|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2020 Мәдәният
ASYL. Non-stop. Кариев театрында пьесаларны блогерлар белән укыйларБалалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы җиңүчеләренең пьесаларын уку 13нче февральгә билгеләнде. Актерлар белән бергә анда Казанның танылган блогерлары һәм медиа шәхесләре дә катнашачак. Шулай ук чарада җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак.
⠀
2019 елда конкурс беренче тапкыр уздырылды, анда чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 174 автор катнашты.
Лауреатларның пьесаларын театр сайтында укырга мөмкин, шулай ук алар җыентык буларак та дөнья күрәчәк.
⠀
Чара Кариев театрының Кече залында 18:00 сәгатьтә уза. Рәхим итегез!
⠀
Тулырак мәгълүмат: https://karievteatr.ru/projects/asyl
--- |
Иң күп укылган
|