|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2020 Мәдәният
Гөлсирин белән Азатның туган көннәрендә Рәнис Габбазов үзенчәлекле итеп котлаганШушы көннәрдә Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина бер-бер артлы туган көннәрен билгеләп үтте. Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Гөлсиринне котлап, аңа матур хезмәте-иҗаты өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә яңа уңышлар теләгән. Гөлсирингә чәчәк бәйләме бүләк иткән видеоязмасы да дөнья күрде. Азат Абитовны да туган көне белән котлап, Рифат әфәнде: “Котлыйбыз! Син - талантлы, тырыш, батыр, үзсүзле, короче, үзебезнең мишәр егете инде! Сиңа гаилә бәхете, җан тынычлыгы, яңа иҗади үрләр телим! Без булдырабыз, Алла бирса!” – дип язган.
Ваһаповчы дуслары исә Азат Абитовны “фестивалебезнең генә түгел, бөтен эстрадабызның иң чибәр егете, искиткеч матур, көчле тавыш иясе, бай һәм тирән, нечкә күңелле” дип атаса, Гөлсирин турында “фестивалебезнең якты йолдызы, үзенә генә хас булган бәллүр, халыкчан, моңлы тавыш иясе, курчак кебек матур, тыйнак, алтын куллы Гөлсиринебез”, дип язганнар, изге теләкләрен җиткергәннәр.
Якын дуслары җырчы Рәнис Габбазов исә: “Картаябыз инде, димәгез” дигән җырын җырлап котлаган һәм кызыклы видео төшергән. Аны “Матбугат.ру” укучыларына да тәкъдим итәбез.
--- |
Иң күп укылган
|