|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2020 Җәмгыять
“Әни, мин сине югалттым!”Гаиләдә бала туу — Аллаһы Тәгалә биргән иң-иң кадерле бүләк. Аллага шөкер, безнең гаиләгә дә шундый ике бүләк насыйп булды. Ике улыбыз — ике шатлыгыбыз. Кыз балалардан аермалы буларак, малайлар үскәндә аеруча шук булалар. Безнекеләрнең дә көлдергән дә, борчуга да салган шуклыклары җитәрлек булды. Бер елны 5 яшьлек улыбыз Алмазны җәй башында ук авылга кайтарып куйдык. Печән өстендә, әти-әниләргә булышырга дип, үзебез дә кайттык. “Бүген колхоз хезмәт көненә печән бирә, төяп алып кайтырга кирәк”, — диде әти. Машина кичкә таба гына булды. Печән җире күрше авыл басуында ук икән, шуңа күрә, улыбыз бик ялынып сораса да, үзебез белән алмадык, әбисе белән өй саклап калды.
Печәнне җыеп машинага төяп бетергәнче караңгы төшә башлады. Ике авыл арасында юл начар булгач, печән төягән машина хуҗасы трассадан кайтырга булды. Мин машинага утырдым. Әтием белән ирем мотоциклда утырып туры юлдан киттеләр. Машинада кайтып барганда күзем юл кырыеннан баручы бер кечкенә малайга төште. “Туктат машинаңны, юл кырыенда бала басып калды!” — дип кычкырып җибәрдем. “Күзегезгә күренгәндер, төнгә каршы олы юл буенда нинди бала йөрсен”, — дия-дия, шофер егет машинасын артка чигерде.
Ана йөрәге алдаламаган шул: юл кырыеннан әкрен генә атлап кайтып баручы балакай минем улым иде. “Әни, мин сине югалттым”, — дип кочагыма ташланган, шатлыгыннан елап җибәргән сабыемны кабинага күтәреп утырттым. Без бик озак кайтмагач, эзләргә чыккан икән. Ни өчен бакча артындагы инеш аркылы чыгып, тауга менеп эзләгән — шуны хәзер дә аңлый алмыйм. Тау башыннан зур трасса үтә, ике ягында полоса булып нарат агачлары сузылып киткән, якын-тирәдә авыллар да юк. “Мин тауга менгәч зур эт күрдем, печән җирен тапмагач, таудан кире төшәргә курыктым. Бу юлдан әтием белән авылга кайткан бар минем”, — ди балакаем. Тик менә караңгыда 2-3 чакрым юлны ничек кайтырга уйлагандыр. “Машина утыртса мин тиз кайта идем, узалар да китәләр, берсе дә туктамый”, — дип акланган була бит әле үзенчә.
Өйгә кайткач, шулай чыгып киткән өчен малайны бераз әрләп алдым да, печән өяргә чыгып киттем. Эшне бетереп керсәк, бала өйдә юк! Ашау кайгысы онытылды, барыбыз да малайны эзлибез. Ирем мине орыша, баланы тиргәргә ярамый, куркып чыгып киткәндер ди. Инде эзләмәгән җир калмады, өй-абзар тирәләрен, су буйларын карадык. Шунда мин баскыч төбендә сабыемның аяк киемен күреп алдым. Димәк, улыбыз өйдә булырга тиеш. 3-4 кеше өйнең астын-өскә китердек. Безнең тавышка үзе торып чыкмаса, белмим кайдан эзләгән булыр идек. Баксаң, бала тагын ачуланырлар дип куркып, залдагы өстәл кырыендагы ян-яклап терәтеп куелган урындыклар өстенә менеп качкан да, йоклап та киткән икән. Өстәлгә ашъяулык ябылган, ә урындыкларны тартып карарга беребезнең дә башына килмәде. Әнине югалттым дип бик нык тетрәнү кичергән, арган-талчыккан нарасыйның тирән йокыга талганына гаҗәпләнәсе юк. Сабыен тынычландырып, иркәләп-сөеп йомшак урынына сала белмәгән, дөнья мәшәкате белән баланың иң кадерле бүләк икәнен оныткан яшь әнигә Аллаһы Тәгаләнең беренче биргән сынавы әнә шундый булды.
Мине куркуга салган икенче очрак шулай ук туган авылымда, улыма 8-9 яшьләр тирәсендә булды. Керфек-кашлары көйгән, бите пешкән баламны күреп акылдан язам дип торам. Газ тутырылган ниндидер кечкенә баллон тапкан да, учак ягып, шуның шартлаганын карап торырга исәпләгән икән. “Атуын ерактан аттым, ник озак шартламый икән дип учак янына килүем булды, баллон шартлады”, — ди балакаем. Кыскасы, бик нык курыккан, пешкән малай кеше-кара күргәнче дип өйгә сыпырткан. Ләкин ярты юлга җиткәч башына уй килгән моның: башта битне көзгедән карарга кирәк, аннары гына өйгә кайтырга. Ферма янында ватылып калган тракторның кабинасында көзге күргәнен исенә төшереп, шунда барган. Кыяфәтен күргәч, урам буйлап кайтырга шүрләгән, бакча артлатып кайтып барганда, гөнаһ шомлыгына, күрше хатыны очраган. “Кайда шулай каты пештең?” — дип сораган күрше апасы. Утта пешкәнне ничек әйтергә дип кайгырып кайткан малайның башына тиз генә тагын бер уй килгән. Ә нигә әле ут белән түгел, су белән пештем димәскә? Егылып пычрандым да, фермада битне юмакчы булып кайнар су кранын ачкан идем, аннан пар чыгып битне пешерде”, — дигән җавапка күрше апасы ышанган, әлбәттә. Безне дә шулай дип ышандырып ятучы малайга су белән пешкәндә каш-керфек янмый дип аңлатырга туры килде. Шуннан соң гына дөресен сөйләп бирде тиктормас малаебыз.
Кече улыбыз Булат бик шук түгел иде, ләкин тыныч бала булса да, анысы да безне куркуга салгалады. Йортыбыз Идел елгасы ярында ук урнашкан. Бик еш кына балалар су буенда уйныйлар. Бервакыт, йөрәгем тынычсызланып, елга буена төшсәм, берсеннән-берсе кечкенә 4-5 бала агач көймәгә төялгәннәр дә, яр буеннан йөзеп китеп баралар. Суга йөгереп кереп, көймәне ярга сөйрәп чыгарырга көчне каян тапканмындыр. Көймәнең тишек икәнен дә белгәч, Аллаһы Тәгаләгә тагын бер кат рәхмәт укыдым. Ярый әле, саклаучы фәрештәләрен җибәреп, Идел буйлап сәяхәт итәргә ниятләгән “нәни Робинзоннар” турында күңелемә хәбәрне вакытында салган.
Икенче юлы, өченче класста укыган чагы дип хәтердә калган, малаебыз боз өстендә уйнап йөргәндә билдән су астына төшеп киткән. Бәхетенә, ярдан ерак булмаган, тирәнгәрәк керсә чыга да алмаган булыр иде. Бозланып каткан киемнәре белән йөгереп өйгә үзе кайтып кергән, без ул вакытта эштән дә кайтып өлгермәгән идек әле.
Безнең малайлар үскән 90нчы елларда шәһәр урамнары тыныч түгел иде. Ул заманнарда һәрбер ана уллары өчен калтырап яшәгәндер. Аллага шөкер, ул чорны да исән-имин үтеп киттек. Инде улларыбызны олы юлга чыгарып, акрын гына гомер көзенә кереп барышыбыз. Һәрбер ата-анага да Аллаһының ризалыгын алып, тапкан малларының бәрәкәтен, баккан балаларының рәхәтен күреп яшәргә насыйп булса иде!
Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА, Казан |
Иң күп укылган
|