поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2020 Фаҗига

"Йөрәк әрни. Инфаркт кичерүчеләр шактый": Волонтерлар арасында булган татарлар Австралия фаҗигасе турында сөйли

Австралиядә октябрьдән бирле янгыннар дәвам итә. Дөньяның бу кыйтгасында урманнар яну беренче тапкыр булмаса да, соңгы янгыннарны иң зурысы дип атарга була. Азатлык анда яшәүче татарлар белән сөйләшкән.

Австралиядә җәй декабрь аенда башлана. Күпләр өчен хәзер ял чоры, октябрьдән бирле дәвам итүче янгыннар күп кенә гаиләләрнең планнарын бозган. Янгыннар аеруча Сидней, Мельбурн якларында көчле. Сиднейда яшәүче Эльмира Әбүзәрова үзенең гаиләсенең янгыннан зыян күрмәвен, әмма аның яшәешенә тәэсир итүен әйтә.
 
 
"Без яшәгән районда зур үзгәрешләр юк. Төтене генә сизелә. Кайбер көнне аның исе бик көчле була. Шуңа тәрәзәләрне ябабыз. Кешеләр битлекләр киеп йөри. Хәзер битлекләрне кибетләрдән дә табып булмый, тиз сатып алып бетерәләр.
 
Сиднейның үзендә янгын юк, тирәсе генә яна. Без нигездә өйдә генә утырабыз. Балаларның каникуллары, әмма алар да лагерьларга бара алмый. Австралиядә кайбер юллар ябык.
 
Бер ай элек бу янгыннар башланганда: "Ник хөкүмәт бернәрсә дә эшләми?" дип сөйләндек. Хакимиятнең мондый фаҗигагә бик тыныч каравы аптыратты. Ирем Австралиядә туган кеше буларак: "Яна башлаган урыннарны янып бетмичә сүндермиләр" ди. Чынлыкта шулкадәр янгынны туктатырлык су да, техника да юк бит. Бик зур мәйданнар яна. Ул ут бер чикне узмасын өчен генә чаралар күрелә. Урман эчләрен инде беркем дә сүндермәячәк.
 
Бер танышларым: "Ут өйне камап алмасын өчен янгын сүндерүчеләр бөтен суны шул өйгә сиптеләр" дип сөйләде. Өйне саклап калганнар, ә тирә-юнь кап-кара булып янып беткән. Өйләр коймасыз кап-кара җирдә утырып кала.
 
Заманында Татарстанга Сабантуйга Русия президенты Ельцинмы, Путинмы килгәндә яңгыр булмасын дип болытларны кудырттылар дип сөйләделәр. Ул вакытта кешеләрнең табигать белән идарә итә башлавына аптыраган идем. Хакимиятнең кәефе булсын өчен генә әллә ниләр эшли алдылар. Ә монда никадәр вакыт яна – сүндерә алмыйлар.
 
Гади халыкка су сибү, аны куллану чикләнелде. Бакчага суны шланг белән сибү тыела, лейка белән генә сибәргә ярый. Австралиядә корылык һәм бик кызу. Корылык булганда болай да су сибү чикләнә иде. Хәзер инде бигрәк тә тикшерәләр. Өй алдында үскән үләннәргә су агызу тыелган.
 
Халык зыян күрүчеләргә акча җыя. Янгын сәбәпле эш урыннарын югалтучыларга ярдәм итәләр. Махсус берләшмәләр булдырыла. Бизнеслары зыян күрүчеләргә дә ярдәм итү шактый. Бу эш яхшы оештырылган", диде ул.
 
Австралиядә татарларның күпчелеге Аделаидада яши. Анда янгыннар юк дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта янгын аларның ялларын уздыруга тәэсир итми калмаган. Аделаидада татар оешмасы вәкиле Диләрә Вәлиева да ялдан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган.
 
 
"Без 23 декабрьдә ике атналык ялга дип юлга чыктык. Алдан ук Көньяк Австралиянең Көнчыгыш яры буен сайлап, сәяхәтне түләп куйган идек. Виктория штаты буйлап йөрдек. Әмма без барган җирләрне эвакуацияләделәр. Авыллардан, кечкенә шәһәрләрдән ялга килгән кешеләрнең күбесен күчерделәр. Безгә дә башка җиргә китәргә туры килде.
 
Иң начар һава хәзер Австралия башкаласы Канберра шәһәрендә. Чөнки аны урман камап алган. Алар янгач, бөтен шәһәр төтен белән капланган.
 
Австралия мөселманнары яңгыр сорап намаз да укыдылар. Шәһәр уртасына 500-600лап кеше килде. Без ул вакытта Аделаидада түгел идек, әмма безнең татар җәмгыятеннән дә кешеләр барды. Ни гаҗәп, шул көнне кич, иртән яңгыр яуды. Әмма янгыннар дәвам итте, чөнки 40 градус дәрәҗә кызу иде һәм бик көчле җил. Хәтта сүнә башлаган урманнар кабат яна башлый. Аделаидага якын булган Көнгерә утравында янгын булды, аның күп өлеше зыян күрде. Татарстаннан килгән кунакларны да еш кына шунда алып бара идек. Анда янгын яшен яшьнәгәннән чыкты. Бик матур урын иде ул.
 
Хайваннар күпләп үлә. Статистикага караганда, Австралиядә коалалар саны 30%ка кимегән. Бик кызганыч. Бу янгыннар глобаль җылыну нәтиҗәсе, диләр. Быелгы җәй иң коры һәм иң эссе булды. Ут төртүчеләр дә булган дип әйтелде.
 
Аделаида шәһәрендә яшәүче Ирек Гариф элек ​Австралиядә кабиләләр үзләре янгын чыгара торган ди.
 
 
"Янгыннар – Австралия җирлегенең бер үзенчәлеге, электән килгән тарихы. Чөнки Австралия башка кыйтгаларга охшамаган, күп кенә үсемлекләре, бигрәк тә эвкалипт агачларының орлыклары бик каты һәм шуңа тишелеп чыга алмый. Элекке заманда аборигеннар үзләре ут төртә торган булганнар. Ут эвкалиптның орлыкларын көйдереп (чөнки алар көйгәч нечкәрә), орлыклары җиңелрәк чыксын өчен эшләнгән бу гамәл".
 
Ирек Гариф сүзләренчә, янгын чыккач халык хөкүмәткә ачулы булган.
 
"Премьер-министр Һавай утрауларына ялга киткәч, халык моңа ризасызлык белдерде. Ил башлыгының шундый авыр вакытта ялга китүенә канәгатьсезлек белдереп, аңа турысын әйтте.
 
Өч мең гаскәрне янгын белән көрәшкә җәлеп иттеләр. Алар күбрәк үлгән малларны күмү белән шөгыльләнә, чөнки кызу булу сәбәпле, төрле авырулар таралырга мөмкин.
 
Акча җыю эше дә оештырыла. Диңгез янында бер кафега кергән идем, анда да акча җыю өчен кап куйганнар", ди ул.
 
 
Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче Наилә инде берничә атна ялларда волонтер булып эшли. Һөнәре белән табиб булган милләттәшебез янгыннардан киек хайваннар зур зыян күргән булса, соңгы вакытта кешеләргә дә ярдәм кирәк дип сөйләде.
 
"Мин эштән соң да, шимбә, якшәмбе дә волонтер булып клиникада эшлим. Маллокота дип аталган кечкенә шәһәргә үз машинамда барам. Ул бездән берничә сәгать ераклыкта. Шәһәр янгыннарга якынрак урнашкан. Әлбәттә, беренче чиратта Австралиядәге янгыннарда ветеринарлар кирәк, аларга кытлык, әмма мин кешеләргә булышам. Төтен исе аркасында зыян күрүче кешеләр дә бар, аннары бу хәлләргә күп кешеләр өзгәләнде, алар арасында депрессиягә бирелүчеләр дә, инфаркт кичерүчеләр дә шактый.
 
Эш бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Паника, буталчык юк. Күп ирләр янгын сүндерүчеләргә ярдәм итәр өчен волонтер булып язылды. Телевиденидә реклам юк диярлек, халыкка янгын турында барысын да сөйләп торалар, нишләргә кирәклеген аңлаталар.
 
Күп кеше борчыла, кулыннан килгәнчә тырыша. Фәкыйрьрәк кешеләр китаплар, өйдә артык булган әйберләрен сатуга чыгара да, шул акчаны янгынга каршы көрәш эшенә юллый. Әле бүген генә бер кыз баланың урамда флейта уйнап торганын күрдем, акчаны янгында зыян күргән киек хайваннарга ярдәм итүгә җыям дип аңлаткан язуы да бар иде. Акча күп җыела, хәйриячеләргә дә рәхмәт. Мин үз эшемнән генә күрәм, акча төрле медикаментларга күп кирәк.
 
Мөселманнар да яңгыр сорап намаз укыды. Һәр кеше сызлана. Бу афәт кешеләрне тагын да берләштерде.
 
Бу бер Австралия проблемы түгел, бу – бөтен планета афәте. Чынында моннан зыян күрүчеләр күп. Янган урман төтене диңгез, океан өстеннән узып Көньяк Америкада сизелә башлады дип әйттеләр. Диңгез балыкларына да, аның флорасына да тискәре тәэсир итте. Себер якларында урман яна икән, планетаның башка кыйтгасына да зыян килә. Шуңа без барыбыз да җир шарының экологиясе турында уйларга, суны да саклап кулланырга тиеш", дип сөйләде ул.
 
Мельбурнда яшәче татар җырчысы Зуля Камалова шәһәрдә төтен исе сизелә дип сөйләде Азатлыкка.
 
 
"Без янган урманнардан биш сәгатьлек ераклыкта торабыз. Әмма бездә дә төтен исе сизелә икән, хәлләр никадәр коточкыч икәнен чамалап була. Безнең гаилә дә, башкалар да борчыла. Табигатькә зур зыян килде. Миңа кешеләрнең оешканлыгы ошый. Күп кеше волонтер булып эшли. Хакимиятне дә тәнкыйтьләүчеләр шактый. Социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат та күп. Канберра шәһәре төтен эчендә утыра. Кызганыч, Австралия үзенең үзенчәлекле үсемлекләрен, хайваннарын югалтты. Моңа йөрәк әрни", диде ул.
 
Соңгы мәгълүматларга караганда, янгын Австралиянең 10 млн гектар җирен яулап алган, миллиардка якын җәнлекне юк иткән, 28 кешенең гомерен өзгән. Янгыннарның күпме матди зыян китерүе әлегә билгеле түгел, аналитиклар бу сан иң рекордлы 2009 елгы янгыннар китергән зыяннан да зуррак булыр дип фаразлый. Австралия хакимияте янгыннардан соң табигатьне кире торгызуга миллиард ярым доллардан артык акча бүлеп бирергә җыенуларын белдерде.
 
Янгыннар аркасында 2019 елның ноябрендә узасы ралли дөнья беренчелеге дә кичектерелде – ралли трассасы янгын камап алган урыннардан узасы иде.
 
Янгыннарның төп сәбәбе дип 2019 елның Австралия тарихында иң коры һәм кызу ел булуы атала. Дәүләт хезмәтләреннән тыш, янгынга каршы көрәшкә төрле акча җыю кампанияләре оештырыла: актерлар Леонардо Ди Каприо, Хью Джекман, Николь Кидман, җырчы Пинк, Metallica төркеме, мәсәлән, 500әр мең доллар күчерделәр, Австралиядә танылган актриса Селеста Барбер оештырган акча җыю кампаниясе 48 миллион доллар җыйды.
 
Парклар идарәсе хезмәткәрләре янгын узган урыннарда азыксыз калган көнгерәләргә һавадан меңләгән тонна бәрәңге һәм кишер ыргытты.
 
АКШ һәм Канада Австралиягә ярдәмгә 100 янгын сүндерүче җибәрде, шулай ук Малайзия дә янгын сүндерүчеләр җибәрергә әзерлеген белдерде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»