поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.01.2020 Мәдәният

Бөек композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 ел (ФОТО)

Күренекле композитор, фольклорчы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Җәүдәт Харис улы Фәйзинең тууына 110 ел.

Ул 1910 елның 17 гыйнварында  Оренбург шәһәрендә туа. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә «Яшьләр» дигән драма яза.
 
1925 елда Фәйзиләр гаиләсе Казанга күченә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ.Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929-1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый.
 
1934 елда, Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Җәүдәт студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б.Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана.
 
1938 елда Җ.Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе (1944-1948 һәм 1953-1959 еллар) булып эшли.
 
«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.
 
Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.
 
Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
 
Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын  җыя  һәм аларны бергә туплап, 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.
 
Ул 1973 елның 2 маенда вафат була. Казан шәһәре Яңа Татар бистәсе зиаратында җирләнә.
 
 
Җәүдәт Фәйзи
 
 
 
 Мәскәүдә декада концертында. Җәүдәт Фәйзи – уңнан беренче. 1957 ел
 
 
 
Җәүдәт Фәйзи Александр Ключарев белән.
 
 
Сулдан уңга: Флюра Сөләйманова, Җәүдәт Фәйзи, Булат Балтанов 94 нче номерлы мәктәп укучылары белән. Казан.1972 ел
 
 

Җәүдәт Фәйзи хатыны Мөсфирә белән. 1973 ел
 
 
 
Җәүдәт Фәйзи Суфия Шаһиева җитәкләгән татар хорында кунакта. Ленин сарае. 1965 ел
 
 
 
 

Җзүдәт Фәйзи, Флюра Сөләйманова. 1967 ел.
 
 
 
Сулдан уңга: композиторның хатыны Мөсфирә ханым, Флюра Сөләйманова, Җәүдәт Фәйзи. Җәйге бакчада кунаклар белән.
1969 ел
 
 
 
 
 

 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»