|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2020 Мәдәният
Бангладеш кино фестивалендә "Татаркино" вәкилләре дә катнаштыБангладеш башкаласында XVIII Дакка халыкара кинофестивале үз эшен төгәлләде. Фестивальдә Россиядә төшерелгән фильм да бүләккә лаек булды. Режиссер Дарья Биневскаяның «Меня зовут Петя» картинасы “Иң яхшы кыска метрлы фильм” номинациясендә җиңде. Бүләкне коллегасы өчен Сочи кинофестивале директоры Нина Кочеляева алды.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале белән Дакка халыкара кинофорум-фестивален тугандаш җепләр бәйли дисәк тә, ялгыш булмас. Дакка кинофестиваленең директоры Әхмәд Мостафа Замал Казанга тәүге тапкыр 2018 елда килгән иде. XV Казан халыкара форумын уздырганда, ике фестивальнең директорлары үзара хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалаган иде.
Узган елларда Даккада узган фестивальдә Россиядән килгән бердәнбер кунаклар Татарстан мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм “Татаркино” җитәкчесе Миләшүшә Айтуганова гына булса, быел узган фестивальдә исә Даккага Россиянең өч шәһәреннән кино төшерүчеләр кунак булып барды. Алар - Мәскәү халыкара кинофестивале вәкиле Евгения Тирдатова, Сочи халыкара кино фестиваленең программа директоры Нина Кочеляева һәм “Татаркино” матбугат хезмәте җитәкчесе Зөфәр Дәүләтшин.
Биредә очрашкан кино фестивале кунаклары – бер гаилә кебек, күптән дуслык җепләре белән бәйләнгән, бер-берсен яхшы белгән кешеләр. Дакка фестивалендә катнашкан күп кенә кино төшерүче командаларның Казанда булганнары бар. Әйтик, Казан фестивалендә жюрида утырган Иран кино белгечләре Алиреза Шахрохи һәм Зохра Замани.
Бангладешта XVIII Дакка халыкара кино фестивалендә Россия кинематографистлары төшергән 7 фильм катнашты. Әйтеп үтелгәненнән тыш, Елена Демидованың «Феномен Этигэлова. Загадка бурятского Ламы» документаль фильмы, Юрий Морозов төшергән «Данька» кыска метрлы драмасы, Владимир Битоковның «Глубокие реки» драмасы, Константин Лопушанскийның «Сквозь черное стекло», Павел Москвин төшергән «Пустота» һәм Сергей Батаевның «Старый вояка» кыска метрлы фильмнары Россия кинематографиясе данын яклап тәкъдим ителде.
--- |
Иң күп укылган
|