|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2020 Язмыш
«Юкмы әллә син, Аллам? Булсаң, бу кадәр авырлык күрсәтер идеңме?!.»Һәрчак үлем белән янәшә торып та, рәхмәт фәрештәләре саклагангамы, гомере бетмәгәнгәме, яки биш баласы хакынамы исән калган татар хатынының язмышы турында белгәч, адәм баласы рәхәткә түзми, михнәткә түзә дигән гыйбарә исемә төште. Ул хатын күргән авырлыкларга, тән җәрәхәтләре_нә, әрнү-сагышларга түзәргә... Газизә (исемнәр үзгәртелде — авт.) белән Габит 7 ел очрашып йөреп, яратышып кавышалар. Кыз башын югалтыр дәрәҗәдә яратса да, әнисе бу никахны өнәми. «Тагын бер кат уйла әле, кызым, бик кызу канлы бит ул, нәселләре дә коры холыклы, элек ялчы да тоткан булганнар...» — ди. Әмма әнисенең сүзләре Газизәнең йөрәгенә үтеп керә алмый, Габиттан башка яшәүне күз алдына да китерми ул.
Никахлашып яши башлагач ук, каенанасының усал карашын, һәр эшеннән гаеп табып, ире алдында начар хатын итеп күрсәтергә тырышуын күреп, бик авыр гаиләгә эләгүен аңлап ала алуын, тик... Югыйсә тел-теш тидерерлек килен булмый үзе, авылда уңганлыгы, үтә дә пөхтәлеге белән аерылып тора.
Озын, калын чәч толымнары белән аеруча мәхәббәтле күренгән, фермада маллар караучы яшь хатынны тырышлыгы өчен эшендә дә хөрмәтлиләр. Газизә озакламый авырга уза. Ә ире, моны белә торып, хатынына тәүге тапкыр кул күтәрә. Тәненә, җанына ничек кенә авыр булса да, Газизә кичерә аны. Ләкин җәберләүдән тәм тапкан ир хатыны карынында баласы инде тибә башлаган көннәрдә аны кыйнаудан тайчынмый, азганнан-аза бара. Өстәвенә, хатын иренең хыянәт итүен ишетә. Җитмәсә авыл буйлап йөрүче чегән хатыны Газизәгә: «Ирең сиңа кадәр йөргән кызына өйләнмәгән, ә ул кыз корсаклы булган, әтисеннән куркып, баласын харап иткән. Сиңа бозым ясаганнар, ирең исерек чакта бик сак бул, син аның күзенә җен булып күренәсең», — ди. Бу хәбәрләрдән һушларын җуяр хәлгә җиткән яшь хатын: «Дөньядан киткән ул баланың каргышы берәүгә дә төшә күрмәсен», — дип өзгәләнә.
Гомер рәхәттә яшәсәң дә, михнәт чиксәң дә үтә. Газизә ирен кичерә-кичерә, кыенлыкларга түзеп яши-яши дүрт бала таба. Аңа карап ире генә яхшы якка үзгәрми, киресенчә, кыерсытулары, чит хатыннар белән чуалулары тагын да ешая. Таш бәгырьле каенанасы да киленне якламый.
Берсендә мунча кергәндә Газизә иренең күзләре вәхшиләнгәнен күреп, чыгып качарга тели, ләкин ире, ут тизлеге белән элгечтән хатынның косынкасын тартып алып: «Хәзер буып үтерсәм кычкырмассыңмы?» — дип, хатынын буа башлый. Газизә дәшми. Күз аллары караңгылана башлаганын, үлә барганын гына тоя. Шулчак, күзен кан баскан ир, косынканы бушатып: «Кычкырмыйсың да ичмасам, бигрәк сабыр син», — дип җикеренә. Җаны чыга язган, хәлсезләнгән Газизә, елый-елый: «Балаларым хакына гомеремне саклаганыңа рәхмәт, Аллаһым», — дип пышылдый.
Кичермәслек хәлләргә, чыдый алмаслык авырлыкларга түзеп яши бирә ул. Өйдә тавык чүпләп бетермәслек эш, фермада да эшлисе, күкрәк рагы белән чирли башлаган каенананы карыйсы... Газизә аны унике ел тәрбияли. Бервакыт, мунча керткәндә: «Әнкәй, авыртмыймы?» — дип йомшак итеп эндәшүенә каенанасының күңеле беренче һәм соңгы тапкыр йомшара. Килененең күзләренә ялварып карап: «Ниләр җитмәде икән миңа? Ник кадереңне белмәдем, нигә шулай явыз булдым? Кичерә алсаң, зинһар, гафу ит, киленем», — ди. Шулай итеп, соң булса да килененең бәхиллеген алып китә.
Язмыш Газизәне бер ярдан икенчесенә ташлый, томыра, һич кызганмый. Ярый әле балалары мәрхәмәтле булып, һәрвакыт булышалар. Кече кызы аеруча ярдәмләшә, мәктәпкә киткәнче дә, кайткач та һаман әнисе янында кайнаша, авыр-авыр бидоннарны юыша. Арыса да түзә бала, әнисе генә исән-сау булсын.
Тора-бара ире Газизәне бөтенләй күрәлмас дәрәҗәгә җитә. Хәмер белән дуслашу өстенә, чит хатыннар янына йөрүдән дә тыелмый. Бервакыт сөяркәсе яныннан кайткач: «Мин сиңа яратып өйләнмәдем, чиста-пөхтә-уңганлыгыңа гына кызыгып өйләндем», — дип ычкындыра. Ә берсендә, котырып кайтып кереп, сугым пычагын ала да, хатынына ташлана. Котлары алынып, почмакка сыенган дүрт баланың: «Тимә!» — дип елап ялынуларын да ишетми. Балаларын куркытмас өчен, Газизә, һәрвакыттагыча, дәшми, тәкъдиренә буйсына. Ир хатынны инде үтерәм дигәндә, ишектән олы бала килеп кереп: «Әти, нишлисең, тимә әнигә!» — дип җан ачысы белән кычкырып җибәрә. Әтиләре пычакны ташлап, әниләрен чәч толымнарыннан урап тота да, бер почмакка тотып болгый...
Бервакыт фермада бозаулар үлә башлый. Җитәкче белән чуалган бер хатынның бозауларга сабын суы эчертеп үтерүе соңыннан гына беленә. Гаепне яшь кенә кыз балага сылтыйлар — кемгәдер аударырга кирәк бит. Газизә шул кызны кызганып, үлгән бозауларны яшерә. Бу хәлләрнең азагы аны эшеннән чыгару белән тәмамлана. Тикшерүчеләр хатынның: «Балаларым ачтан үләр бит, әтиләре дә аягын сындырып өйдә ята...» — дип, шашып-шашып елаганын күрергә дә, ишетергә дә теләми. Шулчак, аның гомер буе җыелган әрнү-газабы, җәбер-золымнары, тән һәм күңел сызланулары йөрәгеннән кубып, җан авазы булып чыга һәм ул, тилереп елый-елый: «Юкмы әллә син, Аллам? Булсаң, бу кадәр авырлык күрсәтер идеңме?!.» — дип әйткәнен үзе дә сизми кала.
Шуннан йоклап китеп, өнендәге кебек ап-ачык төш күрә. Якында гына тавыш ишетә ул: «Менә хәзер кара!» Газизә зират күрә. Шунда янәшә ике кабер, алар күз алдында ачыла. Берсендә көеп, янып беткән кеше сөякләре. «Бу кабер — гөнаһлы кешенеке», — ди тавыш. Икенчесендә ап-ак сөякләр ята. Тавыш дәвам итә: «Монда игелекле, изге җан». Газизә сискәнеп уянып китә һәм: «И-и, Раббым Аллам! Кичер мине, кичер әйткән сүзләрем өчен! Мин аңладым, нинди сынауларыңа да түзәрмен, тик балаларым, күз нурларым хакына яшәтсәң иде әле?..» — дип елый.
Тик ире генә үзгәрми. Балалары үсеп җитеп, инде үз гаиләләрен корсалар да, ул һаман элекке гадәтен куа: Газизәне җәберләвен, чит хатыннар белән чуалуын дәвам итә.
Бервакыт хатынын шулкадәр каты итеп кыйный, инде үтердем дигәндә, күршеләр килеп кереп, ашыгыч ярдәм чакыртып, Газизәне больницага озаталар. Тернәкләнә алмыйча, врачлар карамагында бик озак ята ул. Шул хәлдән соң балалары: «Әни, сиңа авылга юл ябык, бүтән анда кайтмыйсың, син безгә бик кирәк!» — дип каты торалар, үзләрендә яшәргә алып калалар. Габит анда да килеп: «Бармак белән дә чиртмәм, кайт яныма», — дип үгетли торгач, авылда маллар карап яшәргә өйрәнгән хатын, иренә ышанып, тагын кайтып китә. Озак та тормый, ире янә кыйнап, кулларын сындыра. Газизә тагын балалары янына китә.
Хатыны киткәч, Габит кодагыен алып кайтып яши башлый. Ул да чыдамый ирнең холкына, бер ел яши дә, кем икәнен белеп алгач, китеп тә бара.
Шуннан Габит кабат хатыны янына килеп, антлар эчеп, авылны өзелеп сагынган Газизәне кабат алып кайта. Әмма бу кайтуы коточкыч тәмамлана. Эчендә җеннәр котырган Габит, үтерәм дип, Газизә өстенә лом күтәреп килә. Хатын, куркып, сарайга йөгерә. Котырынып йөргән ир, ахыр чиктә, капка келәсенә чигәсе белән каплана. Гадәттәгечә, күлмәген соңгы төймәсенә кадәр эләктергәнлектән, якасы муенын буа. Газизә, ник тынды икән бу дип чыкканда, ир инде кан эчендә ята торган була. Шуннан ул йөгереп капка төбенә чыга, очраган кешеләрне чакыра. Фельдшер, милиция чакырталар. Тикшерүчеләр ирнең муенында буган эз бар дип, Газизәгә шик белдерәләр. Коточкыч хәлләрдән, нахак бәладән шашар чиккә җиткән хатын, әрнеп: «Утыртыгыз тизрәк, җәзаламагыз, җитәр миңа бу мәхшәргә түзәргә. Шунда, төрмәгездә, ферма кебек урын юкмы, маллар карап йөрәгемне басармын...» — ди.
Бу гаделсезлеккә барлык тирә-күрше аптырап, бичара хатынны якларга керешәләр. «Ул гомергә рәхәт күрмәде, яшәү белән үлем арасында көн итте, нахакка нинди гаеп тагарга җыенасыз?» — дип, дәррәү кубалар.
Ахыр чиктә тикшерүчеләр, гаепсез дип ачыклып, сорау алуны туктатып, хатыннан гафу үтенәләр.
Бүгенге көндә Газизә кызы тәрбиясендә яши. 90 яшьлек әниләре янына кызлары, кияүләре еш кайтып йөриләр. Үзенең тоташ авыр сынаулардан торган тормыш юлын сабырлык белән үтә алуына Газизә кайчак үзе дә аптырап куя. Хатынын үтерәм дип, үз башына үзе җиткән иренә дә, инде бакыйлыкка күчкән көндәшләренә дә рәнҗеми ул. Якты дөньяда яшәтүенә Аллаһка рәхмәт укып, балалары игелеге-кайгыртуын тоеп, тыныч картлык кичерә.
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.
--- |
Иң күп укылган
|