|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2020 Матбугат
Гөлназ Сәфәрова: “Шаян ТВ”да алдынгы карашлы, креатив яшьләр эшли”“Шаян ТВ” теленакалының “Калеб" тапшыруында кунакта блогер һәм иң оста алып баручыларның берсе Гөлназ Сәфәрова булган иде. Телейолдыз шаянлыларның сорауларына җавап бирде һәм “Шаян ТВ”га изге теләкләрен җиткерде. “Шаян ТВ” заманча дизайны белән каршы ала. Монда алдынгы карашлы, креатив яшьләр эшли. Бу чынлап та сөендерә торган күренеш. Безнең киләчәгебез бар, дигән сүз. Менә ул татар балалар телеканалы, менә ул монда эшләүче яшьләр! Алар безнең киләчәгебез дә инде.
Шуңа күрә бу канал тагын да үссен, тапшырулар артсын. Алар кызыклы булсын, динамикалы, заманча булсын. Шул очракта безнең яшьләребез дә татар тапшыруларына өстенлек биреп, “Шаян ТВ”ны күбрәк карый башлаячак”, – дип сөйли Гөлназ Сәфәрова “Шаян ТВ”ның инстаграм битендәге видеоязмада.
--- |
Иң күп укылган
|