поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.01.2020 Җәмгыять

Илгиз Гәбдерәкыйпов: "Гүзәллектән ир-ат башын югалта..."

Кичә Вәсилә Фәттахованың вафатына 4 ел тулды. Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты, «Туган як» җырының кабатланмас башкаручысы 2016 елның 26 гыйнварында, нибары 36 яшендә, бала тудырганда өзлегү сәбәпле вафат булды.

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Ханис Хаҗимовның Вәсилә Фәттахова турында чыгарган китабында җырчының ире Илгиз Гәбдерәкыйповның истәлекләре зур урын алып тора. "Матбугат.ру"да бер өзеген китерергә булдык:
 
"Вәсилә белән очрашып, танышуыбыз очраклы булды. Айгөл Рәшитова белән 2006 елның сентябрендә Вәсиләнең сеңлесе Әлфияне җирләргә бардык. Айгөл, Белорет шәһәренә барырга кирәк иде, дип үтенде. Җеназада катнашу күңел өчен авыр вакыйга булса да, иртән юлга чыктык. Кире кайтканда безнең белән Вәсилә, аның дусты Елена өстәлделәр.

Бу вакыйгадан соң озак кына күрешми тордык. 2007 елның язында Василәнең ялгыз концертлары башланды. Аның администраторы ярдәм итүемне сорады. Кайбер оештыру эшләрен башкарырга кирәк иде. Мин кулымнан килгәнне эшләдем. Ул вакытта мөмкинлекләрем бар иде. Рәхмәт йөзеннән мине концертка чакырдылар. Вәсилә үзе дә рәхмәт әйтте. Зал шыгрым тулы иде, концерт зур уңыш белән үтте.

Гүзәллектән кеше, ир-ат башын югалта, ди бит халык. Вәсилә белән очраша башладык, безнең дуслык мәхәббәткә әверелде. 2007 елның декабрендә Вәсилә көлә-шаяра: «Илгиз, без шулай картайганчы очрашып йөрербез микән?», дип әйтеп ташлады. Танышуыбызга ярты ел чамасы булгандыр, мин аңладым. Мөхәббәт дигәннәре шушыдыр.

Никахлар күктә укыла, диләр бит. Хак икән. 2007 елның 22 декабрендә «Россиянка» ресторанында безнең туебыз үтте. Уфаның үзәге шаулап торды. Зифа апа Нагаева туйның тамадасы булды. Ике яктан да туганнар, дуслар җыелган иде. Истә калырлык мөһим һәм күркәм бәйрәм булды. Зифа Вәлиевна тиешле дәрәҗәдә алып барды бәйрәмне. Аңа гомер буе рәхмәтлебез. Ул безнең гаилә дусты гына түгел, көндәлек киңәшчебез, ярдәмчебез дә булды.

 Вәсилә белән тугыз елга якын гына яшәп кала алдык. Бу безнең иң бәхетле елларыбыз. Ул яшәп калырга ашыкты. Сәнгатьтә әйтер сүзе, җырланмаган җырлары калды. Гаиләбезнең иң кадерле кешесе булды. Ике сабые үсеп килә, бәлки, берәрсе җырчы һөнәрен сайлар. Мин алар йөзендә Вәсиләне күрәм. Вәсиләмнең җырлары белән яшим, аларны балаларыма тыңлатам".
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»