|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2020 Шоу-бизнес
Җырчы Дилия Әхмәтшинаның югалган әтисен полиция һәм волонтерлар эзлиҖырчы Дилия Әхмәтшинаның югалган әтисен полиция һәм волонтерлар эзли. Ижауда яшәүче Фәрит Әхмәтшинны соңгы тапкыр 17 гыйнвар кичендә күргәннәр. «Ул үзе генә гомер итә. 17 гыйнвар киченнән бирле телефоны сүнгән, соңгы тапкыр аны Ижауда эш урынында күргәннәр», — дип сөйләгән «Татар-информ»га Дилия Әхмәтшина.
Җырчы, әтисен табуда ярдәм итүне сорап, башта Инстаграмда язды. Хәзер инде эзләүгә тикшерү төркеме һәм югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүчеләр дә кушылган.
«Әти командировкалар буенча еш кына Татарстанга, Мәскәүгә йөри иде. Юрталар төзеде, кымыз һәм ит сату белән шөгыльләнде. Ул иҗади шәхес – җырлар яза, татар телен һәм тарихын саклап калу өчен күп көч куя, әле сәламәтлеге дә Аллага шөкер иде», — диде ул.
Әхмәтшин Фәрит Мансурович 1960 елгы, буе уртача, ябык, кара ботинкалар һәм джинсы, куе зәңгәр куртка, каралы-сорылы башлык кигән булган. Ижауның Азин урамы, 1 йортындагы бинадан чыкканнан соң кая киткәне билгесез. Бу кеше турында мәгълүматы булучыларның 02 номерына яки эзтабарлар отрядына 8 951-195-29-71 номерына шалтыратуы сорала.
--- |
Иң күп укылган
|