|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2020 Шоу-бизнес
"Извините. И отзовите свои проклятия" - генпрокуратурага шикаятьләнгән Иван Ургант динчеләрдән гафу үтендеБеренче каналда "Вечерний Ургант" тапшыруын алып баручы Иван Ургантка каршы генераль прокуратурага шикаять язганнар. Имеш, тапшыруларның берсендә ул диннән көлгән. Шунысы кызык, яңа генпрокурор өчен бу беренче эшләрнең берсе булып чыга. Ургант бу хәлдән үзенчә көлде. "Беренчедән, бу җитди эш, ни дисәң дә прокуратура бит, - ди алып баручы, - Ә, икенче яктан, яңа прокурорның карьерасы миннән башлануы шатландыра, беренче эш һәрвакыт истә кала".
"Матбугат.ру" хәбәрчесе әлеге тапшыруны игътибар белән карап чыкты. Алып баручы әйтүенчә, тапшыру бернинди динне дә кимсетү максаты куймый, бу юмористик программа. Тапшыруда тормышның төрле өлкәләре турында сөйләшәләр. Ә дин ул - тормышның бер өлкәсе.
"Ни өчен "Бриллиантовая рука" киносында таяк тотып су өстеннән баручы геройга бәйләнмиләр, ә безгә бәйләнәләр", - дип аптырый Ургант.
Шулай да Иван, кем рәнҗегән булса, шулардан гафу үтенде. "Прошу вас принять мои извинения. И, если можно, отзовите свои проклятия", - диде шаян шоумен.
--- |
Иң күп укылган
|