поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.01.2020 Шоу-бизнес

"Борчымый торыгыз": Айваз Садыров "Татар радиосы"ннан ник китүен аңлатса да, яңа эше турында әйтеп бетерми

“Татар радиосы”ның баш мөхәррире алмашынуы турында радионың социаль челтәрендә 31 декабрьдә хәбәр иттеләр. Айваз Садыров урынына “Татар радиосы”н Руслан Әхмәдиев җитәкли башлады. Ул моңа кадәр радиода пиар белгеч булып хезмәт иткән. Айваз исә үзенең эштән китүен болай дип аңлата (үзгәртми бирәбез):

"Генри ага Форд әйтмешли: "Кешене ике стимул эшләргә мәҗбүрили: хезмәт хакы һәм эшне югалтам, дигән курку". Башка өлкәләрдә ничектер, белмим, әмма безне бу ике төшенчә генә җиктертми камыт кидереп. Иҗат итү, милләткә хезмәт, гамәлләреңнең бөртеген генә булса да тарихта калдыру теләкләре һәм Яну - менә ул иҗат өлкәсе стимуллары!

Соңгы ярты елда радиода мөхәррирлек белән директор вазыйфасын бергә алып барырга туры килде миңа. Яңа ел алдыннан мөхәррирлекне коллегам кулына тапшырдым. Менә хәзер төп яңалыгым: кичә акционерлар һәм хәзерге җитәкчелек белән радио директоры вазыйфасы турында сөйләшкәндә уртак фикергә килә алмадык. Ике якның шартлары да бер-берсен канәгатьләндермәде.

Шулай итеп "Татар радиосы"ндагы 5 ел җитәкчелек итүем мантыйкый ахырына якынлашты, диик.

Ә "Яну"га килгәндә, алга таба иҗаттан аерылып, административ эшләрне алып бару гына бирмәячәк миңа бу януны. Хәзерге вәзгыять минем өчен иң дөресе, уңайлысы.

Журналистларны алга таба планнарым кызыксындырыр. Хәзер үк әлегә әйтергә яраганын гына әйтеп куйыйм да, башка борчымый торыгыз. Алда ял итеп торырга бер генә көн дә вакыт юк. Ниһаять, соңгы 1,5 ел әзерләгән шәхси зур проектыма ныклап тотына алам. Аның турында соңрак үзем сөрән салырмын. Аннан, языла башлаган кандидат эшен тәмамлап, аны яклауга әзерләнергә кирәк.

Яраткан радиома һәрвакыт үсештә, эзләнүдә булуын, маркасын гел югары тотуын телим! Ура!" - ди Айваз Садыров.

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»