|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2020 Шоу-бизнес
Ландыш Нигъмәтҗанова сенсацион яңалык белән чыкты (ВИДЕО)Бүген Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграмында үзенчәлекле видеомөрәҗәгать урнаштырып тамашачыларын шаккаттырды. "Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчы 15 ел хезмәттәшлек иткән «Барс-Медиа» ширкәтеннән китәргә карар кылган. 2018 елның октябрендә "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булган Ландыш моның сәбәбен компаниядәге бертуган абыйлар арасындагы низаг дип аңлата.
Шуның өстәвенә ул үзенең гәйбәт сөйләмәвен һәм һәр сүзен ялган детекторында расларга әзер булуын да белдерә.
Ландыш Нигъмәтҗанованың әлеге сенсацион видеомөрәҗәгатен сылтама аша узып тулысынча карый аласыз.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|