|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2020 Җәмгыять
“Минтимер Шәймиев өйләнгән?!”Татарстан халкының кайнар яңалыктан башы әйләнә. Минтимер Шәймиев өйләнгән дигән хәбәр соңгы көннәрдә Татарстан халкына мессенджерлар аша яшен тизлегендә барып җиткән һәм ары киткән иң кайнар яңалык булган. Тик менә хөрмәтле Минтимер агабызның якыннары моның “фейк”, ягъни ялган булуын белдерәләр. 82 яшьлек ТР Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев икенчегә өйләнгән дип, аның икенче хатыны кем булуын да тиз үк аңлата башлаганнар. Халык хәбәрләрендә ул 2018 елда вафат булган Теләче районы хакимият башлыгының тол хатыны диелгән.
Күпләр моңа ышанган. Чөнки 2018 елда, чынлап та, Теләче районының хакимият башлыгы үлгән. Хатыны тол калган.
Җитмәсә, бу хәбәр фото белән “дәлилләнгән”. Тик фотосурәтләрнең барсында да Минтимер Шәрип улы төрле хатын-кызлар белән төшкән. Берсендә - оныгы Камилә, икенчесендә – Кыргызстанның элекке президенты Алмазбек Атамбаевның хатыны – Рәисә белән...
“Кичке Казан”га: “Мессенджерларда Минтимер Шәрип улының өйләнүе турында йөргән хәбәр –ялган!” дип белдергән Минтимер агабызның ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина.
Өйләнмәгән ул! Өйләнсә, ни әйтербез. Минтимер агабыз бер эшне дә уйламый эшләми, белмисезме әллә?
Автор : Төхвәтуллина Алсу
Фото: Актаныштатарстан.ру
--- |
Иң күп укылган
|