|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2020 Дин
“Татар халкының мулланы мескен, хәерче, ертык ыштаннан, таяк тотып җәяү йөри торган итеп күрәсе килә”Илнар хәзрәт Зиннәтуллин белән журналист Габдерәхим әңгәмәсе. – Илнар хәзрәт, кайбер авылларда мулланың өен әйләнеп чыга торган түгел – шәп йортта яшиләр. Шул ук авылда ач балалар да бар. Аллаһы Тәгалә сүзләрен сөйләүче мулла бу сабыйларга булыша алмыймы?
– Булыша ала. Әмма сезнең бу сорауда: “Муллалар әйбәт яшәсә дә, кешеләргә булышмыйлар”, – дигән тәнкыйть сүзе дә ята. Без: “Кара, бу муллалар баеп бетте”, – дибез. Мулланы иномаркада күрәләр. Татар халкының мулланы мескен, хәерче, ертык ыштаннан, таяк тотып җәяү йөри торган итеп күрәсе килә. Ләкин мулла халыктан калышмый икән, моны начар әйбер дип санамыйм. Әгәр ул “Феррари”да йөрсә, бу очракта әйтер идең әле... Мулланың байлыгы артып китә икән, Аллаһы Тәгалә андый хәзрәтне тиз урынына утырта. Байлык өчен түгел, ә шушы байлыкка бәйле булганы, масая башлаганы, халыктан ерагайганы өчен. Мулла бай яши икән, бу әйбәт, әмма күңеле байлык, дөньяга бәйле икән, бу начар. Бер коммунист туганым бервакыт: “Сез – халык өстендә ятучы, сәдака акчасына баеган кешеләр”, – дип төрттереп куйды. Мулла ул сәдака акчасын сорап алганмы?.. Мәет юды, ашта укыды да соңыннан: “Миңа фәлән хәтле акча бирегез”, – дип әйтте ди. Ләкин сез аңа ул сәдаканы бирмәсәгез ни була? Берни дә булмый. Килешү юк, ул сезне судка да бирә алмый. “Хәзрәт, нәфесеңне тый, безнең аның кадәр мөмкинлегебез юк. Чакырдык, вәгазь сөйләдең, мөмкинлек булган кадәр сәдака бирербез, ачуланма”, – дисәң, муллаң бернишли алмый.
– Мәчет акчасын үзенә алып, мулла баеса?
– Бәлки шулайдыр. Әмма бу очракта да мәчеткә кемдер сәдака салган. Көчләп беркем дә салдырмый бит.
– Мулла ач-ялангачларга ярдәм итәргә тиешме соң?
– Мулла мисал күрсәтергә, мөмкинлеге бар икән, беренче булып ярдәм итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчеткә мохтаҗ кешеләр килеп керсә: “Җәмәгать, хәзер акчам юк, базарга барып минем исемнән теләсә нәрсә алыгыз, мин аннары барып түләрмен”, – дигән. Бурычка кереп булса да ярдәм иткән.
– Авылдагы бер мулла сәдака акчасына баемаган, балалары аркасында хәзинә туплаган. Алар төшемле җирдә эшли. Мулла балалары биргән акчаны ятим-фәкыйрьләргә бирә аламы?
– Акчаң булган саен, балаларың биргән саен кешеләргә ярдәм итсәң, савап иясе буласың. Бөтен байлыгыңны Ахирәткә күчерәсең дигән сүз. Ахирәткә күчерү ысулы – сәдака итеп бирү. Сәдаканы биргәндә, Аллаһ ризалыгы өчен бирдем, дип әйтү шарт.
– Намазы да, уразасы да юк, әмма Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен сәдака бирә икән, бу бәндә Җәннәткә керәчәкме?
– Иманлы булса керәчәк. Тәмугка эләксә дә, соңыннан Җәннәткә керәчәк. Имансыз, Аллаһы Тәгаләгә ышанмаган кешенең генә изгелекләре саваптан китми, Ахирәткә күчми.
– 21 яшьлек бер яшь мулла дөнья күргән абзыйга вәгазь сөйли аламы? Абзый: “Энем, син әле лаеш шулпасын эчмәгәнсең”, – дисә?
– Сөйли ала. Элек 13-14 яшьлек егетләр фәтва (юридик нәтиҗә, шәригать карары) бирә торган булганнар. Гыйлем, хикмәт, тәҗрибә булган аларда. Хикмәтне Аллаһы Тәгалә бирә, кайвакыт тәҗрибә белән килә ул. 60 яшьлек кешенең дә хикмәте булмаска мөмкин. Тукай кебек күпне күргән, интеккән кешенең, әлбәттә, тормыш тәҗрибәсе зур була. Тормышың бал да май икән, ничек тәҗрибә тупларга соң? Бу очракта гыйлем алырга кирәк. 21 яшьтә ихласлылык бик көчле, бу – кыйммәтле әйбер. Олыгайган саен кеше зыяны булмасын дип теге яки бу сүзне әйтмичә дә кала. 40 яшькә кадәр кеше дөньяны үзгәртергә тырышса, 40тан соң дөнья аны үзгәрткән була инде.
– Хәзрәтләр сөйләгән сүзләренә үзләре дә тугры калырга тиешме?
– Әйе. Әйтик, мулланың тормышы синең күз алдыңда, ул синең күршең ди. Ул: “Урамга чүп ыргытмагыз, миһербанлы булыгыз”, – ди, ә үзе ыргыта. Бу очракта аның вәгазенә йөрмә!
– Начар муллалар бар дип сөйләп йөрүчеләргә ышаныргамы?
– Алай дип сөйләп йөрүчеләр мисал китерсен, кем ул? Үзенең күргәне бармы? “Юк, менә кеше сөйли бит инде”, – диләр. Белмәгәч, ник сөйлисең? Үземә килеп әйткәннәре бар: “Шул мулланың шулай эшләгәнен күрдем”, – дип. Күргәнсең икән, аның вәгазенә йөрмә. Әмма кешегә сөйләп йөрмә. Ислам динендәге галим-мулланың яхшымы-юкмы икәнен белер өчен аның сүзенә һәм эшенә карарга кирәк. Сүзе эшләгән эше белән туры килсә, бу – яхшы галим, юк икән, мондый мулладан гыйлем алу тыела. Ул кешедән ерак торуың хәерле.
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,17 август 2017 № 32
--- |
Иң күп укылган
|