады. Кеше ирләре әрҗәләп аракы ташыганда, безнеке өйгә бартерга биргән кер юу машинасы, тегү машиналары алып кайтты. Ничек яратмыйсың инде мондый кешене?
 
Тик гомере рәхәттә генә узса да, бала кайгылары эзсез генә узмый, дүрт тапкыр инсульт кичерә Фирадия апа. Аннары катлаулы операция ясатырга хирург пычагы астына да ятарга туры килә. Гомере бетмәсә кешегә яхшы кешеләр гел очрап тора, ярдәм кулы суза икән. Табибларның да белемлеләре, шәфкатьлеләре туры килә. Шуңа сөенеп, Ходай биргән һәр көннең минутының да кадерен белергә тырышып, киләчәккә карап яшәп ята алар.
 
Күптән түгел генә Фирадия апа мул уңыш бирә торган әйбәт сортлы помидор орлыклары алу сөенече белән уртаклашты. Февральдә рассада итеп чәчәргә исәбе. Эштән курыкмый Хәйруллиннар. «Исәнлек кенә, тигезлек кенә булсын!» – диләр. Алтын гомер ияләре белән килешми мөмкин түгел.

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 30.01.2020
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте