|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2020 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина: "Кайсына ышанырга инде?""Яңа елларның кайсына ышанырга инде", дип сорау бирә Рафинә Ганиуллина. Яңача да каршы алганнар, искечә дә бәйрәм иткәннәр. Шул рәвешле Рафинә-Рәзил гаиләсендә әле дә Яңа ел кәефе хөкем сөрә. Яңа ел бәйрәмнәрендә концертларда катнашулар, ял көннәрендә чаңгыда шуулар – 2020 ел бик күңелле башланган. Шушы көннәрдә уллары Сөләйман белән Казансу ярындагы “Яңа ел шәһәрчеге”ндә Кыш бабай янында кунакта да булып кайтканнар. Кече уллары Айтуган гына Кыш бабай янына бара алмаган. Рәзил Камалов сүзләренчә, Айтуганның өстәге тешләре чыкканда бераз авырып алган. Шуңа температурасы күтәрелгән, елаган, иртән-иртүк үк уянып әти-әнисен шактый “биеткән”. Рафинә белән Рәзил алмаш-тилмәш, тирбәтеп, тынычландырып йоргәннәр. Дару ярдәмендә тән кызуын төшереп, теш казналарына авыртуны баса торган мазь сөртеп һәм, әлбәттә, әти-әни назы белән авыруны җиңеп чыкканнар. “Ярдәмгә минем әнием дә безнең янда, шундый рәхәт”, - дип язган Рәзил.
--- |
Иң күп укылган
|