|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2010 Җәмгыять
ЯШӘЕШ СИНЕҢ НИЧӘ ЙӨЗЕҢ БАР?Беркөн эштән өйгә кайтып барышлый, ипи-сөт алырга дип, якындагы кибеткә кереп, чиратка бастым. Ап-ак яулыгын авылча җәеп бәйләгән бер карчык, ипи, төрле тәм-том алганнан соң, сатучы яшь татар кызына: ”Кызым, бер ярты да бир инде, бабайның кичәгедән соң махмыр, башы авырта”, – дип куймасынмы! Таныш тавышны ишетеп, болай да эсседә чытылган йөземне читкә бордым. Бәрәкалла, якын-тирәдәге мөселманнарның төрле аш-мәҗлесләренә чакырылып, догалар укып йөрүче, безнең күрше подьездда гына яшәүче карчык бит бу! Шулай бер-беребезне күрмәмешкә салыштык. Кемгә-кемгә, әмма намаз карчыгына килешә торган гамәлме инде бу? Дога-багышлауларны җиренә җиткереп, мәкамле итеп укыса да, аның ихласлыгына карата элегрәк эчемдә шик туган иде шул. Кайчагында, үзенең акылга, тәүфыйкка чакырган вәгазьләреннән соң, безнең тирәдә яшәүче салмыш ир-атларның, ирләр белән чуалучы ялгыз хатыннарның, наркоман яшүсмерләрнең, җинаять кылып төрмәдә утыручыларның гайбәтләрен сөйләргә яратканын белгәнгә шулай дип әйтәм. Үзенең улы, элегрәк начар юлда йөреп, хөкем ителгән булган, югыйсә. Ире дә, гомере буена эчеп, бимазалап яшәгән. Үз гаиләсендә шундый хәлләр була торып, йөрәге әрнегәнгә, күңелен тынычландыру өчен генә башкаларны сөйләп йөри микән ул?
Сиксән яшенә якынлашып килүче тагын бер таныш әбиебез турында гаиләбез белән: “Чегән арбасыннан төшеп калган”, – дип әйтәбез. Фани дөньяның бар рәхәтен гаҗәеп бер комсызлык һәм саранлык белән татып калырга ашкынганы өчен шулай дибез. Беренче ире вафат булгач, ул үз гаиләләре белән яшәүче улы һәм кызының сүзләренә колак салмыйча, шәһәр яны бистәләренең берсендә үз йорты белән яшәүче ялгыз дини карт янына күчте. Йөзеннән нур бөркелеп торучы, исем кушу, никах уку, мәет рухына дога кылу кебек йолаларны ихлас башкаручы бабай яңа карчыгын тәртәгә кертә алмады – әби эчүен ташламады. Шул ук вакытта карты белән янәшә басып, биш вакыт намазын да укый иде. Ул арада күрше-тирәдә яшәүчеләр арасында аның борчак уйнатып яки карта ачып, киләчәкне әйтеп бирүче күрәзәче буларак “даны” чыкты.
Ихлас күңелле нурлы бабай икейөзле карчыгына рәнҗеп күчте бакыйлыкка. Әбиебез исә, бабай (ул Ватан сугышы ветераны иде) алып биргән фатирда, яңа планнар корып, карта ачып, тыныч кына яшәп ята. Җае чыкса, тагын берәр карт белән яшәргә әле исәбе...
* * *
Чираттагы “героебыз” исә зыялылар чутыннан. Озак еллар дәвамында төшемле урында эшләгән, кешеләр арасында абруйлы ханым. Элеккеге Союз таркалып, узган гасырның 90 нчы елларында дин иреге ачылгач, урысча яңгырашлы исемен саф татарчага алыштырып, саф мөселманча итеп яулык бәйләп йөри башлады. Дин юлыннан китте, намазга басты. Дөньялыктан да артта калмады. Татар халкының азатлыгын даулап, ул заманда ике көннең берендә оештырылган митинг-җыелышларда катнашты. Инде җитмешкә җитсә дә, ханым чынлыкта әллә ни үзгәрмәгән булып чыкты. Бер мәҗлестә, шәраб эчеп утырган чагында, сәгатенә карап алганнан соң: ”И-и, намаз вакытым җиткән” – дип, кинәт яшен суккандай, икенче бүлмәгә чыгып чабуын, мәзәк сөйләгәннәр иде.
* * *
Ахыргы сүзем күптәнге танышым, соңгы елларда татар сәхнәсендә “балкучы йолдыз” белән бәйле. Кем әйтмешли, чебен кебек күзеңә керә ул. Үзен Аллаһы Тәгаләгә тугрылыклы фәрештә дәрәҗәсенә күтәреп, “башкаларга рәнҗешем төшәр” дип өркетә. Үзенең серкәсе су күтәрми: тәнкыйть сүзләре әйтсәң, җиде буын нәселеңә җитеп, каргый башлаячагын көт тә тор. Аллаһы Тәгалә каршында икейөзлеләнеп торуның нәрсәгә кирәге бар да, аның икейөзлеләнеп башкарган һөнәренең нинди хасияте бар икән!?
Фәнис МӨХӘММӘТОВ |
Иң күп укылган
|