|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2010 Бәйрәм
АРТИСТЛАР САБАНТУЙГА ӘЗЕРЛӘНӘШәһәр-районнарда милли бәйрәмебез Сабантуй инде тәмамланса, республикабызның театр хезмәткәрләре аңа көч-куәт туплап әзерләнәләр генә. Сабантуй – театрларның дуслыгын, бердәмлеген күрсәтүче төп билге ул. Күркәм традициягә әверелгән Театр Сабантуе быел 26 июньдә Питрәч районы Мәйданында гөрләп узачак.
Бу бәйрәм 2006 елда Әлдермештә башланып китте. Оештыручылар Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры. Сабантуй алдагы елларда Арчада, ике тапкыр Сабада, узган ел Казанның Мирный бистәсендә үткәрелде. Быел Уфа, Чувашстан, Мари Эл Республикасы театрларыннан да кунаклар килүе көтелә. Программада концерт, милли көрәш, катыктан акча эзләү, волейбол, эстафета, гер күтәрү һ.б., һ.б.
Рәсемдә: Сабантуй батыры Алмаз Фәтхуллинга “Фиат” автомобиле ачкычын тапшыру күренеше
|
Иң күп укылган
|