поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2020 Язмыш

Кайчан айныр бу күршеләр... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Балаларыбыз менә ничә еллар инде Казан дигән олы каладагы фатирларында өске кат күршеләренең маҗараларын күреп яшиләр... Ул гаилә башта әле тынычрак була. Хуҗа – олы урында эшләп, полковник дәрәҗәсенә ирешкән хәрби кеше. Хатыны аптекада дару саткан. Татарлар. Кызлары бик яхшы укып, институтны кызыл дипломга тәмамлаган. Зур оешмада өлкән бухгалтер булып, галәмәт күп акча алып эшләгән.

Тик аларның тулы-түгәрәк бәхетләре беркөнне чәлпәрәмә килә. Сәбәбе – йортка, мәңге чыкмаслык булып, “яшел елан” килеп керә: әниле-кызлы бергәләп хәмер белән дуслашалар. Аптыраган әти кеше, эчүен ташламасмы дип, кызына иң шәп чит ил машинасы алып бирә. Әмма кызы, эчкән килеш руль артына утырып, машинасын бәрдерә, төзәтәләр, тагын бәрдерә һәм шул рәвешле машина юкка чыга. Кыз сабак алмый, эчүен ташламый. Йортка үзе шикелле эчкечеләр ияләшә, китә тавыш, китә сугыш... Әтиләре күпме генә тырышса да, хатыны белән кызын туры юлга бастыра алмый. Аларның эчүләреннән йөрәк чире алып, өеннән энә дә алмыйча чыгып китә.

Кабат гаилә кора. Әмма ул хатын белән дә тормышы уңмый, тыныч яшәргә насыйп булмый. Ахыр чиктә йөрәк өянәгеннән мәңгелеккә китеп бара...
 
Хатын пенсиягә чыга. Һәрвакыт исереп килә башлагач, кызны эшеннән куып чыгаралар. Шуннан әниле-кызлы баш ташлап эчә башлыйлар.
 
Балаларга кунакка баргач, бу күршеләрнең, аларга йортка кереп яшәүче сәрхушләрнең тиктомалдан бәйрәм ясап, бер-берләренә әшәке сүзләр кычкыруларын, сугышу-талашуларын ирексездән тыңлап, йоклый алмый ятам. Күрше-тирәдәгеләр бергә җыелышып сөйләшеп тә, тиешле урыннарга зарланып язып та карадылар, тик бер файдасын да күрмәделәр. Фатирлары ипотекага алынган булган, инде шуңа коточкыч күп бурычлары җыелган. Исән чакта хуҗа кеше түләп килгән дә бит, кадерен генә белмәгәннәр, сүзен тыңламаганнар...
 
Безнең балаларның фатирларын әллә ничә тапкыр су бастырдылар инде алар. Беркөнне кияү бик каты дулап, бераз акылга утыртыйм дип керсә, ни күрсен ...ярылган унитазлары идән уртасында ята ди. Утларын өзделәр инде, кайчаннан бирле утсыз яшиләр. Матур гына эшләп йөргән, яшәп яткан җирдән ничек шул көнгә төшәргә була икән ул?! Алла сакласын! Айнырга да, эшләргә генә кирәк, югыйсә. Эшләргә дә, рәхәтләнеп яшәргә!
 
“Әни, тәрәзәләрне юып кына чыгарган идем, – ди кызым, бер чылтыратуында. – Беркөнне бу нинди таплар дип аптырап, кабат юа башласам, шаклар каттым: хәзер болар нәҗесләрен чиләкләп тәрәзәдән генә болгыйлар икән! Ул сасы искә тәрәзәне дә ача торган түгел...” Инде әллә ничә тапкыр полиция чакыртканнар, мондый йөгәнсез исерекләргә каршы алар да көчсез икән, нишләргә дә белмибез дип әйтәләр, бары әрләп-янап кына китәләр ди. Соңгы тапкыр килүләрендә: “Берәр иске унитаз булса да куйдыртырбыз, барып чыккан инде болар, үзләре куймаслар”, – дип әйтеп киттеләр ди.
 
Фатир өчен түли алмаган гаиләләрне балалары белән урамга куып чыгаралар, ә боларга бернинди җәза юк. Шушы җүнсез гаилә аркасында күпме кеше интегеп яши! Берәр чиге булырмы инде бу хәлләрнең...
 
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.01.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»