• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 07 Апрель Фәридә Шакирова
  • 07 Апрель Гөлнара Зиннәтуллина
  • 08 Апрель Илдар Сафиуллин
  • 09 Апрель Айрат Арсланов
  • 09 Апрель Эльмира Исрафилова
  • 09 Апрель Рифкать Йосыпов
  • 10 Апрель Рафис Фазылҗан
  • 10 Апрель Зөфәр Закиров
  • 10 Апрель Камил Бикмөхәммәтов
  • 10 Апрель Бикә Рәхимова
  • Казанның Проспект Победы урамында барлык уңайлыклары булган 1бүлмәле фатир арендага бирелә. янәшәдә МЕГА, мәктәп, балалар бакчасы. 12мең+КУ. 89375777702
  • Азнакай районында 7,5 га чәчүлек җир сатыла. 89600451800
  • Продаётся доильный аппарат МДУ5 на 2 козы б/у. Тел. 89172553973
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында барлык уңайлыклары булган 1бүлмәле фатир арендага бирелә. 12мең+КУ.т.89196307461.
  • Ике булмэле фатирга бергэ яшэргэ бер кыз эзлим. Ибрагимова урамында. 4500 сум. Хужа. +79179361290 (ватсап)
  • Ф.Әмирхан урамында 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 13 мең сум. Телефон 89872974229
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.

 

 
Архив
 

               

25.01.2020 Авыл

“Авыл ипотекасы”: йорт салыр өчен ташламалы кредитлар бирә башлыйлар

“Без бу ярдәмне күптән көтә идек һәм программага зур өметләр баглыйбыз”. Авылда яшәүчеләр әлеге яңалыкны әнә шулай дип бәяләде. Эш шунда ки, Россия хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” кысасында, быелдан авыл җирендә 2,7 процентлы ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкинлеген хәбәр итте. Аның өчен 2020–2025 елларга 2 трлн 300 млрд сум акча каралган.

Инде узган ел ахырында ук Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев программаның мөһимлеген билгеләп:
 
– Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү – яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын да исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак, – дигән иде.
 
Программаның әһәмияте республика өчен дә зур
 
– Әлеге программада төрле юнәлешләр бар. Шулай да алар арасында безнең өчен иң куандырганы – яшьләрне торак белән тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы министрлыгына бик зур рәхмәт. Алар финанслауны өч тапкырга арттыра алган. Республикада бу программа эшли башлагач, авылларыбыздагы үзгәрешләрне сизәчәкбез, – дигән өметен белдергән иде Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев.
 
Арча районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов әйтүенчә, соңгы елларда районга эшкә кайтырга теләк белдерүче яшьләр саны кими. Мәсәлән, 2015 елда районга – 21, 2016 елда – 18, 2017 елда – 15, 2018 елда – 15, 2019 елда 3 белгеч кайткан. Алар арасында икътисадчылар, бухгалтерлар, мал табиблары, инженерлар, агрономнар бар.
 
– Бу программадан күбрәк яшьләр файдаланыр дип уйлыйм. Шуңа күрә аларны авылга җәлеп итәр өчен файдасы булыр. Матур, төзек, йорт булмаганлыктан гына эшкә кайтырга теләмәүчеләр күп булмаса да, бар. Яңа гына укуны тәмамлаган кеше хезмәт хакына гына йорт салып керә алмый бит. Ә монда бик аз процент кына бирелә, – диде Ренат Гатиятов.
 
Безнең чыганаклардан билгеле булганча, әлеге вакытта авылларда йортка мохтаҗлыгы булган кешеләрнең исемлеген төзиләр. Зәй районының Аксар авылы җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов сүзләренә караганда, авылларда бу программа белән кызыксынучылар булса да, әлегә төгәл исем билгеле түгел.
 
– Ташламалы кредит алу мөмкинлеге турында сөйлиләр, аңлаталар. Кызыксынучылар да бар. Сер түгел, авылдан киткән яшьләр кире кайтмый. Андыйлар өчен бу бик яхшы булыр иде. Үзләре шәһәрдә эшләп, авылга кайтып-китеп йөрсәләр дә, авыл таралмас иде, – ди ул.
 
Кем һәм ничек?
 
Программаның шартлары белән безне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Илдар Гафуров таныштырды.
 
Аның сүзләренә караганда, программа шартлары буенча, авылда җир участогы яки йорт сатып алырга, яисә йорт төзергә мөмкин. Шунысы үзенчәлекле: бу мөмкинлектән авылда яшәүчеләр һәм эшләүчеләр генә түгел, шәһәр халкы да файдалана ала. Димәк, авыл хуҗалыгы тармагында эшләү мөһим түгел. Яшь чикләүләре дә юк. Программада 18 яше тулган һәр кеше катнаша ала.
 
Әлеге программа буенча берничә банк эшли. Әлегә рәсми төстә Россельхозбанк кына рөхсәт алган. Аннан кала тагын 15 банк булачак, тик әлегә аларның төгәл исемлеге билгеле түгел.
 
– Бүгенгә безнең кулда бернинди дә саннар юк. Районнарда фатирга мохтаҗлыгы булган кешеләр исемлеге туплана башлады. Ләкин ул да шартлы рәвештә генә. Әлеге саннар ел саен үзгәрәчәк, – ди Илдар Гафуров.
 
Белгеч аңлатуынча, җир участогы, йорт сатып алырга яки төзергә теләге булган кеше банкка барып гариза яза һәм җыеп тапшырырга кирәкле документлар исемлеген ала. Шартларга килгәндә, алар барлык банклар кредит биргәндә таләп итә торган гомуми  кагыйдәләр булачак, дип аңлаттылар министрлыкта.
 
– Кешеләр 3 млн сумга кадәр акчага өмет итә ала. Азрак та булырга мөмкин, – диде Илдар Гафуров. – Бәлки ул йортын сала башлаган, түбәсен генә ябасы калгандыр. Әгәр шул эшкә акчасы җитми икән, ташламалы кредит алырга мөмкин.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.01.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (907982) / 25.01.2020 22:44:04

Эйнштейн Галәм белән ахмаклыкның чиге юк инде ул дигән.
Безнең түрәләр берсеннән берсе тинтәгрәк карарлар кабул итмәсәләр, йоклый алмыйлар бугай тынычлап. Авылларда менә дигән йортлар буш тора меңәрләп, кешеләр өйләрен сата алмыйлар 50 меңгә дә, нигә тагын өй салдырга ди аларга?
Киресенчә, ниндидер программа кабул итеп буш торган йортларга кешеләрне күчерсәләр шунда яшәп ятарга - аңлап булыр иде. Пенсионерларны мәсәлән, мал карап, яшелчә үстереп, натурал продуктлар ашап, саулыкларын ныгытып, артыгын сатып бераз акча эшләп ятарлар иде. Җәй көненә булса да.
Аннары безнең түрәләр 60 млрд сумны ишек алларын төзекләндерергә бүлгәннәр. Татарстанның төп проблемасы ишек алларымени? Һәр 20-че кешедә рак, шулкадәр үк шикәр чире, хастаханәләргә кереп булмый чират, врачлар җитми, финанслау юк, оборудование юк анда, юллар юк, авыллар бетеп, үлеп, корып бара - ә болар уйлап тапканнар төп проблема - ишек аллары! Ишек аллары түгел, иң зур ахмаклык - шәйтан алгыры! Ә пенсионерларга 500 сум да юк юл акчасына республиканың.
Иң тинтәк, ахмак түрәләр бездә инде. Мәскәвендә дә, Казанында да.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik