|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2020 Җәмгыять
Шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) ире белән уллыкка бала алырга телиләрБеренче каналда чыга торган “Мужское/Женское” тапшыруында катнашкан шагыйрә Лилия һәм Ришат Тимергалиевлар уртак хыяллары - уллыкка бала алу теләге белән бүлештеләр. Шулай ук торырга үз фатирлары булмавы турында да сөйләделәр. Бу сүзне ишеткәч, тапшыруның алып баручысы Александр Гордон Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Ул аннан әлеге гаиләгә фатир бирүен сорады. Үз тораклары булмау сәбәпле, аларга чит кеше йортында бала тәрбияләү читен булачак. “Үз фатирың булганда, бу хыялны чынга ашырырга җиңелрәк”, - диде Лилия Тимергалиева.
Белгәнебезчә, шагыйрә тумыштан остеогенез авыруы белән беренче төркем инвалид. Шуңа да карамастан, аның тормышны яратуы һәм зур өметләр белән яшәве күпләрне сокландыра.
--- |
Иң күп укылган
|