поиск новостей
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.11 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.11 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Ноябрь
  • Зөлфәт Зиннуров - шоумен
  • Илсур Айнатуллов - җырчы
  • Хәбир Ибраһим - язучы
  • Наил Ишмөхәммәтов - журналист
  • Алинә Сидеева - актриса
  • Шамил Апанаев - рәссам
  • Фәрит Сәйфелмөлеков (1930-2016) - язучы
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
Архив
 
05.06.2008 Авыл

ЯНШЫКТА ЗУР ӨМӘ

9, 17 һәм 24 май көннәрне Яншык авылында зиратны яңарту өмәсе булды. Иске койманы сүтеп яңасын кую, яңа капкалар утырту, аларны буяу шактый чыгымлы һәм мәшәкатьле эш. Аны бергәләп оешып кына башкарып чыгып була иде. Һәм авылдашлар берләште.

24 май көнне өмәгә утыздан артык кеше җыелды. Көне болытлап тормаса, әле тагын да күбрәк булыр идек. Тик Казаннан кайтучылар әз иде бу юлы. Чөнки яңгыр явып китсә, авылга керә алмаячагыңны, керсәң чыга алмаячагыңны алар яхшы белә. Яншыкка юньле рәтле юл юк. Шушы көннәрдә үзенең вазыйфаларыннан азат ителгән район башлыгы Евгений Лылов 2007 елда авылга асфальт җәеләчәк дип ышандырган иде. Аның бу сүзләре матбугатта да басылды. Тик башлык сүзендә тормады. Хәер, бу гына түгел, тулаем алганда Балык Бистәсе бар күрсәткечләр буенча да республикада иң соңгы урыннарда сөйрәлә бирә. Лылов, һичшиксез, оста эшмәкәр һәм фермер, үзенең байлыгын нульдән туплаган кеше, әмма районны күтәрә алмады. Әллә күтәрергә бирмәделәр. Шушы көннәрдә Балык Бистәсенә яңа глава килде. Илһам Вәлиевка район халкы зур өметләр баглый, чөнки аны беләләр. Ул чыгышы белән Югары Тегермәнлек авылыннан, соңгы елларда Аксубай хакимият башлыгы булып, шушы районны күп кенә күрсәткечләр буенча алга җибәргән кеше. Хәзер яншыклыларның бөтен өметләре – асфальтлы булу. Россия вице-премьеры Сергей Ивановның “юллар салуга сарыф ителгән бер сум акча – тагын 3 сумлык инвестиция җәлеп итә” дип әйткәне бар иде. Кызганыч, районның элеккеге түрәләре моны аңламады: авылда эш юк, халык кача. “Юл газабы – гүр газабы” дигән гыйбарә Яншык өчен 50 ел элек ничек булган, бүген дә шулай ук актуаль. Районнарны берсе белән кушып, берсе белән аерган чорларда яншыклылар сырхауханәгә Питрәчкә йөрергә мәҗбүр булганнар. Башта су юлы белән Казанга киләләр, аннары Питрәчкә. Нинди урау юл икәнен күрү өчен картаны ачып карагыз. Элеккеге заманнар кайта бугай: Балык Бистәсенең шактый оешмаларын кайсын Сабага, кайсын Лаешка, кайсын Чистайга күчереп бетерделәр. Бу районның артка тәгәрәүнең беренче билгесе.

Сүзем зират коймасын тергезү хакында иде бит. Яншыклылар бу эшне үз хисапларына башкарды. Дәүләтнең бер тиене дә юк монда. Инде койманы буяганда, әллә асфальтны да үзебезгә җыелышып салдырырга инде дип тә шаярдылар. Дәүләтне көтсәң! Алайса, мөхтәрәм түрәләр ни өчен кирәк? Еллык хисапларда матур саннар иҗат итеп, кыйммәтле машиналарда йөрү өчен генәме? Гадәттә, авылның мөшкел хәле турында берәр түрәне сораштырсалар, “бездә халык ялкау, саран, эчкече шул” дип аклана. Мондый интервьюларны басма матбугатта да, телевидениедә дә күреп торабыз. Шушы урында әлеге фотога күз салуыгызны сорыйм. Ул 24 май көнне төшерелде: 8 градус җылы (салкын дип әйтә яздым), җил котыра, көнозын яңгыр сибәли. Яншык халкын берәү дә бу өмәгә чыгарга мәҗбүр итмәде. Үзләре теләп чыктылар. Бу халыкны ялкау дип әйтеп буламы? Һәр районда, туган нигезендә эш тапмыйчы калага барып яки вахта белән җир читенә китеп эшләүчеләр бар. Алармы ялкау? Шуңа күрә, телевизордан берәр зур корсаклы абзыйның “бездә халык ялкау шул” дип сөйләп торганын күрсәгез, икенче каналга күчерегез. Юк сүз бу! Халыкны аны оештырасы гына, кызыксындырасы гына бар.

Әйткәнемчә, коймага акчаны да халык үзе җыйды. Кем күпме булдыра: кем 500 сум, кем 3000. Барысы да хисапта, бер генә тиен дә янга калмады. Бар “бухгалтерияне” авылның www.yanshyk.ru сайтында күрергә була. Шушында ук кем күпме акча керткәне дә язылган, өмәдән фотоотчет та бар. Дөрес, 50-60 хуҗалыклы авылда интернетка керүчеләр юк. Аның каравы, шәһәргә киткән авылдашлар, аларның балалары һәм оныклары виртуаль пәрәвездә элемтәне өзми. Өмәне оештыруда да сайтның файдасы булды. Шуннан белеп, 9 май көнне зиратка Казаннан шактый кеше кайткан иде. Әлеге дә баягы көн матур, юллар ачык иде шул ул көнне. Шунысы шаккатыргыч, авыл хуҗалыгы советыннан өмәгә ярдәм итү түгел, хәтта хәлне белеп китүче дә булмады.

Матбугатта берәр авыл турында чыккан язмадан соң, гадәттә, җирле халык белән “аңлату-агарту” эше булып ала. Кем әйткән? Кайчан әйткән? Ни өчен әйткән? Шуңа күрә, алдан ук кисәтеп куям, бу язмам чыгу турында авыл халкы хәбәрдар түгел. Әгәр әйтәсе сүзегез бар икән, үземә чылтыратыгыз, алай түгел болай ул дип аңлатыгыз. Кем әйтмешли, телефоным редакциядә.


Данил СӘФӘРОВ
Татарстан яшьләре
№ 69 | 05.06.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы