|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2008 Шоу-бизнес
ҮZӘK PARTY КУНАККА ЧАКЫРАYzәk Party һәм Creative Studio тәкъдим итә! 7 июнь, шимбә. “Маяковский. Сары кофта” клубы. ITTIFAQ: “тозлы кансирт” һәм Илдар Кәримнең “пешмәгән фоторәсемнәр күргәзмәсе”. Яңа җырлар, дөнья күрмәгән раритет, көтелмәгән вакыйгалар үстерелеше, кызыклы инсталляцияләр һәм башкалар! Кем буламы?
Нурбәк Батулла – алып бара ITTIFAQ, Гүзәл Минакова, T&B - җырлый Илдар Кәрим – инсталляцияләр күрсәтә.
Бу кичне CD һәм “рип касситалары” булмаячак, бары тик винил пластинкалар гына. Кем аларны әйләндерәчәк?
DJ Darm DJ Lenar DJ Noiza
Бу кичәдә сез эксклюзив рәвештә татар совет эстрадасы язмаларын ишетә алачаксыз! Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сахабиева, Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева, Башкарма һәм башкаларның онытылган ретро җырлары кичәнең беренче сәгатендә яңгыраячак.
Башлана: 21:00
Аккредитация өчен телефон: 89047667850 (Ильяс)
Бару юлы: http://www.zheltaya-kofta.ru/content/view/13/113
Адрес: Маяковский ур. 24а (ТИСБИ янында)
--- |
Иң күп укылган
|