поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.01.2020 Язмыш

"Ул кыз безнеке булачак” - Тәслимә әби догалары

Мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, ихласлык бөркелеп торган кешеләр белән очрашу – үзе бер гомер. Андыйлар белән сөйләшкәннән соң күңел күптән шифалы яңгыр көтеп, ниһаять, хушланган аклан кебек рәхәтләнеп, сафланып кала. Шундый очрашуларның матур мизгелләрен кабат-кабат барлап, “эх, тагын бер күрешәсе иде шул ихлас кешеләр белән!” дип уйлаган чаклар еш була.

Күптән түгел безгә шундый зур хөрмәткә лаек мөхтәрәм шәхес белән очрашырга насыйп булды. Катлаулы тормыш юлы үтеп, гомер көзенә,  90 яшенә  җиткән  гади авыл хатын-кызы, ак инәй, нәнәй, изге күңелле шәхес – Туймазы  районы Кандракүл авылында яшәүче Тәслимә Рәхмәтулла кызы Мөхәмәдиева ул.
 
Әйтәк авылыннан Кандракүлгә моннан 72 ел элек килен булып төшкән Тәслимә әбинең йортын табуы авыр булмады. Авылдашлар өйрәтүе буенча  матур, зәвык белән төзелгән йортны тиз таптык. Тәслимә әби биредә Фәзит улы һәм Резида килене, Алсу оныгы белән бергә яши булып чыкты. Йортларының шулкадәр иркен, якты, зәвык белән бизәлүенә, һәр җирдәге пөхтәлеккә соклануыбызны күреп, хуҗаларның канәгатьлеге йөзләренә чыкты. Елмаеп җибәрделәр.
 
Сораулы карашыбызны күреп,  йортны Тәслимә әбинең мәрхүм тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы ветераны Хатыйп абый исеменә бирелгән сертификат акчасына эшләтүләрен әйттеләр. Кызганычка каршы,  Хатыйп абый күптән гүр иясе инде. Бу матур пар гомер кичергән элекке йортлары да шушында ук – яңа өй белән искесен биш адым аерып тора. Без исә иң беренче чиратта Тәслимә әбине туксан яше белән котладык, изге теләкләребезне җиткердек һәм үзебез белән алып килгән истәлекле бүләгебезне тапшырдык. Рәхмәтләрен укый-укый, әбиебез безне түр башына әйдүкләде.
 
-И-и-и, балалар, гомеркәйләр үтә, - дип башлады сүзне Тәслимә әби. - Без җиде бала үстек, ике абыем сугыштан кайтмады. Шулай тәгәрәшеп бишәвебез үстек. Бишәүдән бер сеңлебез мәрхүм инде. Дүртебез, аллага шөкер, исән әле.  Мин сугышта үлеп калган ике абыемнан соң өченче бала булып туганмын. Без – сугыш чоры балалары. Балачагым да -  шул чорда туып-үскән меңнәрчә  сабыйларныкы кебек. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдем. Абыйлар, әти сугышка китте, әни бар көчен, тырышлыгын безне үстерүгә бирде. Әтиебезгә яу яланнарын урап, туган якларга кайту бәхете тиде. Кызганыч, абыйларым яу кырында һәлак булдылар.

- Тәслимә әби, сезгә уку тидеме соң?
 
-Биш класс укыды-ы-ы-м, - дип елмаеп җибәрде әбиебез. – Укый-яза беләм, Аллага шөкер. Заманында укырга бик шәп идем лә мин, әни чирләп китте дә, арытабан укырга мөмкинлек булмады.
 
Тәслимә әби туган авылы Әйтәктән Кандракүлдәге шушы нигезгә 1948 елда килен булып төшкән. Ул вакытта аңа нибары 18 яшь кенә булган.
 
-Элекке чорда гаилә коруның тәртибе дә үзгәрәк иде, - дип хәтерли Тәслимә апа. – Егетнең әти-әнисе сине ошатса, егет үзе сине яратса, яшьләр өйләнешә иде.  Хатыйпка ул вакытта 23 яшь кенә иде. Бик әйбәт, тыныч холыклы кеше булды.  Әти-әнисе белән бергәләп дус-тату яшәп алып киттек. Биш балабыз туды. Балаларым Факил, Фәһим,  Рүзилә, Хәмит һәм Фәзит – барысы да диярлек нефть тармагындагы һөнәрләрне сайладылар.
 
Балаларының тормышта үз юлын табуын, күңеллләренә якын һөнәрләрне үзләштерүен, яраткан парлары белән гаилә коруларын күрүдән дә зурырак шатлык бармы әни өчен? Юктыр. Бүгенге көндә Тәслимә әби 12 оныкка, 8 оныкачка нәнәй. “Бик баймын, Аллага шөкер. Балаларым – иң зур байлыгым!” – ди ул.
 
Сүз артыннан сүз чыгып,  Тәслимә әбидән сугыштан соңгы авыр елларны ничек үткәрүләрен, тормышны ничек алып барулары турында сораштык.
 
-Яшәдек, тырышып эшләдек инде, балам, күпләп мал тоттык, - дип уфтанып куйды ул. - Балалар үсә торды, кул арасына кереп, ярдәмләшә тордылар. Шәмсикамал бианам, Мөхәмәдулла биатам белән 20 ел бергә яшәдек. Балаларны үстерешүдә аларның ярдәме зур булды. Алар әйбәт булмаса, егерме ел бергә яшәп булыр идеме  икән? Әле булса хәтеремдә, туган авылым Әйтәктән урап килим әле дип, бер ун көнгә кайтып китә идем дә, бианамны сагынып кайта идем. Барыбыз да колхозда эшләдек, эшнең күп вакыты. Хатыйп та колхоз хуҗалыгында хезмәт салды – бригадир да булды, фермада да, төзелештә дә эшләде. Ә без, хатын-кызлар, чөгендер үстердек. Сыер да саудым. Эшләмәгән эш калмады инде, балалар. Аллага шөкер, сынатмадым. Тормышны алып барырга, балаларны үстерергә, укытырга, киендерергә кирәк иде.
 
Тәслимә әби, күп бала табып үстергән әни буларак, 50 яшьтән хаклы ялга чыккан.
 
-Әлеге яшәвемнән, тормышымнан бик канәгатьмен, Аллага шөкер, - ди ул. – Дөньялар тыныч, кибетләрдә ризык мул. Менә бит нинди иркен, якты, җылы йортта яшибез. Хөкүмәтебезгә рәхмәт – бу йортны, Бөек Ватан сугышы ветераны булуын истә тотып,  Хатыйп абыегызга бирелгән сертификат акчасына салдылар. Миңа, өлкән кешегә, үз йортымда да, монысында да бердәй рәхәт. Үз йортым – агачтан. Һавасы иркен, тын алырга рәхәт. Фәзит улым белән Резида киленем, бу яңа йорт әзер булгач, әни, бергә яшибез дип, мине монда алып чыктылар. Аллага шөкер, бер-берсе өчен, минем өчен өзелеп торалар. Берүк кенә әйбәт яшәсеннәр инде.
 
- Әни белән бергә яшәгән кеше – зур бәхеткә ия кеше , - дип сүзне дәвам итте Фәзит абый да.  – Әниебез әти белән матур гомер кичерделәр. Әни – газизләрдән-газиз, кадерле кеше бит. Өйгә кайтсаң, чәен куеп тора. Аек акыл, саф зиһен белән аның 90 яшькә җитә алуына сөенеп бетә алмыйбыз. Ул безнең һәрберебезгә үрнәк, тормыш маягы. Гомер буе безне яхшылыкка өйрәтте. Белгән догаларын һәрвакыт укып йөрде, әле дә догалардан өзелми.

-Тәслимә әби, озын гомер юлы үткәнсез. Шул гомернең кайсы чоры аеруча истә калган? – дип сорадык.
 
-Балаларымны армия сафларына озаткан вакытлар бик тә истә, - дип хәтирәләргә бирелде ул. – Дүрт улым да бер дигән итеп, намус белән хезмәт итеп кайттылар. Аларны озату, каршы алу мизгелләре беркайчан да онытылырлык түгел! Барысы да икешәр ел хезмәт итте. Шунысы да зур шатлык – һәрбер балам үзенең яраткан ярын табып, гаиләле булды. Бер дигән итеп яшиләр. Һәрберсенең тормышы, йорты, балалары бар. Аларның әйбәт яшәве – әнигә куаныч түгелмени? Әлбәттә, куаныч!
 
- Сез Хатыйп абыйга тормыш иптәше дә, балаларыгызга - әни,  кияүләргә – әби,  киленнәргә – кайнә дә. Барысы белән дә дус-тату булып, уртак тел табып яшәү өчен нинди алтын кагыйдәне белергә кирәк соң,  Тәслимә әби?
 
-Сабыр, түзем, ипле булсаң, барысы белән дә  яшәргә, тормышны җайлап алып барырга була ул, балам. Гомер буе белгән догаларымны укып йөрдем, балаларыма, туганнарыма исәнлек-саулык теләп яшим. Дөрес, авылыбыз мәчетенә барып йөри алганым юк, аякларымның җегәре аз инде. Бар белгәнемне өйдә укыйм. Әти-әнием дә, бианам белән биатам да догаларны күп укыйлар иде: алардан тыңлап, ятлап, алар үрнәгенә ияреп яшәдем. Биатам намазын да укыды, кешеләргә йөреп, Коръән дә укыды.
 
Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык, дигәннәр бит. Тәслимә әбигә карап, бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер инанасың. Тыныч та, мәрхәмәтле дә, зирәк акыллы ак инәй дә ул.  “Шушы йортка балаларның, туганнарның еш җыелуы – зур бәхет. Җаным тыныч – илләр тыныч, балаларым башлы-күзле. Бар теләгәнем - балалар рәхәт яшәсен, без күргән сугыш чорларын күрмәсеннәр. Бакыйлыкка күчкәч тә  мине искә алып яшәсен кадерлеләрем. Аллага мең шөкер, озын гомер юлы үттем. Ходай биргән язмышыма бик канәгатьмен”, - ди ул.
 
Гомеренең алтын көзенә кергән Тәслимә апа сөйләшкәндә Хатыйп абыйны аеруча җылылык, сагыну катыш юксыну белән кат-кат искә алды. “Балыкчы иде минем Хатыйбым, - диде ул. – Көндез эштә. Кичен кайта, ау сала, балыгы мул эләгә. Алган кеше булса, сата идек. Булмаса, үзебезгә ризыкка язган була. Балык белән генә яшәгән чорлар да булды, балам.  Сугыштан соңгы ачлык вакыт иде бит. Күлебез безне туендырды да, яшәтте дә. Күл бакча башында гына, күргәнсеңдер бит? Бик матур табигатьле урында яшибез. Сугыш вакытында да малны күп тоттык. Икешәр сыер,  унар сарык асрый идек. Мал тотмыйча булмый, гаиләне ашатырга, укыган балаларга мәктәп кирәк-ярагы да кирәк. Малның үзебездән артканын сата торган идек. Шул ярдәм итте”.
 
Тәслимә әбинең бу йортта иң абруйлы, зур хөрмәткә ия булуы күренеп тора.  Аның үзенең якты һәм иркен аерым бүлмәсе бар. Гомумән, бу йортның һәр бүлмәсеннән рәхәтлек, зәвык, ямь бөркелеп тора.
 
-Мин туган авылымнан беркая да чыгып китмәдем, - диде ул безгә. - Хатыйп абыең да шушында җирләнгән. Кандракүл заманында гөрләп торган, бик ямьле авыл иде дә бит,  хәзер генә яшьләр  таралышып бетеп килә. Тормышлар үзгәреп тора шул. Хәзер күрше белән күрше бер-берсен белми торган заман.
 
-Төннәрен уйланып яткан чакларың буламы, Тәслимә әби? Күңелеңә якын кемнәрең, нинди вакыйгалар турында уйлыйсың?
 
-Уйланмый буламы соң, балам! Балачаклар да,  яшьлек еллары да искә төшә. Үзебез яшь, ачлы-туклы булсак та, күңел дәртле иде бит. Тау итәгенә яшьләр җыелышып, уеннар уйный идек. Аулак өйләрнең күркәмлеге! Ул гармуннар уйныйлар, ул җырлыйлар! Яшьләр барыбыз бертуганнар кебек була торган идек. Аулак өй буласы булса, алдан әйтеп, чакырып чыгу гадәте бар иде.

-Әти-әниләр аулакка теләп җибәрә идеме соң?
 
-Анда күңел ачуның үзенең сәгате бар инде, әниләр безне төне буе йөртми, - Тәслимә әби рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Хатыйп абыең белән безнең яшьлегебезнең матур бер истәлеге инде ул аулаклар. Без дуслашып озак йөрмәдек. Ул сугыштан март аенда кайтты, апрельдә өйләнештек. Элек гаилә корырга җыенган яшьләрнең нәселенә карау көчле иде. Хәтеремдә, биатам Хатыйптан минем турыда: “Кем кызы, кайсы авылдан?” дип сораган. “Әйтәктән. Рәхмәтулла кызы” дигәч, “ә-ә-ә, беләм, әйбәт нәсел, ул кыз безнеке булачак” дигән. Һәм шулай булып чыкты да.
 
Тәслимә әби бүгенге тормышының тынычлыкта, муллыкта үтүенә сөенеп, көн саен тәрбияләрен тоеп яшәгән Фәзит улы белән Резида килененә рәхмәтләрен әйтеп кенә тора. “Киленем бигрәкләр дә әйбәт, Аллага шөкер!”- ди ул. Фәзит белән Резида өч бала тәрбияләп үстергән. Зур кызлары Регина гаиләсе белән Питерда  тора. Кияве белән ике бала тәрбиялиләр. Рамил улы гаиләсе белән Туймазыда яши, алар тормыш иптәше белән бер малай үстерә. Төпчекләре Алсуга 10 яшь.
 
Бу көнне безне сокланырга мәҗбүр иткән тагын бер күренешкә тап булдык - Тәслимә әби күзлексез гәзит укый. Килененең тәрәзә төбендә яткан рецептлар китабын алып, кем әйтмешли, шартлатып бер рецептын укып та бирде.
 
“Гомер буе бәйләм дә бәйләгәндер әле әбиебез,”- дип әйтүебез булды,  Фәзит белән Резида икесе бертавыштан: “Әле дә “полным ходом” барыбызга оекбашлар, биялиләр бәйли ул!” -  дип әйтеп салмасынмы? Ә Тәслимә әби үзе: “Бәйләм бәйләсәм, көн дә үтә, бәйләм күңелгә тынычлык китерә. Балачактан бөтен туганнарыма бәйләп кидерә торган идем”, - диде.
 
Менә шулай, авыр да, шул ук вакытта шатлыклы да хәл-вакыйгаларга бай, сикәлтәле озын гомер юлы үткән 90 яшьлек Тәслимә әбидә кунак булуыбыз матур чәй табыны артында төгәлләнде. Бу гаилә әгъзаларының һәрберсе – зурыннан кечесенә кадәр – якты  нурга тиң булган, үзенең рухи көче, матур күңел сыйфатлары белән  үрнәк булып торган Тәслимә әбиле булулары белән бәхетле. Ә без исә Тәслимә Рәхмәтулла кызына  Ходай бүләк итеп биргән гомеренең кадерен белеп, алдагы көннәрдә дә иминлектә яшәвен теләп калабыз.  Изге догаларыгыз якыннарыгызны шулай яклап, саклап торсын, Тәслимә әби!
 
Автор : Тазеева Руфина

---
Өмет
№ --- | 23.01.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»