|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2020 Җәмгыять
Бүген Айгөл Фазыйлованың туган көне: улы Әмирне тәрбияләүче апа үзенчәлекле төш күргәнБүген яман шешнең 4 нче стадиясендә булган, ахыргача үз чире белән көрәшкән Айгөл Фазыйлованың туган көне. Ул узган елның 15 ноябрендә Казан хосписында бакыйлыкка күчте. Кулына яраткан уенчыгын тотып җан биргән... Бу хакта "Матбугат.ру"да язып чыккан идек. Айгөл исән чакта аның белән бик якыннан аралашкан журналист Гөлгенә Шиһапова үзенең инстаграмында хәзерге вакытта Айгөлнең улы Әмирне тәрбияләүче ханымның үзенчәлекле төш күрүен яза. «Әле шушы көннәрдә Әмирне тәрбияләүче апа төш күрә. Айгөлнең янына килә. Ул авырый икән. Кулыңны куй әле, ди Айгөл. Апасы ике кулын да куя. Ой, рәхәт, дип җавап бирә. Димәк, баласы өчен җаны тыныч», — дигән Гөлгенә Шиһапова.
--- |
Иң күп укылган
|