|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2020 Фаҗига
Татарстан юлында чираттагы куркыныч фаҗига: өч кешенең гомере өзелгән (ФОТО, ВИДЕО)Татарстанның Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән. Бүген Кырлай авылы янында «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария бүген иртәнге уннар тирәсендә Кырлай авылы янында булган. Биредә «Рено» һәм «Тойота» автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да кюветка төшеп киткән.
Шаһитлар әйтүенчә, авариядә «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган «Рено» шоферын хастаханәгә озатканнар.
Аңа кадәр язган идек: Фаҗига: Татарстанда җиңел машина фура астында калып изелгән. Үлүчеләр бар (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|