• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 07 Июль Булат Мансуров (1937-2011)
  • 07 Июль Ильяс Гаффаров
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

14.01.2020 Җәмгыять

"Төшенкелекнең тәмам чигенә җиттем һәм әздән генә акылдан язмый калдым"

Һәрберебезнең тормышта бәхетле буласы килә. Якыннарыбызга да шуны телибез. Төрле истәлекле көннәр уңаеннан изге теләкләр теләгәндә аларга бәхет һәм, әлбәттә, саулык-сәламәтлек белән бергә җан, күңел тынычлыгы да телибез. Һәм бу аңлашыла да. Чөнки тәнеңдә саулык һәм күңелеңдә тынычлык булмаса, күзеңә бернәрсә дә күренми: йортыңдагы мал-мөлкәтең дә, банктагы акчаң да, шаулап чәчәк аткан бакчаң да, башкалары да. Һәм үзеңне бәхетле дип тә әйтә алмыйсың.

Күңел тынычлыгын теләвен-телибез, ләкин без теләп кенә киләме соң ул? Килмәсә, аны ничек һәм каян табарга? Күңел тынычлыгына ничек ирешергә? Шундый сораулар бүген күп кешеләр өчен актуаль дип беләм. Көтмәгәндә килгән авыр кайгылар, хәл итеп булмас кебек тоелган проблемалар, төн йокыларын качыра торган бәйләнчек уйлар… күңел төшенкелеге… Болар – күп кешеләргә таныш хис-кичерешләр. Шундый күңелсез халәттә яшәгәндә кешенең башында тагын бер сорау туа: миңа бу авырлык ник килде соң?
 
Кем ничектер, ә иманлы кеше – Коръәнне игътибар белән укып дөрес нәтиҗә ясый торган мөселман андый авырлыкларның ник килгәнен белә. Чөнки бу сорауга җавапны Аллаһ Тәгалә Үзе бирә: «Җирдә һәм сезнең үзегездә була торган теләсә нинди бәла-каза, Без аны яралтканга кадәр үк инде, Ләүхуль-мәхфузда (Аллаһ хозурындагы Тәкъдир Китабында) язып куелган. Дөреслектә, моны эшләү Аллаһка җиңел. Бу хакта шуның өчен бәян ителә – кулыгыздан киткән нәрсә өчен кайгырмагыз, Аллаһ биргән нигъмәтләр өчен шатланып мактанмагыз. Дөреслектә, Аллаһ масаеп мактанучыларны яратмый». (57:22-23).
 
Кешеләрнең күңелендә тормыш авырлыкларына карата тәмам тынычлык урнашсын өчен, Раббыбыз Үзенең Илчесе Мөхәммәткә (с.г.в.) аларны вәгазьләргә куша: «Син әйт: «Аллаһ тәкъдиребезгә язганнан башка нәрсә безгә ирешмәс», – диген». (9:51).
 
Тәкъдиргә ышануның кеше өчен никадәр әһәмиятле булуы түбәндәге хәдистән күренә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Тормышыңда сиңа нәрсә килсә, ул синең кырыйдан һич узып китә алмады, ә нәрсә синең кырыйдан узып китте, ул сиңа һич килә алмады. Әгәр син шуңа нык ышанмасаң, тәкъдиргә иман китермәсәң, Аллаһ юлына тау кадәр алтын бирсәң дә, Ул аны синнән кабул итмәс иде».
 
Димәк, безнең тормышыбызда була торган хәлләрнең барысы да, шул исәптән бәла-казалар да, хәтта без кылачак изге һәм гөнаһлы гамәлләр дә, алар өчен биреләчәк җәза да Аллаһ Тәгалә тарафыннан тәкъдиребезгә әллә кайчан инде язып куелган икән. Телибезме, теләмибезме, алар безгә киләчәк. Шулай булгач, килгән авырлык өчен үзебезне яки башка кешеләрне гаепләү, борчылу, кайгырудан ни мәгънә? Буласы булган бит инде, күпме кайгырсак та аны инде үзгәртеп булмаячак. Димәк, без тәкъдиребездәге шундый сынауларга әзер булып яшәргә, аларны рухи ныклык белән каршы алырга һәм сабырлык белән үткәрә белергә тиешбез. Чөнки авыр хәл мәңге дәвам итә алмый. Раббыбыз әйтә: «Дөреслектә, авырлыктан соң җиңеллек килә». (94:5-6).
 
Бала чагында Пәйгамбәребез (с.г.в.) янында яшәгән, аның йомышларын үтәгән Әнәс ибн Мәлик исемле сәхабәнең сөйләгәнен биредә китерү урынлы булыр. Ул әйткән: «Мин Аллаһның рәсүле (с.г.в.)гә 10 ел хезмәт кылдым. Бер мәртәбә дә ямьсез сүз сөйләгәнен ишетмәдем. Беркайчан да: «Бу эшне ник болай эшләдең?» дип ачуланганын күрмәдем. Бервакыт ул мине йомыш белән җибәрде. Юлда барганда мин бер төркем балаларны очраттым һәм, онытылып китеп, алар белән уйный башладым. Күпмедер вакыттан соң кемнеңдер җилкәмә кулын куюын сиздем. Әйләнеп карасам, елмаеп басып торучы Аллаһның Илчесен (с.г.в.) күрдем. Шуннан соң мин, исемә килеп, юлымны дәвам иттем». Һәр вакыйганың, һәр гамәлнең тәкъдир буенча булуын бик яхшы белгән Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әнәсне тамчы ды шелтәләмәгән.
 
Психология темасына язылган китаплары белән бөтен дөньяга танылган инглиз язучысы, элекке офицер Дейл Карнегиның тормышы күпләргә гыйбрәт була ала. Ул беренче бөтендөнья сугышында турыдан-туры катнашып, андагы мәгънәсез үтерешләрнең, канлы фаҗигаләрнең шаһиты була. Шул чакта ул сугыштан, армиядән, җәмгыятьтән тәмам туя, төннәрен йоклый алмый башлый, алга таба ничек яшәргә дигән газаплы уйлар аны тәмам интектереп бетерә. Чүлдә гарәпләр белән бергә яшәүче Тед Лоуренс дигән танышы беркөнне аңа үзеннән үрнәк алырга киңәш бирә. Һәм Дейл Карнеги, тәвәккәлләп, шулай эшли дә. Ул төньяк-көнбатыш Африкага барып, ерак Сахара чүлендә гарәпләр арасында яши, алар кебек тормыш итә башлый. Соңыннан гомеренең шул еллары хакында «Ничек итеп борчылудан туктарга һәм яши башларга» дигән китап язып бастыра. Китабында ул Сахара чүлен «Аллаһның бәхет бакчасы» дип атый. Аерым алганда, гарәпләр турында ул болай дип яза: «…Алар мине кыенлыкларны җиңәргә һәм күңел төшенкелегенә бирелмәскә өйрәтте. Алар Коръәннең менә бу аятен туры мәгънәдә аңлыйлар: «Аллаһ сезнең үзегезне дә һәм сезнең бөтен гамәлләрегезне дә яралтты». Шуңа күрә алар тормышны ничек бар шулай кабул итәләр. Юлларында кыенлыклар туса, алар беркайчан да паникага бирелми һәм «акылдан язмыйлар». Алар белә, шулай язган инде: буласы нәрсә булмый калмаячак, һәм Аллаһтан башка беркем дә берни дә үзгәртә алмый. Ләкин бу – куркыныч килгәндә алар кул кушырып утыралар һәм бернинди чара да күрмиләр дигән сүз түгел. Бер мисал китерим. Бервакыт Сахара чүлендә миңа Сирокко дип йөртелгән көчле давылга эләгергә туры килде. Җил өч көн һәм өч төн дулап котырынды. Ул шуның кадәр кырыс һәм ярсулы булды, хәтта ком таулары Урта диңгез яры буйлап йөзләрчә миль ераклыкка сибелде. Бу яман ком агымнары хәтта Франциядәге Роны үзәнлеген дә каплап алды.
 
Җил шулкадәр кайнар иде, миңа чәчләрем тулысынча янып беткән кебек тоелды. Минем тамагым корыды, күзләрем кызышты. Авызыма ком тулды. Үземне пыяла ясау фабрикасындагы кызган мич каршында торган кебек тойдым. Мин төшенкелекнең тәмам чигенә җиттем һәм әздән генә акылдан язмый калдым. Ләкин гарәпләр зарланмадылар. Алар иңбашларын сикертеп: «Мәктүб» – «Шулай язган» дияләр иде.
 
Әмма давыл туктауга ук чарасын күрә башладылар. Алар сарыкларының барлык бәрәннәрен үтерделәр, чөнки бу бәрәннәрнең барыбер үләргә тиешлеге аларга билгеле иде. Бу гамәл кичекмәстән башкарылды. Шул юл белән гарәпләр бәрәннәрнең аналарын коткарып калырга өметләнделәр. Шуннан соң көтүне көньякка таба, су булган җиргә куып алып киттеләр. Гарәпләр үзләрен бик тыныч тотты. Алар борчылмады, зарланмады һәм җуйган маллары өчен кайгырмады. Кабилә юлбашчысы әйтте: «Хәлебез алай ук начар түгел. Безнең бөтен көтүебез юкка чыгарга мөмкин иде. Ләкин Аллаһның рәхмәте белән сарыкларыбызның 40 проценты исән калды, һәм без эшне өр-яңадан башлый алабыз».
 
Икенче бер очрак та хәтергә килә. Бервакыт без чүлдә автомобильдә бара идек, һәм кинәт көпчәге шартлады. Шофер запас көпчәкне төзәтергә оныткан булып чыкты. Шулай итеп, без өч тәгәрмәч белән калдык. Мин, борчылып, әрле-бирле йөрим, нервыларым кайный! Ниһаять, гарәпләрдән нәрсә эшләргә җыенуларын сорадым. Алар миңа әйттеләр: борчылу ярдәм итмәячәк һәм паника фәкать зыян гына китерәчәк. Көпчәк Аллаһ ихтыяры белән сафтан чыкты, һәм моны Аңардан башка беркем дә үзгәртә алмый. Шуннан соң без моторны кабыздык та әкрен генә өстерәлеп бара башладык. Тиздән автомобиль пыш-пыш килде дә туктап калды. Безнең бензиныбыз бетте! Юлбашчы тыныч кына бер сүз әйтте: «Мәктүб!» Үзе белән кирәк кадәр бензин алмаганы өчен шоферны беркем дә ачуланмады. Барысы да тулысынча тыныч калды. Барасы җиргә без җәяүләп киттек. Юлда күңелле итеп җырлап бардык.
 
Гарәпләр белән бергә яшәп уздырган җиде ел мине шуңа инандырды: Европа һәм Америкадагы неврастения, акылдан язу һәм эчкечелек – безнең мактаулы цивилизациягә хас ыгы-зыгылы, ашыгу-кабаланулы тынгысыз тормышның нәтиҗәсе булып тора. Сахарада яшәгән вакытта мин бернәрсә турында да борчылмадым. Бәхетле «Аллаһ бакчасында» мин күңел тынычлыгына һәм физик сәламәтлеккә ирештем. Безнең күпләребез аларны киеренкелек һәм өметсезлек дөньясында табарга тырыша, ләкин таба алмый. Сахарадан кайтканнан соң 17 ел вакыт үтсә дә, мин гарәпләрдән күчереп алган искиткеч әйберне – котылгысыз хәлләр белән килешә белү сәләтемне югалтмадым. Гарәпләрнең әлеге фәлсәфәсе минем нерв системама тынычландыргыч меңнәрчә даруларга караганда күбрәк файда бирде».
 
Тәкъдиргә ышану иманның аерылгысыз өлеше булып тора. Иманлы булыйм дисәң, тәкъдиргә инанырга кирәк, шул чакта җан тынычлыгы да килер. Гарәп телендәге «иман» («әл-имән») сүзе «әл-әмән» сүзеннән барлыкка килгән. Ә бу сүз нәкъ менә «күңел тынычлыгы», «куркуның булмавы», «иминлек» дигән мәгънә бирә. Һәм, әлбәттә, без тәкъдиребезгә риза булырга тиеш. Тәкъдиребезгә риза булу – Раббыбыздан риза булуның бер билгесе. «Безнең гәҗит»не укучыларның барысына да күңел тынычлыгы телим.
 
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
 
Мамадыш районы, Ишки авылы

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.01.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте