поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.01.2020 Милләт

ДНКны үтүк белән үтүкләп булмый

Туйларынның төрлесендә булырга насыйп ителде. Казахстандагы дус кызым кияүгә китү сәбәпле, аның ягыннан “Кыз озату” туена чакырылдым. Кая гына барса да кеше – чагыштыра. Мин дә чагыштырдым. Ләкин бу юлы өстәл байлыгын һәм киңлеген түгел, юк, бу юлы милләтнең борыңгыдан килгән һәм саклап калынган йолаларның үтәлеше шаккаттырды мине.

Милләтне йолалар гына саклап кала ала. Ләкин, нишләптер, татарда йолалар юкка чыга. Балаларга онытылып бара торган татар исемнәре кушу модага керде. Ләкин ул Мәрьәм белән Камиле татарча “Исәнмесез”не дә тутырып әйтә алмаганны, йола турында сөйләү кирәкме?!.. Милләтем йолаларга бай булса да, ничә еллык тарихы белән мактана алса да, Казахстанда кызардым мин бераз... татар кызы булуым өчен түгел, аңлатып карыйм..

Бу сорауны беренче тапкыр Төркиядә ял иткәндә ишетергә туры килде. Аны Лондонда яшәүче, Төркиягә ял итәргә килгән ханымнан ишеттем мин. Әйе, нинди сорау биргәненә сез төшенәсездер дә: “Почему отменили обязательное изучение татарского языка в школах? Почему вы не боролись и не боретесь”- диде ул. Мин аптырап калдым. Кешенең безнең милләтебезгә бернинди кагылышы да юк, ләкин ул, минем татар булуымны ишетүгә шул сорауны бирде. Димәк, бу ханым өчен милләт, тел, юк сүзләр тугел. Берничә тел белүе белән “мактанды” ул. “Кем тел белүдән интеккән инде, тел бит ул – аралашу коралы”- диде. Нәрсә әйтергә дә белмәдем мин...
 
Күңелле казах туена әйләнеп кайтыйк. Минем шундый ерак араны узып килүемә бик шатланды дус кызымның гаиләсе, татар икәнемне белгәч ул шатлык икеләтә артты. “Безнең әтинең әнисе дә татар, кученеп килгән безнең бабайга кияүгә чыккан”-диде төпчек малайлары. “Татар каналларын карыйбыз”- дип өстәп тә куйды. Чәй эчкәч төпчек малайлары мине шәҗәрәсе янына алып килде. Һәрбер казах үзенең шәҗәрәсен, ягъни җиде буын бабасын белергә тиеш диде. Ата-бабаларыбызны җиденче буынга кадәр истә тотарга кирәк, юлдагы барлык куркынычларны, нәселдәге барлык авыруларны белү кирәк диде. Шулчак минем уемда кемнеңдер “элек бит болай гына кияүгә бирмәгәннәр, бабалырының-әбиләренең кем икәннәрен, бөтен нәселен караганнар”- дигән сүзләре искә төште... Бик дөрес эшләгән безнең әби-бабайлар! Бик дөрес! Чөнки “ДНКны үтүк белән үтүкләп булмый”. Бездә дә булган,димәк, бәлки, кайсыдыр җирлеклекләрдә сакланып та калгандыр бу гадәт? Бәлки юктыр..
 
Казахларның үз телләрен,йолаларын, буыннарын белү минем үзебезнең милләткә карашыбызны үзгәртте. Дөресрәге, гаиләләргә, тәрбияләүгә. Никадәр генә дәүләтне сүксәк тә, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнү, беренче чиратта ГАИЛӘДӘН килә. Гаилә ул кечкенә генә бер дәүләт. Аның үз башлыгы бар. Баламның дуслары татарча сөйләшми яки ул урыс мәктәбендә укый шуңа татар телен белми диюләре – аклану гына. Кытай баласы Казанга килеп укыса да, тулай торак аш-су бүлмәләрендә ҮЗЕНЕҢ милли ризыкларын пешерә. Укуын бетереп, “Мин татар”-диеп өенә кайтып керми. Шул ук булып кала. Безнекеләр Америкада яисә башка чит илдә укып кайтса, оныталар имеш татар телен. Юк онытмыйсыз. Сезгә телнең мөһимлеге турында сөйләмәгәннәр бары. Үз телеңә шуңа игътибар бирмисез. Бабайларыбыз-әбиләребез вакытында, мәчет манараларын кискәндә, Аллага ышанмагыз дигәндә, алар ышануыннан яки намаз укуыннан туктаганмы?! Дәүләтне, сәясәтне гаепләп тик утырганнармы?!.. Канада яки Австралия татарының сөйләшүен тыңлагач исең китә. Нәрсә диярсез, татар мәктәпләре анда юк та юк, ләкин беләләр туган телләрен. Казанда яшьләрнең бик азы гына сөйләшә туган телендә, аннан да азы балаларын гореф-гадәтләр буенча тәрбияли...
 
Чишмә кипсә, аның аны суы белән туклана торган инеш тә кибә... Инде кызны озатып, без-кунакларның да китәр вакытлары җитте. Туганнары вокзалга кадәр итә китте. Төрле темаларга сөйләштек,гореф-гадәтләрнең аерымлыгын-охшашлыгын чагыштырдык, тел турында да сүз китте. “Сез телегезне саклап кала алмадыгыз ахры, хәзер бөтен нәрсә русча гынамы инде?”- сездә диде...
 
Белемсезлегебездә башкаларны гаепләргә юк. Токмачны нәзек кисәргә, бәлеш салырга, кош телен ясарга, татар халык җырларын, биюләрен, йолаларын өйрәнергә безне берсе дә тыймый. Читтән килгән кешеләр,киресенчә, бик теләп татар аш-су мастер-классларына йөриләр, үзәкләрне өздереп уйнаган гармун көйләренә бииләр. Тик бездә милли үзаң тәрбияләнми. Ата-бабаларыбыздан калган мирас – рухи байлыкларны оныкларга, киләчәк буыннарга түкми-чәчми кем тапшырыр?..
 
Мәкаләмне В.В. Познерның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Нинди милләткә караганыбыз турында сөйләсәк, бу күрсәткеч — безнең тел. Тел безне чагылдыручы: русларны — рус теле, французларны — француз теле, һәм, әлбәттә, татарларны — татар теле чагылдыра. Әгәр рус телен өйрәтү мәҗбүриме икән, дигән сорау бирсәләр, мин аңлар идем. Әмма үз республикаңда, минемчә, хәтта андый мәсьәлә дә булырга тиеш түгел. Моны аңламый да, милли телнең үсешен кысрыклый да икән, бу яхшы нәрсәгә дә китерми. Һәм, әлбәттә, бу төрле милләтләр арасындагы дуслыкка берничек тә ярдәм итми, ә киресенчә".

Лилия ФАЙЗЕТДИНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»