поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2020 Язмыш

"Шулкадәр зур кайгыны күтәрергә минем мәчеткә йөрүем генә коткарды..."

Соңгы арада кайнам төшемә кергәне юк. Аның белән бит хәзер төштә генә очрашабыз. Бу якты дөньядан киткәненә дә быел тугыз ел була...

Гомере кыска булды газиз кайнамның. 70 яше дә тулмаган иде. И, яшәтәсе килә иде дә бит, тәкъдирне без язмыйбыз... Һәр кешенең Җирдәге ризыгы санап куелган...
 
Ниһаять, кайнам төшемә керде. Имеш, урамда басып торабыз. Ихатага кереп булмый, кар баскан. Урам капкасы да ачылмый... Карыйм, өйдә ут янып калган икән. Өй ишеге дә ачык, лабаса. “Әнкәй, без китәргә чыктык бит, кире кермим, бар инде зинһар, утны сүндереп, ишекне бикләп чык”, - димен. Кайнам бер сүз дә дәшми кереп китте. Урамдагы тәрәзәдән карап торам, кайнам бәләкәй якка керде дә, өстәлдән күчтәнәчләр алып безгә төйни башлады. Мин түзмәдем, өйгә кердем. Кайнам башына минем яулыкны бәйләгән, үзе шундый моңсу, боек, башын аска игән. “Әйдә, әнкәй, безнең белән”, – димен. “Бездә торырсың, кыен була башласа, Алсуларга керерсең”. (Алсу- олы килендәш, зур улының хатыны). “Нәрсә генә эшләп торам инде сездә?” – ди кайнам. “Сөйләшеп утырырбыз, сине туйганчы күрә дә алганыбыз юк. Ашык-пошык кайтабыз да китәбез, Яңа елны да бергә каршыларбыз, без кайтуга тәмле коймакларыңны пешерерсең, мин көн дә эштән соң кайтам”, - димен. Кайнам шатланып китте, йөзе балкып китте, ярар, алайса, әйдәгез, дип ризалашты...
 
Уянгач, төшем тәэсирендә тора алмый, кайнамның әйткән һәр сүзен, йөз чалымнарын искә төшереп  яттым.
 
Кайнамның язмышы җиңел булмаган. Унике кыз арасында үскән бердәнбер малайга кияүгә чыга ул. Кайнатабыз белән өч малай тәрбияләп үстерәләр. Гомерләре буе колхозда хезмәт итә, кул белән сыерлар сава.
 
Олыгайгач төнлә торып кулларын уып утыра иде. Салкын су белән флягалар юуу үзенекен иткән күрәсең... Кайната белән ял көннәрендә безнең авылга кайтуны бәйрәм кебек көтеп торалар иде. Икесе дә бик ихлас, гади кешеләр булдылар. Тормыш авыр булуга бер дә зарланмый, һәрвакыт булганына шөкер итеп яши белделәр. Аларның йортында һәрвакыт кунаклар була иде. Кайнанабыз кунакларны хөрмәтләп каршы ала белде, безне дә шуңа өйрәтте.
 
Кайнам үләргә ярты ел калгач (без аның үләсен һич кенә дә алдан сизмәдек) мәчеткә йөри башладым. Дәресләрдә укытучыны тыңлап утыру йөрәгемә, күңелемә, кальбемә шулкадәр хозурлык, тынычлык бирә иде. Кайнам үлгәннән соң шулкадәр зур кайгыны күтәрергә минем мәчеткә йөрүем генә коткарды...
 
Кайнаны югалту барыбыз өчен дә чын дәрәҗәсендә зур югалту булды. Иртән эшкә баргач кул үзеннән-үзе телефонга сузыла, “Әнкәй, ничек хәлләрең?” – дип сорыйсы килә...
 
Иремнең туган йортын ташламыйбыз, без әле дә кайтып йөрибез. Тик безне бикле капка, бикле ишекләр каршы ала. Һәр почмак кайна белән кайнатаны хәтерләтә. Баскычка барып життем дигәндә генә, кырмыскалар оясын күреп, туктап калдым. Әнә бит ничек мәш киләләр! Өебез ныграк, зуррак булсын диптер инде, тырышып эшлиләр. Кайчандыр безнең йорт та шушы кырмыска оясын хәтерләтә иде бит. Без йөргән ишегалдында шушы бөҗәкләрдән башка җан иясе булмас дип ул вакытта күз алдына да килмәде шул...
 
Буш йортның тәрәзәләре: "Нигә туган оягызны ташлап чыгып киттегез?" - дип, шелтә белән карыйлар сыман тоела. Язмыш юллары алып чыгып китте шул безне. Бүген дөнья мәшәкатьләре аркасында туганнар белән аралашырга да вакыт табып булмый. Бер каннан, бер жаннан булган туганнар, бер-берегездән ераклашмагыз, бердәм булып яшәгез! Туган йортка сукмак өзелмәсен, анда кырмыскалар гына хуҗа булып калмасын иде...          
 
Автор : Әсәдуллина Эльвира

---
Өмет
№ --- | 24.01.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»