поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.06.2010 Сәясәт

БЕЗГӘ ТУП ТА ЭЛӘКМӘДЕ

Быелгы футбол беренчелеге элеккеләреннән нык аерыла. Африкада узганы өчен генә түгел, әлбәттә. Башта бар дөньяның игътибары вувузела һәм типкән якка очмый торган «джубулани» тупларында булса, хәзер бай командалар тирәсендәге бәхәсләрне күзәтәбез. Рәхәт, җәмәгать. Чөнки бу чемпионатта Россия катнашса, күпме чәч агартырга туры килер иде.

Чемпионатның ике атнасы төгәлләнде. Шушы вакыт эчендә төркемнәрдә ярышкан командалар үзара ике көчле команданы ачыкларга тырышты. Гаҗәп нәтиҗәләр бар. Әмма планета беренчелегенең тәүге матчларында күпчелек тамашачы игътибарын җыя алмый азапланды. Вувузеланың ни икәнен хәзер бөтен дөнья белә. Умарта күче тавышын чыгаручы Африка быргыларын ничек тыярга белмәделәр. Әмма ФИФА президенты Иозеф Блаттер вувузеланы җирле мәдәниятнең бер өлеше дип атады. Шуның белән бәхәсләр кимеде. Хәзер исә вувузеланың тавышы болай да сирәк ишетелә. «Кара» континент командалары, шул исәптән Көньяк Африка Республикасы (КАР) футболчылары да, төркемнән чыга алмады. Дрогба, Это’О, «Локомотив»та чыгыш ясаучы яртылаш татар Одемвингие, үзебезнең Сибайа киләсе уеннарны тамашачы буларак кына күзәтәчәк. Сүз уңаеннан, КАР командасы антирекорд белән истә калды. Моңарчы чемпионатны кабул иткән ил командалары даими рәвештә төркемнән чыгуга ирешә иде. Ә менә КАР булдыра алмады. Африканың бар өмете Гана футболчыларында. 

 

Кызганыч, әмма күпләр ни өчендер Африкадагы чемпионатның начар якларын гына телгә ала. Вувузела гына түгел икән футбол дошманы. Берәүләргә инде чемпионатка кадәр үк сынау узган «джубулани» ошамый. Яңа туп типкән якка очмый икән. Икенчеләр КАРны караклар иле буларак күрсәтергә тырыша. Африкада журналист, якташыбыз Тимур Сираҗиевның да эш төркеме һөҗүмгә дучар булган икән.

 

Әмма футбол кызган саен, бу проблемалар икенче планга күчте. Хәзер төп игътибар хөкемдарларда. Чыннан да, уенчыларны, кызыл утта «яндырып», футбол кырыннан куып чыгару очраклары һәр матчта диярлек була. Әмма плэй-оффта беренче планга барыбер уенчылар чыгачак.

 

Быелгы чемпионат телгә алынган кимчелекләр белән генә түгел, бай командаларның ярышны уңышсыз башлавы белән дә тарихка кереп калды инде. Аргентина белән Бразилия өметләрне аклады аклавын. Французлар күптән кайтып китте инде, Германия һәм Англия плэй-оффка көч-хәл белән эләктеләр. Менә шушы вакыйгаларны җанатар түгел, ә гади тамашачы буларак күзәтү җанга тынычлык өсти. Бу чемпионатка Россия эләккән булса, нәрсә эшләр идек? Безнекеләр планета беренче-легендә соңгы тапыр 2002 елда уйнады, Мәскәүдә нинди мәх-шәр купканын хәтерлисезме? Ә хәзер Франция футболындагы шау-шуны рәхәтләнеп күзәтәбез. 2004 елгы Европа беренчелегендә Мостовойның командадан куылуын исә бик азлар гына искә ала. Бездә дәүләт җитәкчеләре спортчыларны җиңүләрдән соң гына кабул итә. Ә менә Франция башлыгы Николя Саркози шушы көннәрдә футболчы Анри белән очрашырга тиеш иде. Аерманы сизәсезме? Бу команда үзе дә Ир-ландия капкасына бәхәсле туп кертеп кенә Африкага юллама алды. Анри белән Саркози шул хакта сөйләшерме, әллә тренер турындамы – мөһим түгел. Киләсе ярышта французлар барыбер яхшырак чыгыш ясаячак.

 

Ә менә безнекеләр 2014 елгы чемпионатка эләгерме? Анысын әйтеп булмый. Аның каравы Төньяк Кореяның Португалиягә 0:7 исәбе белән оттыруына авыз ерабыз. Аларны, илләренә кайткач, нинди җәзага тартырлар, янәсе? Ә үзебез бу дөнья чемпионатына бөтенләй эләкмәдек. Әле кайчан гына шул ук Португалиягә 1:7 исәбе белән җиңелүебезне искә алырга теләмибез. Һәм иң мөһим сорау: Россия Африкада Словениядән яхшырак чыгыш ясый алыр иде микән? Әллә «джубулани» безнекеләрнең иң зур дошманына әверелгән булыр идеме?

 

АКЧАДА МИКӘН ХИКМӘТ?

 

Быелгы чемпионатта чыгыш ясаучы футболчыларның гомуми бәясе 5 млрд 130 млн евроны тәшкил итә. Ә иң кыйммәт уенчы булып Аргентина вәкиле Лионель Месси санала. Аның трансфер бәясе 80 млн евро тора. Алманнарның transfermarkt.de сайты әнә шундый мәгълүмат китерә.

 

Хәзер берничә команданың бу акчаларны ни дәрәҗәдә аклавына күз салыйк. Акчада микән хикмәт? Иң кыйммәт команда испаннарныкы. Бу җыелмага эләккән футболчыларның гомуми бәясе 650 млн евро тирәсе. Димәк, һәр футболчы 28 млн евро тора дигән сүз. Командадан Хави (65 млн), Иньеста (60 млн), Фабрегас (55 млн) һәм Торрес (50 млн) исә чемпионаттагы иң кыйммәт 10 спортчы арасына керә. Ә Швейцария командасының гомуми бәясе испаннарныкыннан алты тапкыр очсызрак. Әмма Фернандес (5 млн) тарафын-нан Касильяс (32 млн) капкасына кертелгән туп аларга җиңү алып килде. Акчада түгел хикмәт!

 

Англия командасы икенче урында. Инглизләрнең гомуми бәясе 448,5 млн евро. Бу акчага егерме Төньяк Корея команда-сын сатып алырга мөмкин булыр иде. Фабио Капелло кулы астында уйнаучы Руни (53 млн) һәм Стивен Джерард (50 млн) чемпионатның иң кыйммәт 10 футболчысы арасына керә. Аның каравы бу уенчылар Алжирны да җиңә алмады. Ә бит Руни үзе генә дә Африка командасыннан (49,5 млн) кыйммәтрәк тора. Франция дә иң байлар исемлегендә. Тик 367,5 млн евролык французлар Уругвай (130 млн) белән тигез исәпкә уйнады, Мексикага (88 млн) җиңелергә мәҗбүр булды. Ә аннары, Көньяк Африка рес-публикасына оттырып, ярыштан бөтенләй төшеп калды. Акчада гына түгел икән хикмәт.

 

Ни гаҗәп, соңгы вакытта Бразилия (383,1 млн) уенчыларының бәяләре төшә башлады. Әмма талантны акча белән генә бәяләп булмый шул. Бразилия футболчылары беренчеләрдән булып плэй-оффка уздылар. Көньяк Корея, Яңа Зеландия һәм КАРны бергә кушсаң да, аларның бәяләре Мессидан (80 млн) очсызрак. Лионельны исәпкә алмаганда, Аргентина (347,3 млн) «йолдызлары»ның да бәяләре кайбер Европа илләрендәге футболчылар-ныкы кебек үк «кабартылмаган». Әмма алар да, ике уенда 6 очко туплап, чемпионатның хәлиткеч өлешенә уздылар. Акчада да бар икән хикмәт

 

«Акча капчыклары»н уйнатырлык тренерлар да кирәк бит әле. Хезмәт хакы мәсьәләсендә аларны «Интер»дан «Реал»га күчкән, дистә миллионнан артык акча алучы Жозе Моуриньо белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Тик дөнья чемпионатындагы остазларның да хезмәт хакы ачтан үләрлек түгел.

 

 

 

Команда

 

Гомуми бәя

(млн евро)

Иң кыйбат

уенчы

Бәя       (млн евро)

 

Тренер

 

Бәя       (млн евро)

 

А төркеме

 

КАР

 

24,3

 

Стивен Пиенар

 

8

 

Карлос Паррейра

 

1,2

 

Мексика

 

88

 

Андрес Гуардадо

 

12

 

Хавьер Агирре

 

1,2

 

Уругвай

 

130

 

Диего Форлан

 

22

 

Оскар Табарес

 

0,205

 

Франция

 

367

 

Франк Рибери

 

50

 

Раймон Доменек

 

0,56

 

В төркеме

 

К. Корея

 

44,3

 

Пак Чжи Сун

 

11,5

 

Чон-Му Хо

 

0,405

 

Греция

 

86,5

 

В.Торосидис

 

8

 

Отто Рехагель

 

0,75

 

Аргентина

 

347,3

 

Лионель Месcи

 

80

 

Диего Марадона

 

0,8

 

Нигерия

 

111,9

 

Джон Оби Микел

 

17

 

Амаду Шайбу

 

0,125

 

С төркеме

 

Англия

 

448

 

Уэйн Руни

 

53

 

Фабио Капелло

 

8,8

 

АКШ

 

52,6

 

Тим Ховард

 

9,5

 

Боб Бредли

 

0,275

 

Алжир

 

44,8

 

Мәҗит Мугерра

 

7

 

Рабах Саадан

 

0,245

 

Словения

 

43,3

 

С. Ханданович

 

9,5

 

Матьяж Кек

 

0,245

 

D төркеме

 

Сербия

 

188,4

 

Милош Красич

 

18

 

Радомир Антич

 

0,305

 

Гана

 

57,3

 

Салли Мунтари

 

13

 

Милован Раевац

 

0,365

 

Алмания

 

292,5

 

Марио Гомес

 

30

 

Йоахим Лев

 

2,5

 

Австралия

 

66,4

 

Тим Кэхилл

 

16

 

Пим Вербек

 

1,2

 

Е төркеме

 

Голландия

 

255,5

 

Уэсли Снейдер

 

29

 

Берт ван Марвейк

 

1,8

 

Дания

 

84,6

 

Симон Кьер

 

12

 

Мортен Ольсен

 

0,39

 

Япония

 

73

 

Ясухито Эндо

 

6,5

 

Такеси Окада

 

0,8

 

Камерун

 

145,1

 

Самуэль Это’О

 

40

 

Поль Ле Гуэн

 

0,65

 

F төркеме

 

Италия

 

319,5

 

Д.Де Росси

 

38

 

Марчелло Липпи

 

3

 

Парагвай

 

70,6

 

Оскар Кардосо

 

12,5

 

Херардо Мартино

 

0,245

 

Я.Зеландия

 

13,5

 

Райан Нельсон

 

3,5

 

Рики Хербертн

 

0,8

 

Словакия

 

77,8

 

Марек Гамшек

 

24

 

Владимир Вайсс

 

0,215

 

G төркеме

 

Кот-д’Ивуар

 

162,2

 

Дидье Дрогба

 

38

 

Вахид Халилходжич

 

0,505

 

Португалия

 

285,4

 

К.Роналду

 

75

 

Карлуш Кейруш

 

1,35

 

Бразилия

 

383,1

 

Кака

 

50

 

Карлос Дунга

 

0,8

 

Т.Корея

 

9,7

 

Чон Тхэ Се

 

2,5

 

Чон Хон Ким

 

0,17

 

H төркеме

 

Гондурас

 

45,8

 

Уилсон Паласиос

 

16

 

Рейнальдо Руеда

 

0,24

 

Чили

 

79

 

Умберто Суасо

 

10

 

Марсело Бьельса

 

0,575

 

Испания

 

650

 

Хави

 

65

 

Висенте Дель Боске

 

1,5

 

Швейцария

 

105,2

 

Диего Бнальо

 

10

 

Оттмар Хитцфельд

 

1,75

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»