поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.01.2020 Ана теле

Сөйләмең “таркалмасын” өчен аны да нәхү (синтаксис) кануннарына буйсынып төзергә кирәк

Үткән язмаларда без грамматик-морфологик һәм лексик чараларның бәйләгеч булып ничек хезмәт итүен күзәттек. Хәзер синтаксик чараларның җөмләдән эре берәмлекләрне бәйләү чарасы була алуын исбатлыйк.

Әйе, синтаксик күренешләр дә хәбәрләмә эчендә фраземаны фраземага бәйләү өчен кулланыла ала. Мәсәлән, инверсия, парцелляция күренеше сыйфатында бәйләгечләр: Укучылар сүз бирделәр. Үтәргә; Кыенлыклар да булды. Аеруча беренче көннәрдә – ат юк, арба юк; Аныклагыч, өстәлмәләр дә бәйләгеч була ала: Бүген без радиотапшыруыбызга республиканың атаклы шәхесе – Фатыйх Галиевне – Советлар союзы Героен, Берлинны алуда катнашкан каһарманны чакырдык;
   
Тел гыйлемендә шактый җентекле өйрәнелгән синтаксик фигура, туры сөйләм, кыек сөйләм, уртак сөйләм кебек конструкцияләр дә синтаксик бөтен оештыруда актив кулланыла: Теләсәң-теләмәсәң дә ... кунак булырга туры килер ахрысы.  Көенү белән әйтәме ул бу сүзләрне, сөенү беләнме? Ул чаклы нечкәлегенә керә алмадым.
   
Кабатлаулы бәйләгечләрдән тыш әле текст синтаксисы фәне параллель бәйләнешле синтаксик бөтеннәрне дә таный, татар теле гыйлемендә дә алар берникадәр өйрәнелгән. Чагыштырмача мөстәкыйль җөмләләр синтаксик бөтен булып үзара мантыйкый, семантик, тематик, интонацион һәм башка юл белән бәйләнәләр.
   
Интонацион бәйләү чараларын күзәтеп алыйк. Хәтерлисез микән, җөмләне өйрәнгәндә без аның нәкъ менә сөйләм берәмлеге булуының асылы – җөмләнең төп сыйфатларыннан берсе ул аның интонация белән дә белдерелә алу сәләтенә бәйле, дигән идек.
   
Бу сыйфат синтаксик бөтендә дә саклана, Юк, синтаксик бөтендә җөмләләр үз интонациясен сакламый, киресенчә, синтаксик бөтеннең үз, мөстәкыйль интонациясе барлыкка килә һәм җөмлә интонациясе шуңа буйсындырыла. Бу ике җөмлә арасында тавышның күтәрелүе-төшүе, паузаларның төрлелеге һәм башка чаралар белән ирешелә. Менә кайбер генә интонацион чаралар:
   – санау интонацияле бәйләгечләр: Бу төбәк халкы элек-электән укымышлы саналган. Чистай мәдрәсә, гимназияләрендә татар кызлары да укыган. Мәдрәсәләрне дин әһелләре ачып җибәрсә дә анда дөньявый фәннәр дә кертелгән.
   
Кызганыч ки, кайбер кеше, аеруча мәктәп укучылары шушы төр интонациягә күнегеп китә – ясалма китабилык, бертонлылык барлыкка килә. Ә бит сөйләмнең үзендә үк моңа юл куймау мөмкинлеге салынган: санау интонациясе дә, башка төр интонация алымнары кебек үк кабатлау, мантыйкый басым бәйләгечләре белән дә аралашып бара ала;
   – сорау интонациясе һәм сорау чаралары белән бәйләнгән синтаксик бөтеннәр: Кырмыска шәһәрчеге кузгалды. Туйганчы сыйланып, бер-бер артлы ак кәүсә буйлап югары үрмәли, түбәнгә йөгерә, шулай үз юлларында юкка чыга башлады. Алар ник озакка калмадылар соң? Ял итеп тагын эчә башламадылар? Чөнки эш көтә үзләрен...”;
   – риторик сорау, риторик эндәш рәвешендәге бәйләгечләр: Эшче кырмыскалар – ана кырмыскалар. Ләкин алар үрчем бирмиләр. Умарта кортлары кебек алар тик хезмәт  өчен генә туалар. Алар ни тикле эшчәннәр! Ул төзү кирәк-яраклары кайтару дисеңме...”.
   
Әйткәнебезчә, җөмләне җөмләгә тавыш үзенчәлекләре белән бәйләгәндә бүтән бәйләгечләр, беренче чиратта, мәгънәгә-мантыйкка бәйле чаралар, аралашып килә: Камил портфеле эченнән папкалар тартып чыгарды. Берсен ачкан иде, эченнән ап-ак кәгазьгә яңа лента аша басылган симез хәрефле диссертация ялтырап килеп чыкты. Барысы да шаккатты. Ләкин канәгатьле шаккату иде бу. Камилнең ничә ел иза чиккән диссертациясе язылып беткән  ләбаса...” Монда барысы да бәйләү чарасы, кем турында әйтелүе сүз сөрешеннән, ягъни мантыйкый аңлашыла.  
   
Мантыйкый фикерләүгә нигез була торган өстәмә чаралар да күзәтелә. Аларны галимнәр дә билгеләгән. Мәсәлән, М.Зәкиев уртак яисә гомумиләштерүче җөмләләрне синтаксик бөтендә бәйләгеч чара дип күрсәтә. “Гомумиләштерүче җөмлә синтаксик бөтеннең башында да, ахырында да торырга мөмкин”, ди. Әйе, дөрес. һәм “ул синтаксик бөтеннең эчендә дә булырга мөмкин, шул ук вакытта берничә гомумиләштерүче һәм уртак җөмлә дә булуы ихтимал”, дип тә өстик. Җөмләне җөмләгә бәйләүнең бу чарасы сөйләмне сыгылмалы, фикерне эзлекле бәян итү өчен уңай. Синтаксик бөтеннең башында  – “Их, рәхәт тә соң көзге урманда. Һава тын. Сирәк-мирәк кошлар тавышы ишетелә. Үләннәргә кырау төшкән. Иртәнге кояш нурларында ул әкренләп чыкка әверелә;  Яисә бөтеннең уртасында белдерелә: Кичләрен озын-озак уйлап утырды ул. Уйланырлык та бит: моңарчы эшләгәнчә генә эшләргә ярамый. Чор үзгәреш сорый. Иртәгә бөтенесе бүгенгедән яхшырак булырга тиеш”.
   
Яисә менә ике яклы гомумиләштерүче җөмлә куллану очрагы: Ул бирегә килү белән эшкә чума: көндез балаларны укыта, кичләрен авыл яшьләрен агарта. Оста итеп скрипкәдә уйный. Әдәби әсәрләр укый. Буш чакларында нәниләр өчен әкиятләр яза. Бик тиз ул авыл халкының яраткан укытучысына әверелә.
   
Менә бу очракларда гомумиләштерүче кисәкнең роле турында уйланып алыйк әле:  Хәтердә шул яхшы саклана: авылыбыз бәләкәй булса да, туган җирләре фашистлар итеге астында калган кешеләрне дә үз итте ул. Авылдашлар өйләрен дә, ризыкларын да алар белән бүлеште... (К.т., 1982, 28 дек.);
   
Бу кечкенә тәрәзә өлгесе аша мин, сабый, дөньяның, кеше язмышларының төрлесен күрдем: яңа туган бала күтәреп кайтучылар, соңгы юлга китүчеләр безнең урам аша үтте... (Шунда ук);
   Моның белән Фәриткә шуны әйтәсем килә: күрше авылларда кызлар бетмәгәндер. Шуннан алып кайт үзеңә кәләшне. (С.Т., 1987, 9 окт.).
   Алдымда ҮП класс укучысы Зәлия Хаҗиева рәсеме. Аңа карап менә нәрсәләр укып була: “Күк йөзен аяз итеп күрергә өйрәндек, дөньядагы барлык балаларның да тыныч яшәвен телибез... “ (Я.л., 1983, 26 гыйнв.).
   
Мондый тип бөтеннәрдә бәйләүче чараларны анализлаганда галимнәр гомумиләштерү берәмлекләреннән тыш грамматик чараларны да күрсәтә. Әйтик, параллель җөмләләр бер төрле заманда булулары, тиңдәш кисәкле, санау интонацияле, синтаксик фигура рәвешле һәм башка уртак чаралары белдерелгән булуы белән характерлана. Менә бу мисалда исем җөмләләр параллельлеге: Чуар тормыш белән яши бу тирә. Биге шыңгырдап ачыла торган сары капкалар, капкасы сугыш елларында утынга ягылып, баганалары гына утырып калган шыр ялангыч ишек аллары... Бер якка кыйшаеп тора торган бер катлы иске өйләр...
 
Инде килеп, эчтәлек, тема бөтенлеге турында берничә сүз. Ул да синтаксик бөтендә бәйләгеч роль уйный. Сөйләм агышында эчтәлек эзлеклелеге, тема бөтенлеге сакланганда фикер агышы төгәл, камил була. Хәтерлисездер, җөмләләрне анализлаганда ук әле без аларның мәгънәви бөтенлеге үзара эчтәлек һәм тематик бәйле тезмәләрдән, ә кушма җөмләләр шундый җөмләләрдән хасыйл булудан, ягъни йә берсен икенчесе мәгънә ягыннан ачыкларга, тутырып килергә, йә алар бер үк вакытта яки бер үк урында булган күренешләрне белдерүләренә бәйле, дигән идек. Бу закончалыкны синтаксик бөтендә һәм гомумән текстта да күзәтергә мөмкин. Бөтендә дә конкрет бәйләү чаралары булмаган очракта да фикерне аңлау процессы мантыйк сызыгы, хәтер эзлеклелеге булышлыгында өзлексез җеп булып сузылып бара. Моңа янә дә бер төрле тема терминнары, сүзләренең һәм башка грамматик чараларның тематик-семантик үзенчәлекләре ярдәм итә. Менә китап темасына караган хәбәрләмә: “Башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа кайткан китапларга “Китап премьерасы” оештырабыз. Монда балалар китапның үзе, аның тарихы, авторы (язучысы) белән танышалар. Шулай ук китапханә дәресләре үткәрелә. (Ә.т., 2004, 17 ноябрь); Ә монысы табигать, җәнлекләр турында: Бала-чаганың эткә һушы китә. Эт тә кешегә берсүзсез буйсына һәм аны җаны-тәне белән бирелеп ярата. Бала башка бер генә хайван белән дә шуның кадәр бирелеп уйнамый (В.Т., 2004, 19 ноябрь).
   
Шушы төр, ягъни грамматик форма хасыйл итмәгән бәйләгечләр рәтендә без башта ук интонация чараларын санаган идек, аңа янә бераз тукталып алыйк әле. Интонация, беренче чиратта, әйтмә сөйләмдә иң төп бәйләү чарасы ул. Ә язуда бу чараны ничек белдерергә-чагылдырырга соң? Тыныш билгеләре белән, диярсез. Бик дөрес. Тик интонациянең (тавыш микъдаре, басым, пауза, ритм һ.б.) мөмкинлеге йөзләрчә мәгънәви төсмер белдерә, болар бәйләгеч чара булып та санала, ә менә тыныш билгеләренең саны ике дистәгә дә җитми (кызыл юл, нокта, өтер, өндәү билгесе, сорау билгесе, күп нокта, ике нокта, сызык, сызыкча-дефис, җәяләр, куштырнак, ачык ара, ачык юл, шрифт төрләре: туры, дулкынлы, өзек-өзек, кара, кара-дулкын һ.б. Шулар гына. Кызганыч ки, тел фәне һәм мәктәп грамматикасы менә бу мөмкинлекләрдән ничек-ничек файдаланырга икәнен дә әле җитәрлек өйрәтми. Махсус әдәбият юк диярлек. Шулай да тәкъдим итәргә кирәк саналганнарыннан И.М.Низамовның “Ничек әйтергә? Ничек язарга?” хезмәтен (Казан, 2009) генә атап китик. Китап азагындагы  “Әдәбият”не дә кара.
   
Иҗат кешеләренең бу хакта уйлануларын, анализларын да күзәтә барырга кирәк. Шәриф Камал текстларын анализлаган галимәбез Илидә Бәширева, мәсәлән, менә мондый күзәтүен бәян иткән: “Гыйшык...(язуда өчнокта), ... өйләнү (язуда өчнокта, ... мәхәббәт (язуда өчнокта) һәм күпнокталар. Башка бер сүз дә юк, ә укучыга бөтенесе дә аңлашыла. Әдип, тасвир ясау материалы буларак, гади бер сүзне эреләндерә. Тасвирлауда төп терәк булган сүзне укучының фикерен уятырлык итеп әйтә. Автор бу сүзне сөйләмдә аерып куя: күп нокталар белән урата, сүзгә иркенлек бирә, шул сүз тулы бер картинаны күз алдына китереп бастыра”, ди. Үзебездән өстик: мондый чара белән, ягъни тыныш билгеләре белән автор сүзнең өстәмә төсмерләрен ачып кына калмый, бер үк вакытта шул чарадан хәбәрләмәне тәэсирле, ачык итеп оештыручы бәйләгеч сыйфатында да файдалана.
   
Иҗатта уңышлы саналган мондый “табышларны” барлауны дәвам иттерергә кирәк.
                                                             Илдар Низамов,
                                                 филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 30.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»