|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2020 Матбугат
Танылган журналист Хөсәен Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озаттылар (ФОТО, ВИДЕО)Бүген танылган журналист, гомерен журналистикага багышлаган шәхес, язучы Хөсәен Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Бәхилләшү чарасы Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә үтте. Хөсәен Вәлиәхмәтов 27 гыйнвар көнне кичен өендә 69 яшендә кисәк кенә, көтмәгәндә якты дөньядан китте.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Хөсәен Вәлиәхмәтовның әле бер атна элек кенә Язучылар берлегенә кереп, үзе белән көлешеп-сөйләшеп утырганын әйтте. «Мир бизнеса» журналында аның шигырьләр тезмәсе чыккан иде, шуларны алып чыгып китте. Һәрвакыт тыныч күңелле, кешегә ярдәмчел иде. Кайчан гына күрсәң дә, һәрвакыт кешегә хәер-фатихалы иде», — диде.
«Татмедиа» АҖ агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа» исеменнән туганнарының кайгысын уртаклашты. «Безнең оешма, журналистлар җәмәгатьчелеге өчен бүген кайгылы көн. Хөсәен әфәнде — танылган журналистларның берсе. Газета-журналларга көч керткән кеше. Урыны оҗмахта булсын. Туганнарының кайгысын уртаклашабыз», — дип мөрәҗәгать итте.
Шагыйрь, публицист Зиннур Мансуров Хөсәен Вәлиәхмәтовның журналист, язучы, галим буларак та кешелеклелек сыйфатларын беркайчан да җуймаганына басым ясады. «Әдәби талант кешелеклелек таланты белән башланырга тиеш. Бу җәһәттән, Хөсәен Вәлиәхмәтов үзендә татар халкының иң күркәм сыйфатларын туплаган зат иде», — диде.
Зиннур Мансуров каләм хезмәте бик җаваплы, шул ук вакытта кешегә бик күп кыенлыклар да китерергә мөмкинлеген искәртте. Әмма, аның сүзләренчә, Хөсәен Вәлиәхмәтов һәр постта күркәм сыйфатлары белән Кеше булып кала белгән. «Намус дигән олуг төшенчәнең гүзәл үрнәге булды», — диде.
Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин Журналистлар берлеге президиумы, университет исеменнән якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде, дип яза Татар-информ. Ул мәрхүмнең Журналистика факультетын 70 елларда тәмамлаганын, «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында эшләгәнен, 1998 елда «Мәгърифәт газетасы белән җитәкчелекне үз кулына алганын искәртте.
«Хөсәен Вәлиәхмәтов республикада спорт журналистикасын үстерүгә өлеш кертте. Атаклы спортчыларыбыз турында китаплар язып чыкты», — диде Васил Гарифуллин.
Хөсәен Вәлиәхмәтов тормыш иптәше Зилә ханым белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Ул дүрт онык бабасы булган. «Кем белән генә аралашса да, һәрвакыт ачык, ягымлы, мөлаем иде. Һәркем өчен кирәкле сүзләрен таба белә иде», — диләр уллары Ренат һәм Илшат.
Матәм чарасында, шулай ук, каләмдәшләре, дуслары, шәкертләре, якташлары катнашты. Мәрхүм рухына «Ясин» догасы укылгач, Хөсәен Вәлиәхмәтовның җәсәден Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләргә алып киттеләр.
Салават Камалетдинов фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|