|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2020 Криминал
92 яшьлек әбине кыйнап көчләгән: Чүпрәле районында булган хәлЧүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә бәреп кергән һәм җенси мөнәсәбәткә керүне таләп иткән. 92 яшьлек әбине кыйнаган һәм көчләгән татарстанлыны биш ел ярымга колониягә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Суд ачыклаганча, узган елның 1 октябрендә Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә бәреп кергән һәм җенси элемтәгә керүне таләп иткән.
Әби аның белән йоклаудан баш тарткач, ир-ат берничә тапкыр аның битенә суккан һәм карчыкны көчләгән.
Ир-атны «Йортка законсыз рәвештә үтеп керү», «Җенси характердагы көчләү гамәлләре» һәм «Зыян күрүченең ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып көчләү» маддәләре буенча биш ел ярымга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|