|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2020 Сәясәт
Путин: Ана капиталын беренче балага да бирәчәкләрАна капиталы программасы беренче бала тууга кагылачак, дип белдерде Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында. Икенче бала туганда исә ана капиталы 150 мең сумга арттырылып, 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк, диде Путин. Бу минутларда Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгыш ясый. Чара көндезге уникедә Мәскәүнең «Манеж» күргәзмәләр залында башланды. Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре белән бергә анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Ана капиталы программасы беренче бала тууга кагылачак. Бу хакта Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде, ул Россия телеканалларының туры эфирында трансляцияләнә. Путин яңа кагыйдәләрне 2020 елның 1 гыйнварыннан кертергә тәкъдим итә.
Икенче бала туганда ана капиталы 150 мең сумга арттырылып, 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк, дип белдерде Путин.
Ана капиталы программасы "ким дигәндә 2026 елга кадәр" озайтылачак дип ассызыклады РФ Президенты.
"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, Путин шулай ук Россиядә демографияне яхшыртуга юнәлтелгән башка чаралар, шул исәптән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге һәр балага аз тәэмин ителгән гаиләләрдә — 2020 елда 5,5 мең сум һәм 2021 елдан 11 мең сум акча түләү турында игълан итте.
Моннан тыш, Россия Президенты белдергәнчә, бөтен ил буенча 1-4 сыйныф укучылары якындагы өч елда кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|