поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
26.01.2020 Хәвеф-хәтәр

“Хәзер сиңа бокс юк дидек”. Сармандагы сугыш турында әти-әниләр, укытучылар һәм хокук сакчылар ни уйлый?

Үсмерләр нәрсә бүлешә алмаган? Сарман районында укучыларның сугышуы социаль челтәрдә бәхәс уятты. Әлеге очрак буенча бүген полиция тикшерү уздыра, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да читтә калмаячак. “ВТ” хәбәрчесе әти-әниләрнең, укытучыларның һәм хокук сакчыларының фикерен белеште.

Бу очракта тукмашу малайлар түгел, 5 нче сыйныфта укучы кыз белән 7 нче сыйныфта укучы малай арасында килеп чыккан. Интернет челтәренә эләккән видеоязмадан аңлашылганча, икәү сугыша, ә калганнар җанатарлар кебек, әйдәгез инде сугышыгыз, дип көч биреп тора. Вакыйганы бер үсмер видеога төшереп, барысын да шәрехләп сөйли. Башкалар исә тамашаны читтән күзәтә. Укучылар арасында, ярты мәктәп җыелды бит инде, дигән сүзләр дә ишетелә. Кыз гәүдәгә тулырак, шуңа күрә җавапны яхшырак кайтара. Малайның борыныннан кан чыккач кына, көрәш тәмамлана. Ахырдан, бу сугышта, кыз малайны җиңде, дип нәтиҗә ясый “кыздырып торучылар”.
 
Үсмерләр сугышмыйча тормый, мондый хәл элек тә булган, хәзер дә бар. Интернет дигәнең генә барын да читкә чыгарырга булыша. Вакыйгага бәя бирүчеләрнең күбесе шундый фикердә. Чынлыкта кул күтәрүгә нәрсә сәбәп булган соң?
 
– Бу малай безгә чит түгел, иптәш егетнең улы. Малайлар шук була инде, кызыбызны берничә тапкыр үртәп йөргән. Ахыр чиктә, менә шундый хәл килеп чыккан. Бала–чага сугышмыйча тормый. Хәзер бит шоу ясап, тизрәк интернетка куярга тырышалар. Әгәр “ватсап”ка куймаган булсалар, болай тирәнгә китмәс тә иде. Әлеге гаиләгә карата дәгъвабыз юк, – ди кызның әтисе Илдар (исеме үзгәртелде). – Гадәттә, берәр хәл килеп чыкса, гаиләдән гаеп эзләргә яраталар. Берәү дә баласын начарлыкка өйрәтми. Гаиләбездә – тәртип. Җәмгыятьнең йогынтысы бу. Кызыбыз кечкенәдән эшләп үсте: мал–туар карарга булыша, кар көрәшә, идән юа. Мәктәптә яхшы укый, башта бию түгәрәгенә йөргән иде, соңгы вакытта баскетбол яки бокска язалам дигән иде. Мондый хәлдән соң сиңа бокс юк, дидек.
 
Бу вакыйгага әти-әниләр, укытучылар гына түгел, җитәкчеләр дә борчыла.
 
– Мәктәп ишегалдына түгел, кибет янындагы тыкрыкта булган бу хәл. Малайлар этешмичә–төртешмичә тормыйлар, аның кыз белән малай арасында килеп чыгу күңелле түгел. Ике көн буе бертуктаусыз шушы хәлне уйлап йөрим. Укучылар белән үзем дә очраштым. Бу вакыйгада катнашучылар арасында “5ле” гә генә укучылар да бар. Аларга, яхшы уку гына түгел, башкаларга карата миһербанлы булу да кирәк, дип аңлаттым. Әле ярый бер–берсенә зыян китермәгәннәр. Әлеге балалар бер–берсен гафу иткәннәр. Шуның белән дуслашсыннар, ахырдан үпкәләшеп йөрмәсеннәр иде инде, – ди Сарман районы хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева. – Тәрбиядән дә күп нәрсә тора. Ике ул үстердек, йөзгә кызыллык китермәделәр, рәхмәт аларга. Кешенең күңелендә рухи кыйммәтләр сакланырга тиеш. Элек, аны әбиләр иман дип тә әйтә иде. Кемгәдер әби–бабасының, әти–әнисенең, йә булмаса чит кешенең бер үтемле сүзе җитә һәм күңелдә гомерлеккә орлык сала. Балалар үз хокукларын белә, вазыйфаларын белеп җиткермиләр. Гаиләдә үк хокукларны аңлату кирәк. Замана балалары кызык ясыйм дип тискәре мәгълүматларны интернетка чыгарырга ярата. Алар блогерлар күп акча эшли дип уйлый. Хәзер бит яшләр җиңел акча эшләү турында уйлыйлар.
 
Әлеге хәлне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да тикшерә башлаган. Мәктәптә нинди тәрбия чаралары күрергә җыеналар?
 
– Мәктәптә эшли башлавыма ярты ел. Килүгә үк тәрбия мәсьәләсенә игътибар иттем. Мәктәптә телефон куллануны тыйдык. Бу малай укыган 7 нче сыйныфны контрольгә алдык. Шук сыйныф иде. Әти–әниләр дүрт ай буе дәресләргә йөрделәр. Укучыларның тәртибе үзгәрде. Анда 17 бала укый. Гимназиядә бик күп түгәрәкләр эшли, – ди Сарман гимназиясе директоры Ленар Сафиуллин. – Бу хәл укучылар өйләренә кайтып киткәч, кар атышудан башланган. Вакыйгада катнашучыларның барысын да мәктәп контроленә алдык. Буш вакытларын калдырмыйча, түгәрәкләргә җәлеп итәчәкбез. Әти–әниләр белән эшне көчәйтергә җыенабыз. Дөрес, без мәктәптәге 600 баланы да өенә озата алмыйбыз. Ләкин балалар өйләренә кайтып җиткәч, сыйныф җитәкчеләре әти–әниләр белән элемтәгә керәчәк. Монда әти–әниләрнең дә балалары белән даими кызыксынып торуы кирәк.
 
Вакыйга Сарман районы буенча эчке эшләр бүлегеннән дә ачыклык керттек.
 
– Сарманда мондый хәлнең булганы юк һәм башка булмаячак та. Бу төркемләп сугышу түгел, балаларның бары кызык ясарга теләве, берсе видеога төшергән дә “ватсап”ка җибәргән. Авылда кызлар эшләп үсә, нык. Бу үртәү булгандыр. Бу хәлдән соң балигъ булмаган балалар буенча комиссия утырышы узды. Әти–әниләр, укучылар белән сөйләшүләр үткәрелде. Хәзерге вакытта балаларның нинди гаиләдән булуы, үз–үзләрен тотышын тикшерәбез, – диделәр эчке эшләр бүлегендә.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.01.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы