поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.01.2020 Ана теле

Синтаксик бөтен (микротекст) сөйләмдә үзен ничек “хис итә”. Безгә тугры хезмәт итәме, ә без аны төпле беләбезме?

Сөйләм максатында сайлап алынган синтаксик бөтеннең беренче чиратта кайсы сыйфатына өстенлек бирелә? Сөйләмең аңлаешлы, ачык, үтемле, тәэсирле, аһәңле булсын өчен һәр синтаксик бөтен барлык сыйфатлары ягыннан да сөйләмнең мотивларына тәңгәл, сөйләмнең шушы төренә муафыйк камил булырга тиеш.

Беренче чиратта ул – бәйләү чарасы. Өстәвенә әле ике яклы бәйләү чарасы. Иң башта синтаксик бөтен эчендәге җөмләләр үзара ничек бәйләнгән, сөйләм оештыру кагыйдә-закончалыкларына җавап бирәме? Икенчедән, синтаксик бөтеннәр бер-берсенә ничек бәйләнә, бу бәйләнеш хәбәрләмә бөтенлегенә, тәмамланганлыгына  һәм башка сыйфатларына тулысынча җавап бирәме?
   
Бу нигезләмәләрне иң гади төзелешле бер синтаксик бөтен мисалында күзаллап багыйк әле. Менә район газетында мондый хәбәр басылган. Ул бер хәбәрләмәдән гыйбарәт. Ул ике җөмләдән торган бер синтаксик бөтен белән белдерелә: “10 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты “Корбан бәйрәме билгеләү турында” Указга кул куйды. Әлеге указ нигезендә киләсе елда 20 гыйнвар – Корбан бәйрәме ял көне булачак”.
   
Җөмләләр нинди чара, ысул белән бәйләнгән? Беренче җөмләдәге Указ сүзе икенче җөмләдә дә кабатланган. Мондый синтаксик бөтен чылбырлы бәйләгечле синтаксик бөтен дип, ә бәйләгече кабатлаулы бәйләгеч дип атала. Бу очракта төп төшенчә лексема ике тапкыр кабатланган: указ сүзе белән һәм әлеге алмашлыгы белән. Әйе, монысы да закончалыклы алым – татар телендә алмашлыклар – иң актив бәйләгечләрдән. Аларның һәр төрле грамматик формасы (ул, бу, шул, теге, анда, монда, шундый, тегенди һ.б.) күптөрле төшенчәне (объект, субъект, урын, вакыт, сыйфат, рәвеш, төрле-төрле мөнәсәбәт төсмерләре һ.б.) белдергән лексик чараларны кабатлап, фикерне фикергә бәйлиләр.
   
Шул ук вакытта алмашлыкларны бәйләү чарасы буларак урынсыз куллану да очрап тора. Аеруча аларны кирәкмәгәнгә кабатлау, ягъни тавтология еш очрый. Менә бу мисалда да ике кимчелеккә юл куелган. Беренчедән, Указ сүзе, икенче җөмләдә беренче тапкыр кабатланганга әлеге алмашлыгы урынына бу алмашлыгы тиеш иде. Икенчедән, Указ сүзе кабатлангач, гомумән дә аны алмашлык белән көчәйтү ихтыяҗы юк иде. Инде алмашлык белән кабатларга хәл ителгән  очракта Указ сүзен кабатлау кирәкми иде. “...Указга кул куелды. Аның нигезендә...” дип китәргә иде.
   
Уйлый калсаң, бу очракта мондый гади кабатлауның да кирәге юк бит. Нинди указда, хәтта кайда дигән сорау да үзеннән-үзе, ягъни эчтәлектән, мантыйклы фикер агышыннан аңлашыла, өстәмә белән ачыклауның һич кирәге юк. Факт: “10 июньдә Татарстан Республикасы Президенты “Корбан бәйрәмен уздыру көнен билгеләү турында Указга кул куйды. Киләсе елда 20 гыйнвар – Корбан бәйрәме ял көне булачак”. Ап-ачык, бернинди сорау тумаган.
 
Синтаксик бөтенне грамматик категория буларак тасвирлый торган төп ачык билге – ул да булса, аны ниндидер өлешләрдән “бөтенгә” әверелдергән бәйләгеч чара. Синтаксик бөтеннәрне классификацияләүнең нигезендә шул бәйләгечләр ятарга тиеш тә. Мәктәптә исә аны өйрәнү, хәтта ятлау бурычы куелырга тиеш. Гамәли кирәклеге нидән гыйбарәтме? Мондый сорауның урынсыз икәнен әйтеп тә торасы юктыр. Җөмләне җөмләгә бәйләү чарасын белү ул сүзне сүзгә бәйләү чараларын белүдән дә әһәмиятлерәк. Татар: “сүзне сүзгә тоташтырсаң, ип булыр...” ди. Фикерне фикергә бәйли белмәүне халык аңгыралыкка саный, ике агачлы урманда адашып йөри, дип, андый кешедән көлә.
   
Чыннан да, гади генә бәйләү чараларын белү дә безгә сөйләм оештырганда “э-э-э” дип мөңрәп торудан, “ничек әйтергә?” дип югалып калудан, “бүгенгесе көнне”, “быелгысы елда”, ”тагын бер тапкыр кабатлыйбыз”, “һәм инде” дип өзлексез тәкърарлап тору кебек тавтологиядән, сөйләмне сикәлтәле, кытыршы итүгә китергән артык конструкцияләрдән коткарыр иде.
   
Синтаксик бөтен эчендәге җөмләләр үзара берничә төрле чара (алым) белән бәйләнә. Инде чылбырлы бәйләгечле бөтеннәрне мисалга китергән идек. Хәзер аларны санап кына китик. Кабатлаулы бәйләгечләр. Нинди берәмлек кабатланып ике-өч җөмлә үзара бәйләнеп, синтаксик бөтен хасыйл була?
   – лексик чара үзгәртелмичә кабатлана: Врачлар Булатның гомере өчен үзләрен аямыйча көрәшәләр. Көрәшәләр һәм җиңәләр;
   – лексик чара грамматик үзгәртелеп кабатлана: Ул өйдә укып ята. Ята-ята да, торып, тагын институтка китә;
   – лексик чараның фонетик, диалектологик һәм башка вариантлары кабатлана: Әткәй! Яуларны гизеп, дошманны җиңеп, исән-сау йөреп кайткан әткәй. Сугыштан соңгы чор әтиләре тап төшермәгез бу исемгә!
   – лексик чара алмашлыклар, мөнәсәбәтле сүзләр һәм башка чаралар белән көчәйтелеп кабатлана: Чыннан да, бала сәләтенең чиге юк. Иң мөһиме, шул сәләтне ачарга һәм файдаланырга, тормышта кулланырга кирәк;
   – лексик чаралар синоним рәвешендә кабатлана. Абсолют һәм контекстуаль синонимнар рәвешендә: Председатель усал сөйләде. Хуҗага ярарга тырышып, бригадиры да очынып-очынып ябышты;
   – лексик чаралар күчерелмә мәгънә рәвешендә (метафора, метонимия, чагыштыру) рәвешендә кабатлана: Нихәл итмәк кирәк, Рәсәй бит бу! “Балчык аяклы гигант”ның һаман да шул үзен-үзе замана кушканча идарә итәргә сәләтсезлегенең бәласе;
   – лексик чара үзенең капма-каршы (антоним) мәгънәсендә кабатлана: Бу – безнең илнең, системабызның казанышы, ул казанышлар безнең белән, һәм алар  турында көн саен кабатлап торырга кирәкми дип уйлау дөрес түгел, кирәк. Бик тә кирәк!
   Менә бу соңгы өч чара: синоним, күчерелмә мәгънәле берәмлекләр һәм антоним чараларның кабатлануы гади генә кабатлау түгел, болар инде иҗади алым, монда бүтән кеше бәйләгечләрен кабатлый алмыйсың. Һәр иҗади бәйләгечнең үз максаты була. Әйтик, синоним бәйләгеч ярдәмендә: алдагы фикергә карата мөнәсәбәт белдерелә; бәя бирелгән комментар, өстәмә әйтелә; фикерне сыгылмалы итә, бертонлылыкка китергән кабатлаулардан котылырга мөмкинлек бирә; публицистик әсәрдә синонимнар бәяләү характерында була.
   
Гомумән дә, сөйләмдә мәгънә ягыннан, кем әйтмешли, “чип-чиста” кабатланган бәйләгеч кулланылмый да диярлек. Ник дигәндә, фикер чылбыры бит ул бер-берсенә мәгънәви үзгәреш кертә торган буыннардан тора. Яңа буын – мәгълүмәт, хис өстәү, фикерне үстерү, ягъни актуальләштерү чарасы. Шулай булгач, нәкъ бер төрле кабатланган бәйләгечләрне эзләү, аларны төркемләргә омтылу формаль шөгыль булыр иде. Һәркем, сөйләм мотивына бәйле рәвештә, үз алымын таба ала.
   
Чылбырлы бәйләгечле синтаксик бөтеннәрне барлауны дәвам иттерик. Татар сөйләмендә мөнәсәбәтле лексик берәмлекле бәйләгечләр актив кулланыла. Аларның менә мондыйлары игътибарга лаек:
   – каршы кую мөнәсәбәтендәге бәйләгечләр (элек – хәзер, ул – бу, анысы – тегесе, кайтканда – киткәндә, алганда – биргәндә, көньякта – төньякта һ.б.): Элек авылга кайтыр идең, ул елгада балыгы дисеңме, ул болында җир җиләге дисеңме, урманында җиләк-гөмбәсе... Хәзе-е-ер! Суы – тубыктан...;
   – бер-бар артлы, эзлекле мөнәсәбәттәге бәйләгечләр (элек – соңыннан, башта – аннары, иртә – кичен, кышын – язын – көзен, беренчедән – икенчедән – өченчедән, мин – син – ул һ.б.): Хат кыска иде. Башта, билгеле, Азатны котлаган. Аннары – чакыруы өчен рәхмәт әйткән; Элек кара каргалар мәж килде... аннары һөдһөдләр, аларга ияреп чәберчекләр дәррәү купты... ;
   – чиратлашу мөнәсәбәтендәге бәйләгечләр (әле ул – әле бу; ире –хатыны; укучы – укытучы; сатучы – сатып алучы; бала – ана һ.б.): Аның сорарын Җәмилә көтеп йөри иде инде. Җавабын да әзерләп куйган иде. 
   Лексик чаралы бәйләгечләрнең аналитик характердагылары да еш очрый, алар гадәттә ялгызак мөнәсәбәтле сүзләрдән гыйбарәт: Инде шунысын да әйтергә кирәк; эш шунда ки; аерма шунда гына; шулай булгач һ.б.
   
Шәхси мөнәсәбәтне белдергән чаралы бәйләгечләр ничектер дәлилле, ышанычлы кебек тоела. Алар берничә төрле:
   – тулы мәгънәле сүз төркемнәре белән белдерелгән мөнәсәбәтле бәйләгечләр: Ул да булмый; көтмәгәндә; кинәт; алай гынамы; әйтсәм әйтим; кем әйтмешли һ.б.
   
Мөстәкыйль фикер йөртүче, сүзен сүз итәргә күнеккән, бәхәсләшергә яраткан кешеләр сөйләмендә мондый бәйләгечләр үзенчәлекле, шәхеслеге белән дә аерылып тора ала. Кызык өчен үзегезнең сөйләмегезне (язмаларыгызны, чыгыш, хатларыгызны һ.б.) анализлап карагыз әле, нинди мөнәсәбәтле сүзләрне ешрак кулланасыз икән; бүтәннәрнең сөйләменнән дә үзенчәлекле мисалларны  барлагыз.
   
Шәхси мөнәсәбәтне белдергән андый бәйләгечләр тулы мәгънәле сүз төркемнәре белән генә чикләнмичә хәбәрлек, мөнәсәбәтле, кереш, эндәш һ.б. берәмлекләр белән дә белдерелүе ихтимал: ниһаять, димәк, әйе, ахры, башлыча, янәсе, имеш, гүя, мәсәлән, бәс, ичмасам, ди, ягъни, өстәвенә, хәер, әйтик, әйтергә кирәк һ.б.
   
Алай гына да түгел, мөстәкыйль саналмаган, ярдәмче дип аталган берәмлекләр дә бәйләгеч чара булып хезмәт итә ала, аларны теркәгечле бәйләгечләргә (тезүле теркәгечләр: һәм, тагын, янә, ни һ.б.; ияртүле теркәгечләр: чөнки, гүя, әгәр, әйтерсең, ул да түгел һ.б.; каршылык теркәгечләре: ләкин, тик, бары, ә, бәлки, мәгәр һ.б), шулай ук кисәкчәле бәйләгечләр: да-дә, та-тә һ.б. М.Мәһиевнең бер әсәрендә бер кыз соң гына килгән егеткә болай ди: –Син дә килдең мени?  Гап-гади дә кисәкчәсе, мәгънәсе ап-ачык белдерелмәсә дә киная сыйфатында да бик тулы мәгънә ачып бирә алган.
   
Бәйләүче чара буларак кушымчалар да бик әһәмиятле дигән закончалык берникадәр сәер дә, шул ук вакытта татар теленең агглютинативлык үзенчәлекләрен дә ачып бирә. Ялганмалык законы актив хәрәкәттә булганга, анда кушымча сөйләмнең күпчелек функцияләрен гамәлгә ашыруда катнаша да. Димәк ки, кушымчалы бәйләгечләр татар синтаксик бөтенендә төп чараларның берсе санала. Берничә генә мисал: зат кушымчалы бәйләгечләр: Сәрия белән бергә уйнап үстек. Бер кашыктан ашадык. Кулга-кул тотынышып бергә мәктәпкә йөрдек. Килеш кушымчалы, тартым кушымчалы бәйләгечләр дә актив кулланыла. Мисалларны күплек кушымчалы бәйләгечләр белән очлыйк: Тройкага утырып китәләр болар. Озак кына баргач, керәләр кара урманга. Урман белән барып, көн караңгылангач, кунарга туктыйлар.
   
Без әле грамматик-морфологик һәм лексик чараларның бәйләгеч булып ничек хезмәт итүен күзәттек. Ә синтаксик чаралар синтаксик бөтендә бәйләгеч була аламы? дигән сорауга да уңай җавап бирәбез. Хәер, бу тезиска тәфсиллерәк тукталу зарурдыр.
                                               Илдар Низамов,
                               филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 23.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»